Футбол буенча Дөнья чемпионаты вакытында “Самара-Арена” стадионында эшләү өчен стюардлар (каршы алып озатучылар) җыю турында ел башында ук Самараның барлык мәгълүмат чараларында белдерүләр бастырылган иде. Моның өчен кандидатның Россия гражданины һәм балигъ булуы гына таләп ителә.
Мин, ике дә уйламыйча, гариза язып җибәрдем. Берәр ай чамасы вакыт үтеп тә җавап булмагач, әллә минем кандидатурам туры килмәде микән дип борчылып, Самараның Яшьләр йортына үзем шалтыратырга булдым. Шатлыкка, мине икенче көнне үк әңгәмәгә чакырдылар.
Очрашуда оештыручылар минем ни өчен стюард булып эшләргә теләвемне сорадылар. Беренчедән, Чемпионат кебек зур масштаблы чара өлкәбездә беренче тапкыр үтәчәк. 2013 елда Казанда үткән Универсиаданы мин зәңгәр экран аша гына караган идем, һәм ул искиткеч горурлык хисе уяткан иде. Шул вакытта ук: “Самарада үтәчәк Дөнья чемпионатында катнашачакмын!” — дип үз-үземә сүз биргән идем. Бу бит тарихка кереп кала торган вакыйга, ничек инде анда үз өлешемне кертмим?!
Күпләр стюардларны волонтерлар белән бутый. Соңгылары бушлай эшли. Алар инглиз телен дә яхшы белергә тиеш. Стюардларга исә эш хакы түләнә. Алар стадионда җәмәгать тәртибен сакларга, җанатарларга, мөмкинлекләре чикләнгән тамашачыларга үз урыннарын табарга ярдәм итәләр, рөхсәт ителмәгән плакатларны, баннерларны алып ташларга тиешләр. Боларның барысын да безгә, булачак стюардларга, махсус дәресләрдә сөйләделәр.
Гомумән, без җитди уку курслары уздык. Ике көн 9 сәгатьтән 19 сәгатькәчә стюардларның эшчәнлегенә караган карарларны, закон актларын өйрәндек, тамашачыларның хокуклары һәм бурычлары белән таныштык. Беренче ярдәм күрсәтү дәресләре дә мавыктыргыч узды. Төрле гадәттән тыш очракларда стюардлар башкарырга тиешле гамәлләрне өйрәнеп кенә калмадык, һәркайсыбыз аны практикада да үтәп, “зыян күргән кеше”гә ярдәм итте.
Стюардлардан террорчылык актын булдырмау өчен уяу, дикъкатьле булу таләп ителә. Самараның Тимерюл институты бинасында узган дәресләрдә бу темага багышланган документаль фильмнар карадык, психологлар халык төркеменнән шикле кешеләрне аерып ала белергә, алар белән дөрес сөйләшергә өйрәттеләр. Әлбәттә, болардан күңелгә ниндидер шик керде. Тик, барыбыз да куркып өйдә генә утырсак, чемпионатны кем уздырыр икән?
Практик дәресләр Металлурглар стадионында үтте. Анда без тамашачыларны каршы алу, уен барганда кайда ничек басып тору кагыйдәләре белән таныштык. Шикле булып тоелган кешеләрне тикшерү буенча күнекмәләр дә ясалды. “Халык төркемендә нык борчылган, полиция хезмәткәрләре басып торган җирне урап узган кешене күреп алсагыз, аны туктатып, букчасын, курткасын, кофтасын ычкындырып күрсәтүен соралыгыз. Андый кешеләр белән ипләп кенә, тавышыгызны күтәрмичә сөйләшергә кирәк. Әгәр буйсынмый икән, — супервайзерны чакырыгыз”, — дип өйрәтте кураторыбыз.
Без чиратлап стюардлар һәм җинаятьчеләр ролен башкарып, берәүләребез стадионга “ярамаган” әйберләр алып керергә тырышты, ә икенчеләребез бу “террористлар”ны халык төркеменнән аерып, аларны тикшерде. Безне читтән күзәткән кураторлар хаталарыбызны, ялгышлыкларыбызны әйтә бардылар.
Ә 6 майда без “Самара Арена” стадионында, “Крылья Советов” һәм “Кубань” командаларының уенында булдык. Стадион искиткеч матур! Футболчыларыбыз да әйбәт уен күрсәттеләр, тик, кызганычка, аларны карарга вакыт булмады — без бит эш урынында идек. Хәзер дә көнне-төнне стюардлар һәм куркынычсызлык саклау органнары стадионда эшлиләр.
Шулай итеп, Россия футбол берләшмәсендә дәресләребез тәмамланды. Аттестацияне дә, имтиханнарны да уңышлы тапшырдым. 12 майдан Халыкара футбол федерациясе курслары үтте, анда да аттестация үтеп, тикшерүче (контролер-распорядитель) таныклыгын алдым.
Самаралылар арасында: “Безгә бу Чемпионатның кирәге бар идеме?” — диючеләр шактый. Аларны аңлап та була: соңгы елларда юлларны төзекләндерү, стадион төзү белән бәйле уңайсызлыклар халыкны тәмам интектерде. Шулай да бу чараның уңай яклары шактый. Күрәсезме, Самара ничек матурланды, яшелләнде?! Яңа стадионыбыз да буш тормас, халыкны төрле спорт, зур мәдәни чараларга даими җыяр. Дөнья чемпионаты ярдәмендә шәһәребез, өлкәбез бөтен илгә танылачак бит. Бу фикер күңелемдә шатлык һәм горурлык хисе уята. Мин Чемпионатка әзер! Ә сез әзерме?
“Бердәмлек” һәм “Ыргыз” өлкә татар һәм башкорт газеталары хезмәткәре Гөлнур МУСИНА.
* * *
Россиядә зур футбол бәйрәме башлана
Футбол буенча 21нче дөнья чемпионатының финал өлеше 2018 елның 14 июненнән 15 июленә кадәр Россиянең 11 шәһәрендә — Мәскәү, Калининград, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Волгоград, Казан, Самара, Саранск, Ростов-на-Дону, Сочи, Екатеринбургта, 8 төркемгә бүленеп, үткәрелә.
Дөнья чемпионаты-2018 14 июньдә Мәскәүнең үзгәртеп төзелгән 81000 тамашачы сыйдырышлы “Лужники” стадионында Россия һәм Согуд Гарәбстаны командалары очрашуы һәм чемпионатны ачу тантанасы белән башланып китәчәк. Шушы ук стадионда соңгы финал уенын һәм чемпионатны ябу тантанасын үткәрү каралган.
Россиядә футбол матчларын күрсәтү хокукы телевидениенең Первый, ВГТРК, Матч-ТВ каналларына бирелгән.
Төркем этапларындагы матчлар 28 июньгә кадәр барачак. 14 июньдә, пәнҗешәмбе көнне — Мәскәүдә Россия белән Согуд Гәрабстаны, 15 июньдә, җомга көнне Екатеринбургта — Египет белән Уругвай, 19 июньдә, сишәмбе көнне — Россия белән Египет, 20 июньдә, чәршәмбе көнне Ростов Донда — Уругвай белән Согуд Гарәбстаны, 25 июньдә, дүшәмбе көнне Самарада, Уругвай белән Россия уйнаячаклар.
Җанатарларыбыз бүген Россия җыелма командасының төркем этабы уеннарыннан 1/8 финалга чыгуына өметләнеп яшиләр.
1/8 финал уеннары — 30 июньнән 3 июльгә кадәр, чирекфинал — 6 һәм 7 июльдә, ярымфинал 10 июльдә — Санкт-Петербургта һәм 11 июльдә Мәскәүдә үтәчәк. Ниһаять, өченче урын өчен матч 14 июльдә Санкт-Петербургта, ә финал, инде әйтелгәнчә, 15 июльдә Мәскәүдә уздырылачак.
Россия җыелма командасы төркем уеннары этабында А төркеменә кергән Согуд Гарәбстаны, Египет, Уругвай командалары белән көч сынашачак.
Төркем уеннарының дүртесе Самарада, 45 мең тамашачы сыйдырышлы яңа төзелгән “Самара Арена” стадионында үтәчәк. 17 июньдә, якшәмбе көнне, 15 сәгатьтә Коста-Рика һәм Сербия, 21 июньдә, пәнҗешәмбе көнне, 18 сәгатьтә, Дания һәм Австралия командалары очраша. Ә 25 июньдә, дүшәмбе көнне, 17 сәгатьтә, безнең җанатарлар өчен иң мөһим уен булачак: Россия җыелма командасы Уругвай белән көч сынаша. 28 июньдә, пәнҗешәмбе көнне, тамашачыларны “Самара Арена”да төркем уеннарының дүртенчесе — Сенегал һәм Колумбия командалары очрашуы көтә.
“Самара Арена”да 2 июльдә, дүшәмбе көнне, 17 сәгатьтә Е төркеме җиңүчесе F төркемендә икенче урынга чыккан команда белән очрашачак. Ә 1/4 — чирек финал очрашуы, 7 июльгә, шимбә көненә, 17 сәгатькә билгеләнгән. Бу “Самара Арена” стадионында 2018 елгы дөнья чемпионатының соңгы уены булачак.
Шулай итеп, 14 июньдә Россиядә зур футбол бәйрәме көтелә, ә Самарада ул 17 июньдә башланачак.
Без чемпионатның барышы, аның нәтиҗәләре турында “Бердәмлек”тә дә хәбәр итеп торачакбыз.
Рөстәм НӘБИУЛЛИН.
Просмотров: 1150