Бер җылы сүз эзлим сезгә әйтер өчен…

1

Гүзәл һәм Линар Нуретдиновлар кызлары Залинә белән.

Гүзәл

Исеме җисеменә туры килеп торган Гүзәл 1992 елда, чишмәләргә бай гүзәл табигать почмагына урнашкан Иске Усман авылында дөньяга килә. Әти-әнисе Фаил һәм Зөлфия Хисаметдиновлар гүзәлләрдән-гүзәл сөйкемле кызларына исемне белеп кушканнар.

Әкияттәгедәй, ай үсәсен-көн үсеп, җиткән кыз да булып җитә ул. Бәхетле балачак, күңелле мәктәп еллары, соңгы кыңгырау чыңнары — бар да артта кала. Яхшы билгеләргә генә укып мәктәпне тәмамлаган Гүзәл, Самара шәһәренең педагогия университетына укырга керә һәм “Башлангыч сыйныф укытучысы” факультетында белем алып, дипломлы белгеч булып, туган якларга кайта. Тик мәктәптә укытырга туры килми аңа. Балачактан җыр-моңга, сәхнәгә тартылган Гүзәл хезмәт юлын да Мәдәният бүлегеннән башлый.

Линар

Ә менә Линар 1986 елның мул уңышлы көз аенда, уңган-булган Марат һәм Фидания Нуретдиновлар гаиләсендә, шул ук Иске Усман авылында дөньяга килә. Ул да җыр-моңга, шигърияткә гашыйк булып үсә. Балачактан җыр­ларга, сәнгатьле итеп шигырь сөйләргә ярата.

Туган авылы мәктәбендә 9 сыйныфны тәмамлаганнан соң, укуын әнисенең туган авылы Балыклыда, әби-бабасында яшәп, дәвам итә. Тырыш, мәктәптәге бар чараларда кат­нашучы бу егет мәктәпне көмеш медальгә тәмамлый һәм Самара шәһәренә китеп элемтәчеләр әзерләүче университетка укырга керә. Студент елларында ул “Ялкынлы яшьлек” халык ансамбленә йөри: җырлый, сәнгатьле итеп шигырьләр укый. Бу коллективта да аны үз итәләр, яраталар. Ансамбльнең концертларын даими карап барган тамашачылар Линарның ялкынлы итеп поэмалар, ши­гырь­ләр укуын, җырлавын әле дә хәтерлиләрдер. Линарга шә­һәрдә дә ак юллар ачык була да бит… Юк, аңарга авылга кайтырга кирәк. Анда аны сөйгән Гүзәле көтә…

Мәхәббәт һәм гаилә

Югары белемле, армиядә хезмәт итеп кайткан егет Гүзәл белән 2013 елның ямьле июнь аенда никах укыталар, ә июльдә гөрләтеп туй уйныйлар. Безгә концертларда бергә-бергә чыгышлар ясарга да туры килгәне бар. Газета хәбәрчесе буларак та, мин аларның иҗатын күзәтеп барам һәм сокланам. Башта мин аларны абыйлы-сеңелле дуэт дип уйлый идем. Бигрәкләр дә пар килгәннәр бит, күз генә тимәсен! Сәхнәдәме алар, тормыштамы: күзләр — күзләрдә, куллар — кулларда.

Әйтеп үткәнемчә, сәхнәгә гашыйк җаннар алар. Гүзәл һәм Линар Нуретдиновлар дуэт булып та, аерым-ае­рым да җырлыйлар, берсе бии, икен­чесе шигырь сөйли, спек­такльләрдә дә профессиональ дәрәҗәдә төрле образлар тудыралар.

Бәхетле парлар гына түгел, бәхетле әти-әни дә Линар белән Гүзәл. 2014 елда туган мәхәббәт җимешләре — Залинәләре үсеп килә, һәм бөтен нәрсә, әлбәттә, аның тирәсендә әйләнә. Берүк алдагы көннәрдә дә бәхетле бала булсын да, пар канатлы ояда үссен, әти-әнисе үрнәгендә тәүфыйклы, тәртипле, чибәр кыз булып үсеп җитсен.

Бүгенге көндә Нуретдиновлар гаиләсе район үзәге Камышлыда яши. Гаилә башлыгы “Эчке эшләр” бүлегендә хезмәт итсә, Гүзәл районның Мә­дәният бүлегендә эшли.

Гүзәл һәм Линар Нуретдиновлар кызлары Залинә белән.

Гүзәл һәм Линар Нуретдиновлар кызлары Залинә белән.

Алдагы көннәрдә дә пар канатлар булып, тормыштан һәм хезмәт­ләреннән ямь табып, безне үзләренең иҗатлары, спектакльләрдәге яңадан-яңа рольләре белән куандырып яшәргә язсын аларга. Гаилә учагындагы мәхәббәт, сөю ялкыны сүнмәсен, һәр­вакыт аңлашу, дустанә мөнәсәбәт хөкем сөрсен. Шулай булганда гына хыяллар тормышка аша, барына да ирешеп була һәм инде, әлбәттә, балалар да бәхетле булып үсә һәм әти-әнисе үрнәгендә бәхетле оя кора.

Язмамны яраткан ша­гыйрем Фәнис абый Ярул­линның шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә:

…Бер сүз эзлим сезгә әйтер

                                        өчен,

Беркем әйтмәгәнне, якынны;

Тормыш кебек тирән булсын

                                     ул сүз,

Мәхәббәттәй булсын

                                   ялкыны.

Бер сүз эзлим сезгә әйтер

                                     өчен…

 

Рәйсә ТӨХБӘТШИНА.

Камышлы авылы.

(Фоторәсем гаилә архивыннан алынды).

«Бердәмлек».

 

 

 

Просмотров: 1106

Комментирование запрещено