ТНВ татар телендә өр-яңа фильм төшерә башлады / На ТНВ приступили к съемкам мелодрамы на татарском языке

news_22673“Яңа Гасыр” телеканалы татар телендә “Көтелмәгән кунак” дип аталган күп серияле фильм төшерә башлады. Традиция буенча, ТНВ каналы һәр яңа сезонны яңа проект белән ача. Быел исә сезон әлеге фильм белән ачылыр дип көтелә. Шулай итеп, тамашачы телесериалны көз көне күрә алачак. Сценарий авторлары – Халисә Ширмән һәм Нурания Җамали.

Фильмның режиссеры Нурания Җамали пенсиядән соң тормыш мәгънәсе турындагы бу фильмны инде күптәннән төшерергә хыялланган. “Лаеклы ялга чыккач, безнең тормыш үзебез ничек телибез, шулай дәвам итәчәк, дигән фикердә мин. Бу яки озак еллар буе эшләп, канәгатьлек хисе белән яшәү, яки тормыш мәгънәсен югалтып, ялгызлыкта гомер кичерү булырга мөмкин. Пенсиядән соң тормыш тышкы шартларга гына түгел, ә кешенең картлыкка булган шәхси мөнәсәбәтенә дә бәйле”, — ди режиссер.

Фильмдагы күренешләр безнең көннәрдә затлы йортлар урнашкан бистәдә бара. Барлыгы өч гаилә сурәтләнә, һәркайсының үз тормышы, үз проблемалары. Әлеге гаиләләр биек коймалар артында яшәү аркасында бер-берсен бөтенләй белми. Ләкин бистәгә зирәк, акыллы һәм шаян Бәкер бабай кайту белән барысының да тормышы үзгәрә.

Төп рольләрне Г.Камал театрының талантлы артистлары башкара. Алар арасында Илдус Әхмәтҗанов, Дания Нуруллина, Фирая Әкбәрова, Фәнис Җиһаншин, Люция Хәмитова, Рамил Вәҗиев, Алсу Каюмова һәм башкалар бар. 
 
Нурания Җамали фильм зур уңышка ирешер дип өметләнә, чөнки сценарий нигезендәге тарих һәркемгә таныш һәм якын. “Көтелмәгән кунак” – матур җырлар белән үрелеп барачак тормышчан һәм музыкаль фильм. Үткен мәзәкләргә, милли төсмерләргә бай һәм эчендә аз гына сагыш булган әлеге фильмны тамашачы яратыр дип ышанам”, — диде “Көтелмәгән кунак”ның режисеры һәм сценаристы Нурания Җамали.
 

Исегезгә төшерәбез, “Көтелмәгән кунак” татар телесериалы сентябрь аенда “Яңа Гасыр” телеканалында эфирга чыгачак. 

matbugat.ru

* * *

На телеканале «Новый век» начались съемки многосерийного телефильма «Көтелмәгән кунак» («Нежданный гость»), который телезрители увидят уже осенью. Телесериалом ТНВ планирует открыть очередной телесезон, в котором, согласно традиции, должен быть новый телепроект.

По словам режиссера и соавтора сценария телесериала Нурании Жамали, ей давно хотелось поставить фильм, лейтмотивом которого стало бы повествование о смысле жизни после выхода на пенсию. «Я уверена, что наша жизнь после выхода на пенсию будет такой, какой мы ее для себя сделаем. Это время может быть наполнено чувством удовлетворения и расслабления после многих лет упорного труда, а может стать периодом одиночества и скуки, когда жизнь теряет смысл. Во что именно пенсия превратится для человека, зависит не только от внешних обстоятельств, но и от его собственного отношения к старости», – уверена режиссер.

Действие картины будет разворачиваться в наши дни в коттеджном поселке, где живут несколько семей. У каждой семьи – свои житейские – бытовые и этические – проблемы. Соседи живут за высокими заборами и не знают друг друга. Но однажды с приездом бабая Бакира в поселке все меняется. Появление веселого и мудрого пенсионера влияет на жизнь всех обитателей поселка.

В главных ролях нового сериала заняты, по обыкновению, ведущие актеры Камаловского театра.
Нурания Жамали уверена, что фильм ждет зрительский успех: история, положенная в основу сценария, понятна и близка каждому, а любимые многими татарстанцами артисты сделают ее убедительной.

«»Нежданный гость» – это жизнеутверждающий музыкальный телефильм с красивыми песнями, остроумными шутками, национальным колоритом и капелькой грусти. Фильм, думаю, понравится нашим зрителям», – выразила надежду режиссер и сценарист «Көтелмәгән кунак».

В эфир телесериал на татарском языке «Көтелмәгән кунак» («Нежданный гость») выйдет в сентябре, открыв новый телесезон телеканала «Новый век».

«Татар-информ».

Просмотров: 525

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>