Сабан туена ныклы әзерлек бара

imageПохвистнево районының Яңа Мансур авылында иртәгә, 23 июньдә, үтәсе Сабан туена әзерлек эшләре тулы куәткә бара.

Чара узасы үзәнлектә чистарту, корылмалар булдыру эшләре үтәлә.  Ә мәдәният хезмәткәрләре, спорт ярышларын оештыручылар бәйрәмне күңелле ял, кызыклы, мавыктыргыч уен һәм бәйгеләр белән баету өстендә эшлиләр.

image

image2 image3 image4 image5 image6

Иртәгә Сабан туйлары Похвистнево районының Мәчәләй һәм Гали, Камышлы районының Яңа Усман һәм Балыклы авылларында да узачак.

Фәния ГАҖИЕВА фотосурәтләре.

Яңа Мансур авылы, Похвистнево районы.

Просмотров: 1541

Комментирование запрещено