Туган ягым – Зирекле Куагым

14119021Күптән инде яшим шәһәрдә мин,
Сулыйм аның тынчу һавасын…
Менә бүген таныш сукмак буйлап,
Авылыма кайтып барышым.
 

Әнә юл буенда без утырткан
Ак каеннар җилдә шаулыйлар.
Әйтерсең лә, гүя шулай күпме
Гомер калганлыгын саныйлар.
 
Басуларга карап, тургай җырын тыңлап,
Саф һавасын сулыйм авылның.
Күңелемә якын туфрагы һәм
Һәр почмагы туган ягымның.
 

Кәбир ХӘЙРЕТДИНОВ,
Ульян өлкәсе Яңа Малыклы районының Зирекле Куак авылында туып-үскән, бүген Самарада яшәүче хезмәт ветераны.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1197

Комментирование запрещено