Әлһәмдүлилләһ, Рамазан Шәриф аен төгәлләп киләбез. Бу изге айда өлкәбезнең татар авылларында ифтар ашлары-мәҗлесләре үтте, мәчетләребездә тәравих намазлары укылды.
Шөкер, вакытның соң булуына карамастан, мөселманнар тәравих намазларын калдырмадылар. Гадәттә мәчетләргә ирләр, ир-егетләр бара бит инде. Ә менә Иске Ярмәк авылы мәчетенә хатын-кызлар да йөргәннәр. Әти-әниләре, әби-бабалары белән балаларның күп килүе, Аллаһы йортында үзләрен итәгатьле тотулары, ир балаларның чиратлап Азан әйтүе, Коръәнне кычкырып укулары күңелләрне киләчәккә ышаныч белән балкыта. Чөнки күркәм холык, яхшы мөнәсәбәт, гаделлек — Исламның төп күрсәткечләре.
Изге Рамазан аенда кылган гамәлләребез кабул булып, максатларыбыз тормышка ашсын, Аллаһы Раббыбыз үзенең олуг нигъмәтләреннән аермасын, җәннәт нигъмәтләренә ирешергә насыйп булсын.
Җәмилә МИНЕГАЛИМОВА фотосурәтләре.
Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.
Просмотров: 1037