Сабан туеның иң матур бизәге – көрәш

Зуфар Нуруллин

Денис авылының милли көрәш вете­раны.

…Сабан туйларында бөек татар халкыбызның милли көрәше иң матур бизәкләрнең берсе булып санала, — дип сөйли Шенталы районы Денис авылының милли көрәш вете­раны Наил Зөфәр улы НУРУЛЛИН.

- Бала чагымнан ук бил алышырга яраттым. Армия хезмәтенә алынгач та спорт белән шөгыльләнүемне туктатмадым. Хезмәтемне тә­мамлап, авылга кайткач та, Сабан туе мәй­данына ашыкканымны хә­тер­лим. Ул чакта да беренче урынны яулап, батыр калган идем.

Менә нәкъ шул чакта булачак тормыш иптәшемне — Талиямне үземә гашыйк иттем. Сөйләшеп озак та йөрмәдек, өйләнешеп, гаилә корып җи­бәрдек. Бер-бер артлы кызыбыз Гөлфия һәм улыбыз Рафаэль туды. Бүгенге көндә балаларыбыз Себердә яшиләр, биш оныгыбыз бар. Мин гомерем буе машина йөртүче, ә Талия мәктәптә лаборантка булып эшләп, лаеклы ялга чыктык. Хәзер инде дин гамәлләрен үтәп яшәргә тырышабыз, онык­ла­рыбызга сөенеп туялмыйбыз.

Наил абый сүзләренә караганда, ул Шенталы районының башка милләт вәкилләре үт­кәргән бәйрәмнәрдә дә еш кат­нашкан. Мәсәлән, чуваш­ларның Акатуй бәйрәмендә биш ел рәттән беренчелекне беркемгә дә бирмәгән. Ә соңгы елларда ул хөкемдар булып тора.

Денис авылының элеккеге Сабантуе батырларын искә төшереп утырабыз — Әхмәт Моратшин, Сәхаб Загиров, әтиле-уллы Галимҗан һәм Гамил Галләмовлар, Рәшат Вахитов, Җәүдәт Мостафиннар… Газета битләрендә аларның исемнәрен атап бетереп тә булмас иде. Авылдашлар бу батырларны барысын беләләр һәм яраталар, Сабан туйлары җиткән саен яхшы сүз белән искә алалар, балаларына үрнәк итеп күрсәтәләр.

- Ә менә бүгенге авыл яшь­ләре арасында көрәш яратучылар күп түгел, — дип көрсенә көрәшче. — Ел саен авылыбыз Сабан туенда чит җирләрдән килгән ир-егетләр сарыкны алып китәләр. Минемчә, милли көрәшне саклап калуда мәктәп беренче урында торырга тиеш — кече яшьтән үк балаларда милли көрәшкә карата мәхәббәт тәрбияләргә һәм аның бөтен нечкәлекләренә төшендереп үстерергә кирәк. Бернинди әзерлексез мәйданга чыгып, бил алышып, батыр калып булмый шул.

Денис авылының милли көрәш вете­раны Наил Зөфәр улы НУРУЛЛИН

Наил Зөфәр улы НУРУЛЛИН.

Әңгәмә ахырында: “Яшьләр көрәшергә теләмәгәч, Сабан туйларын үткәреп тору кирәкме икән?” — дигән шик белдергән идем, көрәшче миңа ачу белән караган кебек тоелды.

- Әлегә кадәр мондый хәл­нең булганы юк иде, киләчәктә дә булмас. Авыр сугыш елларында да Сабан туйлары үткәрелгән. Шушы матур бәйрәмебез безнең милли го­реф-гадәтләребезне, йолаларыбызны саклап калуда һәм аны киләчәк буыннарга җиткерүдә зур урын алып тора. Ә көрәш бәйгесенә килгәндә, ансыз булмас, гайрәтле егет­ләр табылыр. — дип җавап бирде көрәш ветераны.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

 «Бердәмлек».

 

Просмотров: 658

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>