Бәяләр арта — гооол! Бензин хакы арта — гооол!

1513343658159802Камчатка депутаты, бензин бәяләре артуга протест йөзеннән, парламентка ат җигеп килгән. Алтын чыккан җирендә кадерле дигән сүзләрнең дөреслеген раслап, бензин арта да арта.

1 июльдән торак-коммуналь хуҗалыкка хезмәтләре өчен тарифлар артты. Җәй чебен-черки чыккан, сабан туйлары узган кебек, традицион рәвештә бәя дә арта. Җәйнең бер яме булып тора ул бәя арту. Шул уңайдан, бер мәзәк.

2035 ел. Бер бабай хәер сорашып утыра име. Моннан сорыйлар:

- Бабай, син бәяләр артканда нишләдең соң? Шулай ук дәшми утырдыңмы?
- Юк, мин кычкырдым!
— Нәрсә дип кычкырдың?
— Гоооол!!!

Футбол ни ул дигәч, берәүсе «22 миллионерның бер туп артыннан чабып йөрүе» дигән ди бит. Миллионерлар чаба, ә без карап куанабыз. Футбол шаукымы быел күп күренешләрне читтә калдырды. Миллионлаган туристның Казанга килүенең уңай яклары күп билгеле – күпме төзелеш, мәңге чистармас кебек урыннарны тәртипкә китерделәр. Әмма бер әйбер элек тә булган, хәзер дә дәвам итә. Читләр каршында оятка калмаска иде. Ә безнең халык – чыдам. Түзәр әле. Ә түзә алмый бик интексәгез, әнә футбол мәйданы, чыгыгыз да кычкырыгыз:

- Гооооол!

Иң мөһиме – туп син яратмаган илнең капкасына кермәсен. Ә үз тормышыбыз – икенче генә түгел, егерменче планда. Алар тубын тибәр дә кайтып китәр, җәйдән соң көзе дә килер. Менә шул вакытта ачык кесәләргә карап: “Гооол!” дип кычкырлык булмасын иде ул.

Рәмис ЛАТЫЙПОВ.

intertat.tatar

Просмотров: 841

Комментирование запрещено