«Түгәрәк уен» Бөтенроссия татар фольклор фестивале Сабан туе белән төгәлләнәчәк

002Бүген Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы районында X «Түгәрәк уен» Бөтенроссия татар фольклор фестиваль-бәйгесе ачыла. Җырлы-биюле өч көнлек программа 30 июнь, шимбә көнне, Иске Кулаткы бистәсендә Сабан туен бәйрәм итү белән тәмамланачак.

  • Иске Кулаткы районы «Түгәрәк уен»ны 2008 елда кабул иткән иде инде. Аннан соң фестиваль Төмән, Свердловск өлкәләре, Пермь крае, Самара өлкәсе, Татарстанның Казан һәм Болгар шәһәрләре, Марий Эл, Кырым республикаларында үтте. Узган ел ул Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды кысаларында янә Казанда булды.

Алдагы өч көндә Иске Кулаткы бистәсе генә түгел, бөтен район татар халкының фольклор хәзинәләре белән танышачак. Бүген, 28 июньдә район үзәгенең Байраклар мәйданында тантаналы ачылыш һәм «Кичке уен» үтәчәк. 29 июньдә коллективлар авылларга концертлар белән чыгып китәчәк, ә кич янәдән Иске Кулаткыга җыелып, «Кичке Сабан туе»нда һәм «Кичке уен»да катнашачак.

Гомумән, фестиваль программасы көн саен төнге 12гә кадәр барачак. Мәсәлән, бәйге программасындагы чыгышларны жюри әгъзалары Мәдәният йортында тамаша кылачак. Иҗат коллективлары җитәкчеләре белән киңәшмәләр, мастер-класслар да оештырылачак. 30 июньдә район Сабан туе сәхнәсендә фестивальнең Гала-концерты булачак. Шул ук кичтә киләсе елда «Түгәрәк уен»ны кабул итүче төбәк игълан ителәчәк.

  • Фестиваль ТР Мәдәният министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән Татарстанның традицион мәдәниятне үстерү үзәге тарафыннан оештырыла. Быел аның төп иганәчесе – Иске Кулаткы районы башлыгы, «ГЭКСАР» предприятиесе генераль директоры Эдуард Ганиев.

Быел фестивальдә Татарстан, Башкортстан, Кырым, Марий Эл, Мордовия, Чувашстан, Удмуртия республикалары, Пермь крае, Әстерхан, Волгоград, Киров, Түбән Новгород, Самара, Свердловск, Төмән, Оренбург, Курган, Новосибирск, Омск, Пенза, Ульяновск, Чиләбе өлкәләреннән фольклор коллективлар җыела. Барлыгы 600 кеше катнаша.

Фестивальдә алты номинациядә җиңүчеләр билгеләнәчәк – «Иң яхшы вокалчы», «Иң яхшы вокаль коллектив», «Иң яхшы бәет һәм мөнәҗәтләр башкаручы», «Иң яхшы традицион музыка уен коралларында башкаручы», «Иң яхшы фольклор-этнографик коллектив», «Иң яхшы фольклор-хореографик коллектив» һәм 10-14 яшьлек артистлар арасында «Иң яхшы балалар фольклор-этнографик коллективы».

«Татар-информ».


КОНТЕКСТ:

«Ак каен» фольклор ансамбле сагыз кайнатырга өйрәнә

Просмотров: 1088

Комментирование запрещено