Шигырьләремдә барлык хисләрем

tvorchestvo-768x432Язгы бакчада

Калдырып шау-шу тулы  шәһәрне,
Бакчабызга килдек яшәргә.
Тирә-юньдә тәмле чәчәк исе,
Күзгә күренеп, дөнья яшәрә.

Йомшартканда төбен алмагачның,
Сиздем бераз кулым арганын.
Тик барсы да шундук онытылды,
Тыңлап сыерчыклар сайравын.

Эшли торгач, кич тә җиткән икән,
Ә без моны һич тә тоймадык.
Тәрәзәдән күрше сеңел дәште:
“Чәй ясадым, пеште коймагым!”

Шундый әйбәт безнең күрше-күлән,
Зинһар күзләр генә тимәсен.
Шулай тату бергә яшәгез дип,
Ходай үзе кушкан күрәсең.

Ах, иртәсе!

Нинди көн соң бүген?
Шатланасы килә, көләсе…
Яз аеның якты кояшына,
Күзем кысып, сәлам бирәсе.
 
Таң җиледәй уйнап, сөйгәнемнең
Чәчләренә кагылып үтәсе.
Кар астыннан яңа шытып чыккан
Умырзая бүләк итәсе.
 
Иңнәреннән кочып, йомшак кына:
“Бәхетле бул, җаным!” — диясе.
Ах… иртәсе язның, иртәсе!

Яшибез әле шулай

Язлар белән килеп кердең
Син минем йөрәгемә.
Үзең дә, бәлки, сизгәнсең,
Хуш килдең күңелемә.

Йөрәкләрне бәйләп куйдык
Мәхәббәт җебе белән.
Мәңгегә бергә кушылдык
Алла рәхмәте белән.

Инде шул язлардан бирле
Көч бирәсең яшәргә.
Хәзерге көннәргә хәтле,
Ни булса да, без бергә.

Тормыш сукмагыннан мине
Һаман әйдәп барасың.
Тыныч үтә кичләрем дә,
Бер елмаеп карасаң.

Салкын көнне җылытасың
Үз сулышларың белән.
Син мине канат астыңнан
Ташламассың, дип беләм.

Ике йөрәкне бер итеп
Яшибез әле шулай.
Бездән бераз көнләшеп тә
Йөрүчеләр бар бугай.

Бәхетле булу дөньяда
Бөтен кешегә кирәк,
Һәммәбез Ходай кулында
Шуны белүче сирәк.

Сөяксез тел
 
Песи кебек, син дә телең белән
Чистартасың тапны, кереңне.
Белә кеше синең шәҗәрәңне,
Кемлегеңне, нәсел төбеңне.

Тел сөяксез, яла гайбәтләрне
Һәр кешегә оста җиткерә.
Ә кайчакта шул сөяксез телең
Башкаеңа бәла китерә.

Сөйдергән дә шул тел, биздергән дә,
Биздергәне — башка мең бәла.
Сөйдергәне яшәү көче өсти,
Сөйдергәне — җанга мең дәва.

Фәнүзә КӘРИМОВА.

Совет Норлаты авылы,

Челно-Вершины районы.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 940

Комментирование запрещено