“Яктылык” мәктәбе укучылары җиңү яулаганнар

lpN9yD_Kl1E3-6 июньдә  Казанда туган теле рус булмаган мәктәп укучылары арасында рус теленнән V халыкара олимпиада уздырылган. Самар шәһәренең “Яктылык” мәктәбеннән 6 укучы катнашкан.

8 сыйныфтан Осмонова Айтурган (укытучысы Гыйләҗева Фәния Нурсахиевна), 10 сыйныфтан Газизова Наилә һәм Сыргак кызы Айдана (укытучылары Мәхмүтова Гөлҗиһан Хәйдәровна) призер исеменә лаек булганнар. Манашева Гүзәл, Газизов Билал, Мөхетдинова Ләйсән сертификатлар белән бүләкләнгәннәр.

lpN9yD_Kl1E- Бөек рус шагыйре А.С.Пушкинның туган көнендә Татарстан Республикасының фән һәм мәгариф министрлыгы тарафыннан Рус теле бәйрәме уздырылды, аның кысаларында олимпиаданың ябылу тантанасы үтте, ул укучылар күңелендә зур тәэсир калдырды, — дип үз фикере белән уртаклашкан “Яктылык” мәктәбе кызларын һәм егетләрен олимпиадага оештырып барган башлангыч сыйныф укытучысы Хәкимова Айгөл Әсфировна мәктәпнең сайтында.

 

Просмотров: 1273

Комментирование запрещено