Өлкәбезнең горурлыгы алар

Ай­гөл Нуретдино­ва.

Быел өлкәбезнең 2045 чыгарылыш укучысына “Укуда уңышларга ирешкән өчен” медале тапшырыла. Шуларның мәктәп тормышында аеруча актив катнашканнарын, фән, мәдәният, спорт өлкәләрендә югары уңышларга ирешкәннәрен өлкә губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Дмитрий Азаров өлкә хөкүмәте бинасына чакырып, үзе котлады. Тантанага өлкәбезнең төрле шәһәр һәм районнарыннан егерме алты укучы һәм аларның әти-әниләре килгән иде.

- Очрашу бик җылы атмосферада узды. Дмитрий Игоревич һәркайсыбыз белән сөйләшеп, киләчәк планнарыбыз белән кызыксынды. Аннан тантаналы рәвештә алтын медаль, истәлекле кул сәгате һәм 28 июньдә “Самара Арена” стадионында үткән футбол уенына билетлар тапшырды. Безне тәрбияләгән, укуыбызда уңышларга ирешергә ярдәм иткән әти-әниләребез дә Рәхмәт хатлары белән бү­ләкләнделәр.

Укуымны дәвам итү өчен язуларымны Самараның Дәү­ләт һәм техник университет­ларына тапшырачакмын. Дө­рес, нинди факультетка икә­нен төгәл уйламадым әле. Ничек булса да, булачак һөнәрем Самара өл­кәсенә файда китерәчәк, — дип сөйләде тантанага чакырылган Пох­вистнево районының Яңа Мансур авылында яшәүче Ай­гөл Нуретдино­ва.

Ай­гөл Нуретдино­ва.

Дмитрий Азаров һәм Ай­гөл Нуретдино­ва әнисе белән.

Яшьләр кө­не уңа­ен­нан Са­ма­ра­ның “Грация” укыту-спорт үзәгендә дә мәк­тәпне шулай ук бишле бил­геләренә ге­нә тәмамлаган һәм БДИ буенча да югары баллар алган 778 уку­чыга алтын ме­дальләр һәм гу­бер­наторның ис­тәлекле сә­гать­ләре тапшырылды.

Чыгарылыш сыйныф укучыларын тәбрикләргә шәһәр башлыгы Еле­на Лапушкина, шәһәр Думасы рәисе Алексей Дегтев, өлкә мәгариф һәм фән министры ва­зифаларын вакытлыча башкаручы Владимир Пылев һәм Бөек Ватан сугышы ветераны, Советлар Союзы Герое, шәһәрнең һәм өлкәнең Мактаулы гражданины Владимир Чудайкин килгән иделәр. Ту­рыдан-туры элемтәдән кичәге укучыларны регион башлыгы Дмитрий Азаров та котлады.

“Алтын” медальга ия булган бу укучылар арасында милләттәшләребез дә бар иде. Самараның 90 санлы мәк­тәбен тәмамлаган Азалия Шәрә­фет­динова рус те­лен­нән — 87, математикадан 96 балл җыйган. “Башлангыч сыйныфлардан ук төрле бәйге­ләрдә, шәһәр, өлкә олимпиадаларында катнашкангамы, имтиханнардан курыкмадым. Әлбәттә, аларга ныклап әзер­ләнергә туры килде, математикадан укытучым Елена Субачева (ул минем сыйныф җитәкчем дә әле) белән өстәмә дәрес­ләр­дә дә шөгыльләндем”, - дип уңышының серләре белән ур­так­лашты милләттәшебез.

Азалия Шарафутднова

Азалия Шәрә­фет­динова.

Балачактан рәсем ясарга яраткан Азалия быел Са­мараның 4 санлы сәнгать мәк­­тәбен дә гел бишлегә генә тәмамлаган һәм булачак һөнәрен дә рәсем ясау бе­лән бәйләргә тели. Ул сайлаган рәссам-кинематографист һө­­­нәре буенча Самарада уку йорт­лары булмаганга әтисе Мөдәррис белән әнисе Лилия аңа Санкт-Петербург һәм Казанның мәдәният институтларына укырга керергә тәкъдим иткән. “Бала тормышта барлык мөминлекләрне файдаланырга тиеш, дип уйлыйбыз”, - ди алар.

Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укучысы Гүзәл Хәйбуллова үзе сайлаган юнә­лешкә укырга керү өчен математика һәм рус теле буенча БДИ, бер иҗади имтихан тапшырган.

Гүзәл Хәйбуллова.

Гүзәл Хәйбуллова.

- Укуымны Самараның ар­хи­тектура-төзелеш университе­тында дәвам итергә телим. Киләчәктә архитектор яисә дизайнер булып, шәһәребезнең урам-йортларын матурлатуда үз өлешемне кертергә хыялланам.

Мәктәпне уңышлы тә­мам­лавымда, һичшиксез, сыйныф җитәкчесе Лилия Әб­сә­ләмованың, укы­тучы­ла­рым­ның, әнием Гөлгенәнең, әтием Ил­нурның, әби-бабамның өле­ше зурдан, аларның барысына да чиксез рәхмәтлемен.

Быелгы җәй тормышымдагы тагын бер зур вакыйга белән истә калачак — өлкә Сабан туен оештыручылар бәйрәм әләмен күтәрүне миңа йөкләделәр. Бу тарихка кереп калырлык, җаваплы һәм мөһим вазифа һәм мин аны лаеклы башкарырмын, - дип сөйләде Гүзәл.

Милләттәшләребезне “алтын” медальгә ия булулары белән чын күңелдән котлап, киләчәктә дә зур уңышларга ирешүләрен теләп калабыз.

Алия АРСЛАНОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1923

Один комментарий

  1. Айгуль наша умница молодец.