Рамазан гаете мөбарәк булсын!

wuNOiAUgSzwСамар өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт ЯРУЛЛИННЫҢ һәм өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Гомәр улы ШӘКҮРОВНЫҢ котлаулары:

20c1eea77e266f569c57ce10162bf748Бисмилләһир-рахманир-рахим.
Әссәләмүгаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ.

Мөхтәрәм дин кардәшләрем!

Әлһәмдүлилләһ, шатланып көт­кән уразабызны исән-имин тоттык. Фазыйләтле сә­гать­ләрдә сәхәр ашлары белән тук­ландык, затлы ризыклар белән сыйланып, мул табыннарда ифтар кылдык. Бу изге айда бер-беребезгә аеруча мәрхәмәтлек күрсәттек.

Изге Рамазан ае барлык халыкны тәравих намазларына җый­ды, кайсыбер бәндәләргә беренче мәртәбә ураза тотуга, намазлыкка басуга этәргеч булды.

Тоткан уразаларыбызны, укыган догаларыбызны, биргән фитыр садакаларыбызны, кылган изгелекләребезне Аллаһы Тәгалә кабул итсен, белеп һәм белмичә кылган гөнаһларыбызны ярлыкасын иде. Аллаһы һәммәбезгә дә сәламәтлек, тормышыбызга иминлек, гаиләләребезгә тынычлык насыйп итсен, иманнарыбызны ныгытсын. Динебез Исламны торгызуда, милләтебез татарны саклап калуда Раббыбыз безләргә белем вә тырышлык өстәп, Самара төбәгендә вә ватаныбыз Россиядә халыклар дуслыгын ныгытуда ярдәмен күрсәтеп торса иде.

Газиз ватандашларыбыз, Рамазан гаете мөбарәк булсын!

Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәтенә кергән Самар өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин.

* * *

Хөрмәтле дин кардәшләрем!gXMJ61LR1Fs-400x600

Менә инде мөбәрәк Ураза аен озатабыз. Сезне Самар  өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте, өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе, «Самар татарлары» дип аталган медиа-проектлар һәм шәхсән үз исемемнән Ураза гаете белән тәбриклим.

Бу бәйрәмнең нигезендә игелек, шәфкатьлелек, якыннарың турында кайгыртучанлык кебек гомумкешелек кыйммәтләре ята. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.с.) хәдисендәге үлемсез сүзләр аның бөтен тирәнлеген ачып сала: «Һәр игелекле гамәл – сәдака ул». Исламның һәм башка төп дөньяви диннәрнең асылын тәшкил итүче бу какшамас хакыйкать бүген аеруча әһәмияткә ия. 

Ураза бәйрәме һәркемгә көч-куәт, илһам өстәсен, игелекле эшләргә һәм гамәлләргә әйдәсен, һәр йортка, һәр гаиләгә шатлык һәм якты өметләр алып килсен! Ихлас күңелдән тынычлык, исәнлек-саулык һәм муллык телим!

И.Г.Шәкүров,

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Просмотров: 1105

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>