Эшкуар, милли чараларыбызның иганәчесе Римма ханым НИЗАМОВАга!

n6l4i_Q59s4Хөрмәтле Римма ханым!

Без Сезне чын күңелдән истәлекле туган көнегез белән тәбриклибез һәм иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Гомер юлыгыз якты кояш кебек булсын, һәрбер көнегез куаныч, яшәү яме, дөнья иминлеге белән тулып торсын. Максатларыгызның тормышка ашуын теләп калабыз.

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Бүген — Медицина хезмәткәрләре көне! / Сегодня — День медицинского работника!

12_0Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре!

Бүген, июньнең  өченче  якшәмбесендә, сез үзегезнең һөнәри бәйрәмегезне билгеләп үтәсез. Без сезне профессиональ бәйрәмегез белән  ихлас котлыйбыз.

Туганнан алып, гомер буе без табибларның сак игътибары астында яшибез.  Сез безгә бу дөньяга аваз салырга ярдәм итәсез, иң авыр вакытларда  ярдәмгә киләсез, безнең гомерләребезне коткарасыз, кешене яшәтә торган  өмет бүләк итәсез һәм сәламәтлек юлына басарга булышасыз. 

Яңа технологияләр, диагностика методлары һәм заманча җиһазлар барлыкка килүгә карамастан, сәламәтлек саклауның төп көче булып медицина хезмәткәре торачак — иң заманча техника да күңел җылылыгын, мәрхәмәтне, кешегә сак һәм игътибарлы мөнәсәбәтне алыштыра алмый. Үз һәнәрегезгә тугры калганыгыз, кешеләр сәламәтлеге өчен фидакарь хезмәтегез өчен сезгә зур рәхмәт.  Читать полностью