Быел өлкәбезнең 2045 чыгарылыш укучысына “Укуда уңышларга ирешкән өчен” медале тапшырыла. Шуларның мәктәп тормышында аеруча актив катнашканнарын, фән, мәдәният, спорт өлкәләрендә югары уңышларга ирешкәннәрен өлкә губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Дмитрий Азаров өлкә хөкүмәте бинасына чакырып, үзе котлады. Тантанага өлкәбезнең төрле шәһәр һәм районнарыннан егерме алты укучы һәм аларның әти-әниләре килгән иде.
- Очрашу бик җылы атмосферада узды. Дмитрий Игоревич һәркайсыбыз белән сөйләшеп, киләчәк планнарыбыз белән кызыксынды. Аннан тантаналы рәвештә алтын медаль, истәлекле кул сәгате һәм 28 июньдә “Самара Арена” стадионында үткән футбол уенына билетлар тапшырды. Безне тәрбияләгән, укуыбызда уңышларга ирешергә ярдәм иткән әти-әниләребез дә Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Укуымны дәвам итү өчен язуларымны Самараның Дәүләт һәм техник университетларына тапшырачакмын. Дөрес, нинди факультетка икәнен төгәл уйламадым әле. Ничек булса да, булачак һөнәрем Самара өлкәсенә файда китерәчәк, — дип сөйләде тантанага чакырылган Похвистнево районының Яңа Мансур авылында яшәүче Айгөл Нуретдинова.

Дмитрий Азаров һәм Айгөл Нуретдинова әнисе белән.
Яшьләр көне уңаеннан Самараның “Грация” укыту-спорт үзәгендә дә мәктәпне шулай ук бишле билгеләренә генә тәмамлаган һәм БДИ буенча да югары баллар алган 778 укучыга алтын медальләр һәм губернаторның истәлекле сәгатьләре тапшырылды.
Чыгарылыш сыйныф укучыларын тәбрикләргә шәһәр башлыгы Елена Лапушкина, шәһәр Думасы рәисе Алексей Дегтев, өлкә мәгариф һәм фән министры вазифаларын вакытлыча башкаручы Владимир Пылев һәм Бөек Ватан сугышы ветераны, Советлар Союзы Герое, шәһәрнең һәм өлкәнең Мактаулы гражданины Владимир Чудайкин килгән иделәр. Турыдан-туры элемтәдән кичәге укучыларны регион башлыгы Дмитрий Азаров та котлады.
“Алтын” медальга ия булган бу укучылар арасында милләттәшләребез дә бар иде. Самараның 90 санлы мәктәбен тәмамлаган Азалия Шәрәфетдинова рус теленнән — 87, математикадан 96 балл җыйган. “Башлангыч сыйныфлардан ук төрле бәйгеләрдә, шәһәр, өлкә олимпиадаларында катнашкангамы, имтиханнардан курыкмадым. Әлбәттә, аларга ныклап әзерләнергә туры килде, математикадан укытучым Елена Субачева (ул минем сыйныф җитәкчем дә әле) белән өстәмә дәресләрдә дә шөгыльләндем”, - дип уңышының серләре белән уртаклашты милләттәшебез.

Азалия Шәрәфетдинова.
Балачактан рәсем ясарга яраткан Азалия быел Самараның 4 санлы сәнгать мәктәбен дә гел бишлегә генә тәмамлаган һәм булачак һөнәрен дә рәсем ясау белән бәйләргә тели. Ул сайлаган рәссам-кинематографист һөнәре буенча Самарада уку йортлары булмаганга әтисе Мөдәррис белән әнисе Лилия аңа Санкт-Петербург һәм Казанның мәдәният институтларына укырга керергә тәкъдим иткән. “Бала тормышта барлык мөминлекләрне файдаланырга тиеш, дип уйлыйбыз”, - ди алар.
Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укучысы Гүзәл Хәйбуллова үзе сайлаган юнәлешкә укырга керү өчен математика һәм рус теле буенча БДИ, бер иҗади имтихан тапшырган.

Гүзәл Хәйбуллова.
- Укуымны Самараның архитектура-төзелеш университетында дәвам итергә телим. Киләчәктә архитектор яисә дизайнер булып, шәһәребезнең урам-йортларын матурлатуда үз өлешемне кертергә хыялланам.
Мәктәпне уңышлы тәмамлавымда, һичшиксез, сыйныф җитәкчесе Лилия Әбсәләмованың, укытучыларымның, әнием Гөлгенәнең, әтием Илнурның, әби-бабамның өлеше зурдан, аларның барысына да чиксез рәхмәтлемен.
Быелгы җәй тормышымдагы тагын бер зур вакыйга белән истә калачак — өлкә Сабан туен оештыручылар бәйрәм әләмен күтәрүне миңа йөкләделәр. Бу тарихка кереп калырлык, җаваплы һәм мөһим вазифа һәм мин аны лаеклы башкарырмын, - дип сөйләде Гүзәл.
Милләттәшләребезне “алтын” медальгә ия булулары белән чын күңелдән котлап, киләчәктә дә зур уңышларга ирешүләрен теләп калабыз.
Алия АРСЛАНОВА.
Просмотров: 1737
Айгуль наша умница молодец.