Звезды татарской эстрады сняли клип в поддержку родного языка / Татар җырчылары туган телгә багышлап клип төшергән (ВИДЕО)

96a7de164018e409b08c14257a16413618 звезд татарской эстрады записали клип на композицию «Туган телем» – в поддержку родного языка. Съемки прошли при участии студии «Видимый свет». Видео опубликовано на канале YouTube.

В съемках приняли участие звезды татарской эстрады – Венера Ганиева, Айдар Галимов, Айгуль Валиуллина, Максуд Юлдашев, Асаф Валиев, Зуфар Билалов, Гульназ Султанова, Раяз Фасихов, Марсель Вагизов, Алина Шарипжанова, Азалия Зиннат, Ильнар Миранов и другие.

Слова к композиции написал общественный и государственный деятель Татарстана, писатель и поэт Разиль Валеев, музыку – композитор и пианист Эльмир Низамов. Режиссером видеотруда выступил Тимур Шайхутдинов.

На кадрах запечатлены памятники татарских и российских просветителей – Габдулле Тукаю, Муллануру Вахитову, Мусе Джалилю, Кул Гали, Александру Пушкину, Асгату Галимзянову. В клипе также сняты достопримечательности Татарстана – мечеть Кул Шариф, Театр оперы и балета имени Мусы Джалиля, площадь Свободы и фрагменты древнего Болгара. Эти кадры плавно перетекают в школьные классы и уроки татарского языка, на которых мальчики и девочки декламируют стихи и отвечают у доски.

«Туган телем – язык наших дедов, наших мам и наших детей. История, которая объединяет миллионы татар по всему миру. О том, как прекрасен наш родной язык, смогли всем напомнить яркие звезды татарской сцены!» – говорится в релизе к клипу.

«Татар-информ».

* * *

Татар эстрадасы йолдызлары туган телгә багышлап җыр яздырган. Бу татар эстрадасында 18 танылган җырчы катнашында төшерелгән беренче шундый клип дияргә була.

«Туган телем» дип аталган җырга клип 20 июньдә YouTube каналында чыкты. Җырны Айдар Галимов, Венера Ганиева, Зәйнәп Фәрхетдинова, Асаф Вәлиев, Зөфәр Билалов кебек җырчылар башкара. Сүзләрен Разил Вәлиев, музыкасын композитор Эльмир Низамов язган.

Видеода җыр сүзләре инглиз һәм урыс телләрендә титрлар белән бирелә.

Композитор Эльмир Низамов Азатлыкка белдерүенчә, әлеге җыр белән иҗат кешеләре туган тел тирәсендә туган вазгыять турында киң җәмәгатьчелеккә җиткерергә теләгәннәр.

«Разил Вәлиев туган тел турында шигырь язган иде һәм бу сүзләргә музыка язып булмыймы дип миңа мөрәҗәгать итте. Музыкасын яздым. Аның премьерасы 26 апрель Казанда опера һәм балет театрында булды. Туган тел мәсьәләсе янә калкып чыккач, җырны киң җәмәгатьчелеккә җиткерергә дигән фикергә килдек. Режиссер Тимур Шәйхетдинов җырга клип төшерергә тәкъдим итте. Иҗат кешеләрен әлеге тема бик борчый, без шушы җыр белән киң катламга әлеге мәсьәләнең җитдилеген җиткерергә телибез. Бәлки, халык туган телне үстерү, саклау турында ныграк уйлый башлар дигән өмет белән яздырдык», диде Эльмир Низамов. Клип яздыруга айдан артык вакыт киткән, төрле җирләрдән җырчыларны туплау авырлыгы булган.

19 июнь Русия думасы «Мәгариф турындагы» канунга үзгәрешләр кертү мәсьәләсен карады. Милли телләрне ихтыярига калдыруны күздә тоткан канун өлгесе беренче укылышта кабул ителде. Татарстаннан сайланган 16 депутатның 11е аны хуплап тавыш бирде. Икенче укылышка депутатлар өлгене тулыландырырга вәгъдә итә.

azatliq.org

Просмотров: 616

4 комментариев

  1. Потрясающее видео, хорошая постановка!!! И качественный вокал.
    Телебезне саклыйк кардәшләр!!!

  2. Огромное спасибо артистам! В сложившейся ситуации это, на мой взгляд, очень сильно, творчески, эмоционально, и, надеюсь, доходчиво и эффективно.
    Шамиль.

  3. Отличный клип, понравился уровень постановки и приятно видеть топовых татарских исполнителей.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>