Әнием кабартмалары

kabartma-tozlu-hamur-kizartmasi-tarifi-malzemeleri-ve-yapilisi-www-nefisyemekmutfagi-com-www-google-com-tr-nefisyemekmutfagi-com-545x262Таңнан торып эшләгәнме,
Хәзерләнгәнме кичтән?
Без торганда әниемнең
Кабартмалары пешкән.
 

Үзе йомшак, үзе тәмле,
Кызарып, тулып пешкән!
Аның исе, аның тәме
Мәңгегә чыкмас истән.
 
Әнием, һәрбер эшеңә
Керттең йөрәк җылысын.
Гөл кебек булды бар нәрсә,
Син тидерсәң кулыңны!
 
Әни салган кабартманы,
Их, бер кабасы иде!
Аның исеннән, тәменнән
Ләззәт аласы иде!
 
Табада алты кабартма,
Кызарып тулып пешкән!
Кабартмалы ул балачак –
Иң бәхетле чак икән!

Фәнүзә КӘРИМОВА.

Совет Норлаты авылы,

Челно-Вершины районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1180

Комментирование запрещено