Аланнарда Сабантуйлар гөрли…

DSCN6532Сабантуй – чын мәгънәсендә милли рух җәүһәре, татар халкының үзенчәлекле мәдәниятының бетмәс-төкәнмәс чишмәсе, аның рухи торышы, һәм талантларны ачу өчен бик яхшы мөмкинлек, җитезлектә, тапкырлылыкта көч сынашу…

«Татар барда — Сабан туе бар» дигән әйтем яшәп килә. Әмма барлык халыкларны күздә тотып фикер йөрткәндә, ул тагын да тирәнрәк мәгънәгә ия: халык яшәгәндә — аның бәйрәмнәре дә яши.

Халкыбызның элек-электән килгән матур бер гадәте бар. Җир куенына алтын бөртекләрне салгач, игеннәр кояшка үрелә башлагач, язгы мәшәкатьләреннән арынгач, җыелып күңел ача ул.

Кырларда чәчүләр бетеп, ямьле июнь айлары җиткәч, авылларда Сабантуйлары гөрли башлады. Иске Усман авылында да буласы бәйрәмгә алдан хәзерлек барды: урынын әзерләделәр, бәйрәмне оештыру өчен киңәшләр җыйдылар, Сабантуйда үткәрелә торган уеннар һәм ярышларның тәртипләрен, кагыйдәләрен барладылар. Бәйрәмне үткәрү өчен кирәк булган сценарийларга, шигырьләргә, җырларга да зур урын бирелде, билгеле. Сабантуй корылмалары, кирәк-яраклары турында да онытмадылар, милли киемнәр дә барланды, афишалар да ясалды һәм инде борынгыдан калган матур йола — яулык җыю үтте.

Мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл бала-чагалары белән бергәләп матур милли киемнәр киеп, йорттан-йортка кереп, Сабантуйга бүләкләр җыйдылар. Урамнарны үтүгә аларның колгасында аллы-гөлле сөлгеләр, яулыклар җилфердәде, матур татар көйләре авылга буласы бәйрәм кәефе өстәде.

DSCN6532Чал гасыр белән бүгенге көнне тоташтыручы быелгы Сабантуй 17 июньдә үтте. Бу көнне иртәдән авыл өстендә Сабантуе җырлары яңгырап торды. Мәйдан, концерт сәхнәсе матур итеп бизәлгән, бию көйләре ишетелә, яше-карты бәйрәмгә агыла иде.

Сабантуй капкасы янында килгән кунакларны самовар чәе, бавырсак белән милли киемнәр кигән социаль бүлек хезмәткәрләре Нуртдинова Резедә һәм Гыйләҗева Алия каршы алдылар. Каршы алу — кунакка хөрмәт күрсәтү йөзе бит ул.

Борынгыдан килгән гадәт,
Ата-баба йоласы:
Ипи һәм тоз, баллы чәк-чәк белән
Кунакларны каршы аласы…

DSCN6539 DSCN6545Менә төсле-төсле күлмәкләрдән балалар мәйданга чыктылар һәм матур итеп «Яулык җыю» күренешен сәхнәләштерделәр. Авыл халкы бүләк иткән сөлге-яулыклар белән ат арбасына төялеп, моңлы тальян гармун көе астында мәйданны әйләнделәр.

Сабан туе имам-хәзрәт Әнвәр Рамазановның Коръән сүрәләре укуы белән башланды. Аннан сәхнәдәге алып баручылар Хисәметдинова Зөлфия һәм Абдуллова Гөлнара шигъри юллар белән бәйрәмне ачып,  авыл җирлеге башлыгы урынбасары Мәдинә Назах кызы Шәмсуллинага сүз бирделәр. Ул халыкны җылы котлап,  бәйрәмне уздырырга ярдәм иткән иганәчеләргә — авылның эшмәкәрләренә олы рәхмәтләрен җиткерде. Бәйрәмнең официаль өлешенең дәвамы булып җирчелек һәм кырчылык белән шөгелләнүче авыл ир-егетләренә Мактау кәгазьләре тапшыру иде. Шулай ук район вәкиле Резедә Мөхтәбәр кызы Төхбәтшина  авыл халкын, килгән кунакларны бәйрәм белән котлап, район башлыгының котлау хатын укып, саулык-иминлек теләде, бердәм булып яңа үрләр яуларга чакырды.

hfhsBrzf7-Q

Аннан мәйдан һәм сәхнә спорт һәм халык уеннары, җыр-бию өчен бирелде. Районнан килгән артистларыбыз Руслан Кәбиров, Ренат Инсапов, Венера Инсапова, кунакларыбыз һәм авыл үзешчәннәре Зөлфия, Нәркиз Вәлиевлар, Әдилә Юнусова, Рамия Надершина, биючеләребез Ләйсән Сафина, Айназ Низаметдинова, Динә Абдуллова, кечкенә талантларыбыз Ләйсән Гыйльметдинова, түгәрәк әгъзалары Хөббәтов Илназ, Гильметдинов Алмаз, Гарифуллин Алмаз, Әнвәр, Айсинә Гиниятовлар, Алмаз, Алсу Шәйхетдиновлар, Алсу, Айназ Шәйдуллиналар, Лиана Фәттахова, кайткан кунаклар Исламгирова Илүзә, Нуртдинова Ләйсән, Аскарова Альбина, Ахмадуллина Камилә һәм иң кечкенә җырчыбы Нуртдинова Залинә (аңа әле 4 яшь кенә) Сабантуй мәйданын гөрләтеп тоттылар. Кем дә ялындырып тормады: рәхәтләнеп җырлады, биеде, төрле уеннарда катнашты.

Сабан туе — дуслык бәйрәме. Татар халкы белән бергә бу туйны башка милләт халыклары да бәйрәм итә. Татар сабантуйлары күп милләтләрне таныштыра, кавыштыра. Шулай итеп Сабантуй элек-электән үк ярышлары белән генә түгел, кунакчыллыгы белән дә дан тота. Безнең Сабантуйда да күрше авыллардан, читтән килгән башка милләт кунаклары да рәхәтләнеп ял итте.

Сабантуй бит ул — елына бер тапкыр классташларны, дус-туганнарны, таныш-белешләрне очраштыра торган бәйрәм. Аллаһы Тәгалә дә үзенең бу бәйрәмгә ризалык биргәнен аңлатып, һава торышын яхшы якка үзгәртеп куйды. Мәйдан гөр килеп бәйрәм итте, җырлады, биеде.

Сабантуй — халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, җырлары һәм биюләре бергә кушылган хезмәт бәйрәме. Көрәш, гер күтәрү, аркан тартыш, капчык киеп, кашыкка йомырка куеп, сулы чиләкләр белән йөгерү, күзне бәйләп әйбер кисү, катыктан йөзек эзләү — бу ярышлар һәм уеннарда ир-атлар, хатын-кызлар, яшьүсмерләр, балалар ярышып, катнашып бүләкләр алдылар. Шунысы куаныч — аркан тартыш, көрәш кебек ярышларда авылыбыз яшьүсмерләре Федоров Костя, Хисәметдинов Артур, Гиниятуллин Ранис, Шәйдуллин Равил катнашып, җинү яуладылар. Ә Сабантуй бүләге — сарык бәйрәмнең батыры Нуртдинов Илдуска булды.

Иске Усман авылында бик күркәм, матур, тәртипле, мәгънәле бәйрәм үтте! Кайтучы авылдашлар да, килгән кунаклар да бик күп иде. Бәйрәм белән барысы да кәнәгать калдылар. Бар халык та киләсе елларда да шулай очрашырга, бәйрәм итәргә насыйп булсын иде, дип таралышты.

Зөлфия ХИСАМЕТДИНОВА, социаль реабилитация бүлегендә мәдәни чаралар оештыручы, Сабантуйны алып баручы.

Иске Усман авылы, Камышлы районы.


КОНТЕКСТ:

Сабантуй күренешләре (ФОТОЛАР)

Просмотров: 1012

Комментирование запрещено