“Татспиртпром” хәләл сыра (пиво) чыгара башлый?

news_22770Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарты комитеты Татарстанда хәләл сыра эшләүгә карата мөнәсәбәтен белдерде. Бу хакта “Татар-информ” уздырган “Хәләл продукция – мөселманнарның аерылгысыз хокукы” темасына багышланган матбугат конференциясендә билгеле булды.

“Вакытлы матбугат чараларында “Татспиртпром” хәләл сыра чыгара башлый” дигән хәбәрләр күренде. Әмма безгә бу мәсьәлә белән берәү дә мөрәҗәгать итмәде”, — диде ТР Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарты комитеты рәисе Марат Низамов. – Мин — кечкенә чиновник. Минем кул астындагы белгечләр предприятиегә чыгып, барысын да тикшереп, миңа актлар алып кайткач, мин аны өйрәнеп имза куючы гына».
 
“Хәләл” стандарты комитетының шәригать бүлеге җитәкчесе Рөстәм Нургалиев “хәләл сыра” дигән эчемлеккә карата үз фикерен әйтте, дип яза агентлык.
 
“Беренчедән, шуны аңларга кирәк, хәләл ислам дине кануннарына нигезләнгән. Хәләл шулай ук аерым җирлекнең аерым традиция, гореф-гадәтләрен дә чагылдыра. Әйтик, бездә ат итеннән ясалган хәләл казылык ашау – нормаль күренеш. Әгәр моны сез Төркиядә күрсәтсәгез, сезгә шундый сәер итеп караячаклар һәм аны нинди генә шартта да ашамаячаклар. Аерым традицияләр теге яки бу ризыкны куллануга йогынты ясый.
 

Бездә, Россиядә, сыра сүзе белән гел ямьсез күренешләр бәйләнгән. Сыра ул – гөнаһ, сәрхушлек һ.б. Сыра дигәндә, күз алдына сәрхуш кеше килеп баса. Ә менә Согуд Гарәбстанында сырага бәйле андый традицияне белмиләр. Аларда алкоголизм проблемасы юк. Шуңа күрә аларда хәләл сыра бар, мин моны үз күзләрем белән күрдем. Аларда ул начарлык, сәрхушлек күренеше түгел. Ә безнең аңыбызда, башкача. Шуңа күрә, этик яктан без, сырага хәләл тамгасы куярга тиеш түгелбез. Чөнки безнең аңыбызда, сырага карата көчле каршылык яши”, — диде Рөстәм Нургалиев.

 

 

Просмотров: 967

Один комментарий

  1. Скоро и до халял водки дойдем