Шигырьләрем аша аңларсыз

5fe38b881626Тарих җырда дәвам итәр
 
Исән алар, яши күңелләрдә,
Сәләтле һәм данлы якташлар,
Саклана үлемсез әсәрләрдә
Тукай сүзе һәм шигъри Такташлар.
 

Хәтсез гасырлар үткәч тә,
Алар калдырган әдәби мирас
Эзе калыр татар тарихында
Ак кар ерып баргандай барс.
 
Яшәеш сере
 
Берәүләр имән сыманрак,
Яшиләр озын-озак.
Икенчеләр иртә шиңә,
Язгы чәчәкләр сымак.

Белмим инде, серле дөнья,
Буйсынасыңдыр кемгә.
Бар һәм бер Ходабызгамы,
Әллә инде Иблискә?

 
Габделәхәт ЛАТЫЙПОВ.

Таллы авылы,
Большая Черниговка районы.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1117

Комментирование запрещено