Казанның җанатарлар фестивалендә татарлык күпме тора? (ВИДЕО)

D915B24B-ED1E-458D-9D63-08E7BC9F31F8_w650_r1_sРусиядә дөнья футбол чемпионаты дәвам итә. Шул исәптән Казан да дөньяның төрле илләреннән килгән җанатарлар белән тулган. Әле монда, әле тегендә инглиз, француз, кореяча сөйләшүләр ишетелә. Азатлык исә җанатарлар мәйданында татарлык никадәр тәкъдим ителгәнен, зур чара ярдәмендә татарларның кереме артамы, юкмы икәнен күзәтте.

Казансу буендагы зур мәйданда футбол җанатарлары өчен оештырылган урыннан кеше өзелми. Биредә тормыш кайный: зур экранда футбол күрсәтелә, бер якта һәдияләр сәүдәсе оештырылган, икенче якта – тамак ялгау урыннары. Җанатарлар фестивале Казан хакимияте күләгәсендә уза. Монда теләгән һәркем сату итә алмый. Ә сәүдә итүчеләр аренда хакын яшерә. Һәдия киштәләрендә кайбер тауарларга чик кертелүен сөйләделәр. Түбәтәй сатуга монополия булуы да ачыкланды. Азатлык хәбәрчесе сәүдә нокталары белән якыннан танышты.

Түбәтәй, беләзек һәм күн эшләнмәләре

Дөнья беренчелеге вакытында эшләүче җанатарлар фестивалендә Татарстанга үз йөзен бары милли киемнәр һәм сувенирлар сатып кына күрсәтү мөмкинлеге бирелгән. Калган өлешендә татарлык юк. Татарстанның дәүләт телен монда да санга сукмыйлар. Фан зонада язылган элмә такталарның берсендә дә татар язулары очрамады. Бары урысча һәм инглизчә.

Милли сувенирлар белән сәүдә итүчеләр өчен нибары җиде чатыр корылган. Һәрберсендә икешәр кибетче утыра. Монда түбәтәй, калфак, алъяпкыч, киез башмак, букча, күн эшләнмәләр һәм башка төрле милли һәдияләр күрергә мөмкин. Бәяләре артык тешләми.

«Туристларның иң яраткан әйбере – түбәтәй, күн эшләнмәләре. Ә менә букчаларны сатудан алдырттылар. Чөнки букча сату хокукын тулысынча Adidas алган. Күбрәк 150 сумлык беләзекләр сатыла. Түбәтәйләрне 1500 сумга сатабыз», дип сөйләде Bulgari остаханәсе вәкиле.

«Ә мин Казан Кремле, Бөек Болгар, Зөя утрау шәһәрчеге буенча гиздерәм. 360 градуста күрсәтүче күзлекле камера аша карыйлар. Сәгать бердән кичке алтыга кадәр туристлар күп килә. Без бернинди акча сорамыйбыз. Бушлай. Аннан шушы шәһәр видеоларын дискта бүләк итеп бирәбез», диде Илнар Нуркаев Азатлыкка.

Бертеллелек һәм туристлар белән аралашу кыенлыклары

Туристлар аеруча милли киемнәр белән кызыксына. Колумбия җанатары безнең каршыда татар бизәкләре төшерелгән жилет киеп карады. Татар кибетчесе киемнең бәясе 3 мең сум дип телефонына язып күрсәтте. Ләкин чит ил банк карталарын монда кабул итмиләр. Махсус банкомат яки башка җайланма аша акчаны салдырып була икән. Татар кибетчесе шунда ук җанатарны җитәкләп алып барып жилетны алдыртты.

Перу җанатары түбәтәйне алырга теләп башка кибетчедән “How much?” дип сорады. Әмма сатучы “не понимаю” дип башын борды. Нәтиҗәдә турист кул селтәп бөтенләй китеп барды. Сатучыларның күбесе инглиз телен белми һәм туристлар белән эшләүдә шактый әзерлексез күренә.

Түбәтәй монополиясе

Милли киемнәр сатучы Резидә Йосыпова туристларның иң яратып алган товарлары дип Сөембикә сувенирларын һәм калфакларны атый. «Беркөнне поляк кешесе хатынына алъяпкыч алып китте» диде ул Азатлыкка.

Резидә Йосыпова проблемнар булуын да яшермәде. Мәсәлән, Дөнья беренчелеге символлары белән милли бизәкле сувенирларны сатуга чыгарттырмаганнар. Алай гына түгел, түбәтәйне дә берничә урында гына саттыралар икән.

«Түбәтәйләрне 500дән 1000 сумга кадәр сатабыз. Аларга монда монополия бар. Бу турыда әйтергә кушмыйлар. Матрёшкаларны да саттырмыйлар. Кичә безнең киштәдә бар иде, алдырттылар. Нигезләмә тәртибәендә шулай язылган дип аңлаталар» ди Йосыпова.

“Көненә 15 мең сумлык тауар саттым”

Сатучылар күпме тауар сатуын әйтергә теләми. Бары Резидә Йосыпова гына көненә 15 мең сум керем булды ди. Ә аренда өчен күпме түлисез дигән сорауга җавап бирүдән баш тартты. «Аренданың күпмегә төшүен белмибез. Безгә бу урынны мәдәният министрлыгы бирде», диде Йосыпова.

Шушында ук сәүдә итүче Алсу Мөсәвирова аренда өчен акча алмауларын әйтте. Ул монда сатучы буларак гына түгел, үз кулы белән эшләгән күн эшләнмәләрен тәкъдим итүче дә. “Безне монда “Народные промыслы” оешмасы чакырды”, диде ул Азатлыкка.

Кыстыбургер – иң популяр ризык

Ашау-эчү турында Казан түрәләре алдан мактанып сөйләгән иде. Җанатарлар хәләл, вегетариан ризыклар авыз итә алачак дип. Туклануга монда, чыннан да, зур урын бүленгән. Тик ашханәләрне бер-берсеннән аерып бетереп булмый, аеруча бер урында да хәләл дигән язу очрамады. Барысы да Дөнья беренчелеге символлары төсендә ясалган. Һәрберсенең менюсын карагач кына кайда һәм нәрсә сатуларын аңларга мөмкин.

Рәтләрнең иң ахырында гына татар ризыклары белән сату итүчеләргә тап буласың. Алар “Түбәтәй” аш-су челтәре карамагында эшли. Урысча язылган менюда “Кыстыбургер с говядиной” (сыер ите белән), “Кыстыбургер веганский” (вегетарианнар өчен кыстыбый) тәкъдим ителә. Барысы да 200 сумнан. Ә “Эчпочмаки-фри с говядиной” дигәнендә яңа төр өчпочмаклар турында сүз бара. Кәгазь савытка баш бармак кадәрле өчпочмаклар тутырылган. Алары – 150 сум.

«Кыстыбургер»ларны яратып алалар. Кыстыбыйның эченә төрле халыкларның ризыкларын кертеп була дигән фикер ике ел элек АКШта туды. Дөнья беренчелеге вакытында бу бик актуаль. Чөнки төрле илләрдән килгән җанатарлар үзләренә туры килгән кыстыбыйларны ала. Мексика, Италия, Франция халыкларына якын вариантлар бар», дип сөйләде Азатлыкка «Түбәтәй» челтәре хуҗасы Солтан Сафин.

Моннан тыш, җанатарлар зонасында туңдырмалар һәм аерым чәй ясап сатучылар бар.

Аренда сере һәм түрәләр комсызлыгы?

Сәүдә нокталарының җанатарлар фестиваленә ничек эләгүләре аеруча яшерен мәгълүмат булып чыкты. Моңа кадәр бер сату урыны өчен аренда бәясе көненә 50 мең сум дигән сүзләр йөрде. Бу мәгълүматны монда эшләүчеләр раслый да, кире кага да алмады. Шулай да көненә 50 мең сум аренда алган очракта, 26 көн эшләүче җанатарлар фестивалендә бер сәүдә ноктасына гына да зур акчалар чыгарып салырга туры киләчәк. Якынча 1 млн 300 мең сум.

Димәк, чыгымнарны капларлык керем дә булырга тиеш. “Көненә күпме сатасыз?”, дип Азатлык биргән сорауга Солтан Сафин төгәл генә әйтә алмады. Ә менә “Түбәтәй” кибетчеләре бу сорауга тартынып тормады. “Кичә 40 мең сумлык, бер көнне 30 меңлек саттык. Ә менә Русия җиңгән көнне керем 140 мең сум булды”, диде бер сатучы.

Җанатарлар фестивалендә “Түбәтәй” челтәренә аренда бәясе күпмегә төшүен дә белеп булмады.

«Җанатарлар фестивалендә «Түбәтәй» ноктасы бар дип язырга кирәкми. Анда безнең челтәрнең исеме күрсәтелмәгән. Аш-су нокталары Казан хакимияте карамагында. Без аларга ярдәм генә итәбез», дип аңлатты Солтан Сафин.

Иң яхшы аш-су әзерләүчеләрне, арзанрак бәяләр тәкъдим итүчеләрне сайлап алырга кирәк

«Күпме аренда түлисез Һәм монда ничек килеп эләктегез?», дигән сорауга Сафин Казан башкарма комитетына мөрәҗәгать итәргә киңәш итте. Ашау-эчү урыннарын монда Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты оештырган.

Казанда исемен әйтергә теләмәгән татар рестораны һәм кафе хуҗасы Азатлыкка җанатарлар фестивалендә эшмәкәрләр белән эшләү рәвеше аңлашылмый ди.

“Миңа җанатарлар фестивалендә беркем дә урын тәкъдим итмәде. Бу очракта Казан хакимияте конкурс үткәрергә тиеш иде. Иң яхшы аш-су әзерләүчеләрне, арзанрак бәяләр тәкъдим итүчеләрне сайлап алырга кирәк, югыйсә. Мин бу фестивальгә башымны да тыкмадым, чөнки монда сату итүчеләр турыдан-туры хакимият белән элемтәдә торучылар, анда түрәләрнең үз кешеләре генә булса кирәк”, диде ул Азатлыкка.

azatliq.org

Просмотров: 509

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>