«Бердәмлек» газетасыннан, 23 июнь, 2018 ел

56e14be4a7945_1461

Самара шәһәре,

Совет Армиясе урамы

Разия Миргазиян кызы

КАДЫЙРОВАга – 65 яшь!

Кадерле апабыз! Без сине юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Аллаһы Тәгалә сиңа нык исәнлек, җан тынычлыгы, хәерле озын гомер, чиксез шат­лыклар һәм иман байлыгы на­сыйп итсен.

Тормыш юлың һәрчак балкып

                                       торсын,

Ягымлы, шат булсын күңелең.

Озын гомер, бәхет-шатлык

                                          белән

Бер кайгысыз үтсен гомерең.

Иң изге теләкләр белән сеңелләрең Наҗия, Наилә, Раилә гаиләләре белән.

* * *

Самара шәһәре,

Лучистый урамы

Наил Хәйрулла улы

НУРУЛЛИНга – 65 яшь!

Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз! Без сине олы юбилеең белән котлап, иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Кай­гы-хәсрәт күрмичә, картаюны сиз­мичә, балаларыңның хөр­мәтен, туганнарыңның каде­рен тоеп яшә. Нык исәнлек, җан ты­нычлыгы, хәерле озын го­мер, чик­сез шатлыклар һәм иман бай­лыгы насыйп итсен иде Ал­ла­һы Тәгалә.

Гомер үтә дип хафаланма,

                                   кадерлем,

Гомер үтү берни түгел ул.

Сау-сәламәт булып, тигез

                                         яшәү -

Олы шатлык, олы бәхет ул.

Җан рәхәте бирсен Аллам сиңа,

Тән сихәте бирсен гомергә.

Насыйп булсын әле озак еллар

Бергәләшеп җирдә яшәргә.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Газилә, ул­ларың Раил, Рамил, килен­нә­реңӘнисә, Анастасия, онык­ларың Камилә, Заринә, Әмир, Таир.

* * *

Красный Яр районы,

Кызылсу авылында

туып-үскән, хәзерге көндә

Самара шәһәре,

Гаражный урамында яшәүче

Газыйм Фәләх улы

КАМАЛЕТДИНОВка – 55 яшь!

Кадерле тормыш иптәшем, әтие­без, яраткан бабам, хөрмәтле кодабыз! Без сине ихлас күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Сәла­мәтлек, бәхетле картлык, җан тынычлыгы, балаларыңның, оны­гыңның куанычын күреп, шат­лык­лы, хәерле гомер итүеңне телибез.

Котлы булсын туган көнең,

Озак яшә, бул син бәхетле.

Яныбызда син булганда гына,

Табып була олы бәхетне.

Якты кояш һәрчак юлдаш

                                         булсын,

Шатлык тоеп типсен

                                     йөрәгең.

Кайгы-хәсрәт сине читләп

                                         үтсен,

Кабул булсын һәрбер теләгең.

Озын гомер бирсен Хак Тәгалә,

Тыныч булсын һәрчак

                                   җаннарың,

Кочак-кочак бетмәс куанычлар,

Төяп килсен туар таңнарың.

Зур бәхетләр юлдаш булсын

                                             сиңа,

Көннәреңне шатлык бизәсен.

Сәламәтлек – ярты бәхет,

                                         диләр,

Шушы бәхет читләп

                                   үтмәсен.

Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Гөлчәчәк, ул­ларың Наил, Раил, киленең Рәсимә, оныгың Камил һәм кода-кодагыең Рәмис, Дания.

* * *

Похвистнево районы,

Мәчәләй авылы

Әминә Сафиулла кызы

СӘФИЕВАга – 65 яшь!

Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, яраткан әбиебез! Сине чын күңелдән туган көнең белән тәбриклибез. Аллаһы Тәгалә си­ңа нык сәламәтлек, кайгы-хәс­рәтсез көннәр, гаилә бәхете, җан тынычлыгы һәм иман бай­лыгы насыйп итсен иде.

Матур тормыш, сәламәтлек

                                          теләп,

Туган көнең белән котлыйбыз.

Шатлык белән, озын гомер

                                           белән

Яшәвеңне генә телибез.

Әни бит ул – өйнең яме,

Ә тормышта – олы терәк.

Сәламәт бул, озак яшә,

Син бит, әни, безгә бик кирәк.

Күңел күгең һәрчак аяз булсын,

Читләп үтсен сагыш-борчулар.

Ныклы сәламәтлек юлдаш

                                         булсын,

Аннан кадерлерәк нәрсә бар!?

Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Сафиулла, ба­лаларың Руфия, Рамил, Раил, киленең Гөлнара, онык­ла­рың Руфил, Риана, Илшат, Дамир.

* * *

Похвистнево районы,

Мәчәләй авылы

Хәлиулла Сафиулла улы

ХӘСӘНОВка – 80 яшь!

Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, яраткан бабабыз! Җир йөзендәге иң изге, иң якты те­ләкләр, йөрәктәге иң кадерле хисләр белән сине туган көнең-юбилеең белән котлыйбыз. Озын гомер, сәламәтлек, ак бәхетләр, гаилә шатлыгы телибез.

Рәхмәт, әткәй, барысы өчен дә,

Без бәхетле синең яныңда.

Син зур терәк безгә авыр

                                         чакта,

Тормыш ямьле тик син барында.

Картайтмасын сине еллар,

Гомер алга барса да.

Өебезнең күрке булып,

Яшә мәңге безнең арада.

Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Галимә, кызың Мөнирә, оныгың Сабина, улың Халит гаиләсе белән.

* * *

Хәлиулла Сафиулла улы

ХӘСӘНОВка!

Сөекле әтием, яраткан ба­бам! Без сине чын күңелдән туган көнең белән тәбриклибез. Сиңа корычтай исәнлек тели­без. Алдагы көндә дә безне сө­ендереп, безнең өчен изге до­галар укып, бәхетле, шатлыклы гомер итүеңне телибез.

Котлы булсын юбилеең, әти,

Гомерең үтсен шатлыкта.

Кайгы күрмә, чирне белмә,

Һич бирешмә картлыкка.

Яшә әле, яшә йөзгә кадәр,

Шат күңелле булып гомер ит.

Җиргә кояш ничек кирәк булса,

Син дә безгә шулай кирәк бит.

Иң изге теләкләр белән кы­зың Әдилә, оныгың Рөстәм.

* * *

Хәлиулла Сафиулла улы

ХӘСӘНОВка!

Кадерле әтиебез, яраткан бабабыз! Без сине ихлас күңелдән юбилеең белән тәбрик итәбез. Киләчәктә тормыш күгең аяз, гомерең озын булсын. Аллаһы Тәгалә кылган изгелекләреңне күреп, сиңа нык исәнлек, җан тынычлыгы, хәерле озын гомер, чиксез шатлыклар һәм иман байлыгы насыйп итсен.

Гомер буе безгә һәм Әнкәйгә

Зур бәйрәмнәр бирә белдең

                                             Син!

Нык тазалык, озын гомер сиңа

Бирсен Ходай, газиз Әткәбез!!!

Әтиебез, йөзгә җиткәндә дә

Дәртле булсын йөрәк

                                    тибешең.

Матурлардан матуррак булсын

Гомереңнең калган өлеше!

Изге теләкләр белән кызың Халидә, киявең Юрий, оныгың Олеся, оныкчыкларың Марат, Дамир.

Просмотров: 340

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>