“Бердәмлек” — халык басмасы ул

гамбарияУраза башланыр алдыннан редакциябезгә олы яшьтәге, ләкин бик тере, чатнап торган бер апа килеп керде. Ул башта техник бүлмәбездә газетаны колонкаларга салучы Гөлнур Рыбакова, җаваплы сәркатиб Гөлгенә Сәлахова белән мәрхүм Зәйнәп апабыз Әһлиулина турында сөйләшеп утырды (шушы көннәрдә аның вафатына ике ел тулды инде. Урыны оҗмахта булсын). Аннан кунагыбыз баш мөхәрриребез Рәфгать Әһлиуллин белән гапләшеп алганнан соң, хәбәрчеләр утырган бүлмәгә дә килеп җитте. Кулына безгә бүләккә дип зур гына торт тоткан иде. Шулай Гамбәрия апа белән танышып киттек.

Аның кебек татар телебезне, “Бердәмлек”не яраткан кешеләр килгәндә безнең дә йөзләребез нурланып китә, ә күңелләребез моң белән тула.

Гамбәрия апа Фәхретдинова “Бердәмлек” чыга башлаганнан бирле аны өенә яздырып алып, даими укып бара икән. Инде мактады, инде мактады үзебезне! Күккә чөйде! Редакциябездә элек эшләп киткән хәбәрчеләрнең дә исем­нәрен белә, онытмаган, күбесен сагынып искә ала.

- Бердәмлек” чыга башлагач, мин бик тә шатландым. Татарстанда, татар мохитында туып үскән кеше буларак, татар әдәбиятына нык тартыла идем. Ә инде 1990 елда “Бердәмлек” дөнья күргәч, бу сусау бераз басылды кебек. Анда бит җирле татарларның ничек яшәүләре дә, Татарстан яңалыклары да, дөнья хәлләре дә, татар артистларның тормышлары, кыланмышлары да яктыртыла. Газетаны укысаң, башка берни дә кирәкми. Бөтен яңалыкларны беләсең.

Безнең чор кешеләре бик аралашучан бит. Яшьрәк чакта чакырганны да көтеп тормый идек, Матбугат фестивале булсынмы, газетабызның юбилеемы, бөтен эшебезне читкә куеп чарага килеп җитәбез. Матбугат фес­тивалендә катнашып, бүләккә алынган “Бердәмлек” яулыгын әле дә кадерләп саклыйм.

Вакытында Самараның “За­ря” клубында татар яшьләре өчен аерым бүлмә бар иде. Без шунда җыелып, Рәфыйк Абдеев, Мидхәт Әминов гармуннарына кушылып яңа җырлар өйрәнә, шул төркемебез белән татар концертлары алдыннан фойеда җыр-биюләр дә оештыра идек. Соңгы вакытларда гына аяклар бераз сыната башлады.

Балаларым да татар мохитында үстеләр, өздереп татарча сөйлиләр, укыйлар. Ә менә оныкларым инде телебезне белеп бетерми, — дип сөйләде Гамбәрия апа.

Үткән елда үзен “Бердәм­лек”нең укучысы дип атаган Шаһидә исемле бер хатын газетабызны тәнкыйтьләп хат язган иде. Мәкаләне укыгач, Гамбәрия апа зур хафага төшкән. Башта “Бердәмлек” аша аңа җавап язарга да теләгән. Булдыра алмагач, газетабыз турында фикерен ре­дакциягә килеп белдерергә булган. “Ул Шаһидә газета укыган кеше түгелдер. Борчылмагыз, андыйларны тың­­ламагыз, тынычлап үз юлы­гызда булыгыз. Сез безгә бик тә кирәк”, — дип йөрәгеннән кайнап чыккан хисләрен белдерде Гамбәрия апа.

- Сез ничек уйлыйсыз, бәл­ки, андый мәкаләләрне газе­тага урнаштырырга да кирәк­мидер?

- Урнаштырып, бик дөрес эшләгәнсез. Андый фикерләр милли басмабызның кадерен белергә өйрәтә. Бер нәрсәне дә яшерергә кирәкми. Бердәмлек”не яратмаучылар бар икән, газетаны алмасыннар, укымасыннар.

Шаһидә ханым язган хат­ның уңай яклары да булды тү­гелме соң әле? Үзегез турында халыктан күпме матур фикер­ләр, яхшы сүзләр ишеттегез!

“Бердәмлек” — халык газетасы ул. Алай булмаса, аңа язылучылар да булмас иде, — дип кунагыбыз соңгы шикләребезне таратып җибәрде.

Гамбәрия апа кебек якты йөзле, керсез күңелле укучыларыбыз булганда, газетабыз яшәячәк әле, Аллаһы теләсә.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 803

Комментирование запрещено