Кичә, Әлфия апа Авзалованың вафатына бер ел тулган көннәрнең берсендә, аның рухына атап Коръән ашы уздырдык. Әлфия апаның гаиләсе моннан берничә көн элек ел ашын уздырган иде инде.
Филармония җитәкчелеге үз ветераннарын, Әлфия апа белән озак еллар эшләгән иҗатчыларны кабат догалы табынга җыярга ниятләде. Догалы да, шаян да, Әлфия апа турында күңелле истәлекләргә бай да мәҗлес булды. Коръәнне Мәрҗәни мәчетеннән Рамил хәзрәт укыды. Әлфия апаның рухы шат булсын. Исәннәргә озын гомерләр бирсен.
Татар дәүләт филармониясе.
Просмотров: 1214