Казанда Әлфия Авзалова исемендәге беренче халыкара фестиваль үтәчәк (НИГЕЗНАМӘ-ПОЛОЖЕНИЕ)

bcb5605d060f213528b596ad736fd7d9_LКазанның мәдәният институтында Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе иясе, татар халкының танылган җырчысы Әлфия Авзаловага багышланган беренче халыкара фестиваль-конкурс узачак.

Фестивальнең оештыручылары – Татарстан республикасының мәдәният министрлыгы, ТР президенты каршындагы мәдәниятне үстерү фонды, Казан шәһәре мэриясе, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстанның халыклар дуслыгы йорты, Казан дәүләт мәдәният институты, Рус-Америка фонды һ.б.

Фестиваль-конкурста СНГ һәм Ерак Көнчыгыш илләре, Россиянең төрле регионнарыннан булган югары уку йортлары, махсус белем бирү оешмалары, музыка көллиятләре катнаша ала.

Фестиваль түбәндәге номинацияләргә бүленә: академик вокал (вокал-соло, дуэт, вокаль ансамбль), халыкчан башкару (вокал-соло, дуэт, вокаль ансамбль), эстрада (вокал-соло, дуэт вокаль ансамбль), джаз (вокал – соло, дуэт, ансамбль), хор, остаз һәм укучы (дуэт, трио, квартет, квинтет), нәфис сүз, хореография (халык биюе, классик бию, эстрада биюе).

Һәр номинациядә катнашучылар төрле яшь категорияләренә аерыла: 15-18 яшь (I яшь төркем), 19-25 яшь (II яшь төркем), 25 яшьтән алып өлкән яшькә кадәр (өлкән яшьтәге төркем).

Положение фестиваля-конкурса им. А. Авзаловой

Просмотров: 1104

Комментирование запрещено