«Ак каен» фольклор ансамбле сагыз кайнатырга өйрәнә

image28 июньдә Иске Ярмәк авылының «Ак каен» фольклор ансамбле Ульян өлкәсендә узачак “Түгәрәк уен”  төбәкара фольклор фестиваленә барачак һәм халкыбызның милли “Сагыз кайнату” йоласын күрсәтәчәк.

Моның өчен безнең тарафтан бик күп эшләр башкарыла. Олы әбиләребез-апаларыбыз янына барып, сагыз кайнату ысулларын өйрәндек инде. Шулай ук бер матур көнне сайлап, барыбыз да бергәләп урманга юл тоттык, анда җырлап-биеп, самоварлар куеп, чәйләр эчтек һәм күмәкләшеп каен тузы җыйдык.

imageСагыз кайнату йоласының беренче этапы үтте, дисәк тә була.

Иске Ярмәк авылының мәдәният йорты хезмәткәрләре.

Камышлы районы.

Просмотров: 2098

3 комментариев

  1. Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре. в пишет:

    Ярмәк авылында гомер-гомергә сагыз кайнатучы оста апалар каен тузыннан сагыз ясап, балаларга һәм халыкка бер күкәйгә алмаштыра торган булганнар. “Ак каен” халык ансамбле коллективы бу йолланы өйрәнү өчен, Сок елгасы буенда сагыз кайнатарга
    булды. Бу эшкә хәзерге вакытта, әнисеннән өйрәнеп сагыз кайнату б-н шөгельләнүче авылдашыбыз Валиева Рамиләне чакырды. Алдан әзерләгән тузларны чистартып, ваклап оста кулына тапшыргач, сагыз кайнату технологиясен өйрәндек. Эш шактый катлаулы, озак вакытны ала икән. Вакытны бушка уздырмадык, төрле уеннар уйнап, җыр-бию б-н күңел
    ачып, сагызны кайнаттык. Самовар куеп чәй эчәргә дә өлгердек. Килеп чыккан сагызны “бармаклар” ясап, фестивальга алып бару өчен әзерләп куйдык. Бу чара коллективның бердәмлеген, дуслыгын тагын да арттырды.

  2. Яшь бала чаклар искэ тоште шул сагыз артыннан авыл башыннан авыл очына чабып барганнар рэхмэт