Ак халатлы шәфкать иясе

image1

Ришат әфәнде Кәлимуллин.

Июньнең  өченче  якшәмбесендә — Медицина хезмәткәрләре көне!

Күпләр тешләре бик сызласа да, теш табибына барырга куркып йөри. Ә менә Камышлы хастаханәсендә эшләүче Ришат әфәнде Кәлимуллинның пациентлары кабинетка килеп керүгә  аның ачык йөзен, ягымлы тавышын, үз-үзенә булган ышанычын күреп, бик тиз тынычланалар.

1961 елның октябрендә Яңа Усман авылында яшәүче Ратифан абый белән Ира апа Кәлимуллиннарның гаиләсен тулыландырып, көтеп алынган шатлыклары — уллары якты дөньяга аваз сала. Сабыйга бик матур исем бирәләр — Ришат дип куштыралар. Ул авыл мәктәбен яхшы билгеләренә тәмамлый һәм Куйбышев шәһәренә китеп, әтисе эзеннән табиблыкка укырга керә. 1985 елны дипломлы егет Камышлы авылы хастаханәсенә теш табибы булып эшкә урнаша. Инде 33 ел хезмәт стажы булган шәфкать иясе 18 ел районның стоматология хезмәтен җитәкли. 

Ришат әфәнде тормыш иптәше Раилә ханым белән бергәләп ул һәм кыз үстерделәр. Алар Камышлы авылының урта мәктәбен һәм югары уку йортларын уңышлы гына тәмамлаганнар. Динар — нефтьчы, Алинә — юрист, бүгенге көндә сабыен тәрбияли.

Сәламәт тешләр гомер-гомергә көч һәм сәламәтлек билгесе булып саналган. Тешләр белән ризык чәйнибез, төзек тешләр сөйләмебезнең дөреслегенә, чисталыгына да тәэсир итә. Эстетика ягыннан карасак, матур тешләр әле ул йөрәкләрне эретерлек елмаю да. Ә елмаю кемгә генә килешми? Әмма, шул ук вакытта, тешләр кешегә зур борчулар да тудырырга мөмкин. «Теш сызлауны дошманыма да теләмәс идем», — дигәне юктан гына чыкмагандыр.

image1

Ришат әфәнде Кәлимуллин.

Тешем авырта икән,  мин хастаханәгә йөгерәм һәм Ришат әфәнде Кәлимуллинга узем соралып керәм. Бик ипле табиб шул, дәвалавын сизми дә каласың. Ихлас күңелле Ришат әфәнде кеше хәленә керә белгәнгә күрә, биредән авырулар елмаеп-көлеп чыгалар.

Үз гомерендә бик күп камышлыларга елмаю бүләк иткән Ришат Ратифановичны пациентлары хөрмәт итә. “Күңеле дә, кулы да йомшак”, — диләр аның турында һәм чын күңелдән рәхмәт сүзләре әйтәләр. Әйе, үз һөнәрен бик дөрес итеп сайлаган ак халатлы шәфкать иясе!

Камышлы хастаханәсенең барлык хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәм, эшләрендә зур уңышлар, гаиләләрендә иминлек, саулык-сәламәтлек телим. Сез дә үзегезгә ярдәм иткән табибларны бәйрәмнәре бе­лән котларга онытмагыз, дус­лар!

Гүзәлия ӘХМӘТОВА.

Камышлы авылы.

Просмотров: 1310

Комментирование запрещено