Наша память о павших нетленна, наша скорбь негасима в веках / Хатирәләр безнең күңелләрдә

img_9976В день 77-годовщины начала Великой Отечественной войны на площали Славы собрались руководители области и города, ветераны и Герои России, представители общественных и молодежных организаций, духовенство, члены политических партий и патриотических клубов, а также гости Самары, чтобы отдать дань памяти погибшим и выразить слова благодарности ветеранам, которые защитили Родину от врага.

Всех собравшихся на площади поприветствовал врио Губернатора Самарской области Дмитрий Азаров.

«Страна с огромным уважением и болью в сердце отдает дань памяти всем, кто пожертвовал собой ради свободы и независимости Родины»… «Не было бы праздника единения и братства. Чистое небо, спокойствие в сердцах людей, детский смех и уверенность в завтрашнем дне — все это подарили нам вы. Земной вам поклон!», — обратился он к ветеранам. «От себя лично, от лица моего поколения спасибо вам! Спасибо за ваш бессмертный подвиг! В сердцах жителей Самарской области живет память о тех, кто сражался на фронтах, кто приближал победу в тылу, в том числе здесь, в запасной столице страны. Ваши фронтовые победы и трудовые достижения, вся ваша жизнь — яркий пример для каждого из нас. Благодаря вам Россия — великая, свободная, светлая страна», — сказал Дмитрий Азаров.

После минуты молчания к горельефу «Скорбящей Родине-Матери» направились колонны людей. В составе колонны Дома дружбы народов Самарской области шли представители национальных общественных организаций, члены их семей, сотрудники учреждения.

samddn.ru

* * *

БӨЕК Ватан сугышы башланганга быел 77 ел тулды. Бу уңайдан өлкәбездә илебез азатлыгы өчен башларын салган сугышчыларны искә алу чаралары узды. Меңнән артык самаралы Дан мәйданындагы “Кайгылы ана” горельефы һәм Мәңгелек ут янына чәчәкләр куйды. Тантанада өлкә губернаторы вазифасын вакытлыча башкаручы Дмитрий Азаров, Самара шәһәре башлыгы Елена Лапушкина, иҗтимагый һәм яшьләр оешмалары вәкилләре, шәһәребезнең мактаулы гражданнары, сәяси партияләр һәм патриотик клублар әгъзалары катнашты. Чарага өлкә Халыклар дуслыгы йорты, аның каршында эшләп килүче милли-мәдәни оешмалар вәкилләре дә килгән иде.

Иң элек регион башлыгы ветераннарга мөрәҗәгать итеп, Ватанны илбасарлардан саклап калулары өчен рәхмәт белдерде. “Җиңү бик күп көч сарыф итеп, зур югалтулар аша килде. Куйбышев өлкәсеннән генә дә Бөек Ватан сугышына ярты миллионнан артык кеше китә, аларның бары тик яртысына гына туган якларына әйләнеп кайтырга насыйп була. Ватаныбызның иреге һәм бәйсезлеге өчен үз гомерләрен аямаган сугышчылар, тыл ветераннары рос¬сиялеләр өчен мәңгегә патриотлык, рухи көч үрнәге булып калачак. Аларга мәңгелек дан!” — диде Дмитрий Азаров.

Бер минутлык тынлык игълан ителгәннән соң, самаралылар “Кайгылы ана” горельефына чәчәкләр салды.

КАМЫШЛЫ район үзәгендә дә бу көнне Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташлар истәлегенә куелган һәйкәл янында матәм митингы үтте. Сугыш кырларында ятып калган якташларын, аннан кайтып та инде фани дөньядан киткән ветераннарны искә алырга район җитәкчелеге, депутатлар, мәктәп укучылары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, хезмәт коллективлары җыелган иде.

Район башлыгы Рафаэль Баһаутдинов митингны ачып, 22 июнь тарихыбызда иң кайгылы көн булуын ассызыклап үтте.

Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларын бер минутлык тынлык белән искә алганнан соң, митингта катнашучылар һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.

Бу көнне иҗтимагый оешмалар вәкилләре Фәһим Сафиуллин һәм Зөлфия Дәрҗеманова Бөек Ватан сугышы ве¬тераннарының өйләренә барып, өлкә сугыш һәм хезмәт ветераннары советы исеменнән бүләкләр тапшырдылар. Камышлыдан Мәгърүф Бакиев, Нәбиулла Фәтхетдинов, Татар Байтуганы авылыннан Са¬лих Әхмәдиевка алар корычтай исәнлек, озын гомер, якыннарының һәм туганнарының кадерендә яшәүләрен теләделәр. Бу көнне Камышлы районында шундый бүләкләргә 20 ветеран ия булды.

Илүсә ГАЙНУЛЛИНА,
Әминә ШИҺАПОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1231

Комментирование запрещено