Хөрмәтле Минзакир ага!
Сез — олы, күркәм тормыш һәм хезмәт юлын үткән кеше. Милләтебезнең киләчәген милли мәгариф системасын үстерүдә, татар телен саклап калуда, чын тарихны өйрәнүдә күрдегез һәм өлкәбездә милли мәктәпләр эшчәнлегенә, татар теле укытучыларын әзерләүгә күп хезмәт куйдыгыз. Иң авыр елларда да сезнең көч белән өлкәбездә бер генә милли мәктәп тә ябылмады.
Бүген телебез, милли мәгариф авыр вакытлар кичерә. Өлкәбездә татар теле дәресләрен бетермәү, балаларыбызны милли рухта тәрбияләү өчен җиң сызганып эшләячәкбез. Һәм бу гамәлдә сез безгә үрнәк булып торасыз.
Хөрмәтле Минзакир абый! Без сезне олы юбилеегыз белән котлап, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, һаман шулай көчле рухлы, изге күңелле булып калыгыз, балаларыгызның һәм оныкларыгызның игелеген күреп, озак яшәргә насыйп булсын.
Иң изге теләкләр белән өлкә һәм
шәһәр милли оешмалары исеменнән
өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте
президенты Ильяс Шәкүров.
Просмотров: 675