Миләүшә Айтуганова белән Гаяз Исхакыйның тандемы: ике хатынлылык темасына беренче татар кинофильмы төшерелә

7b7f7ae4b5a34856482c4aa85467b9bfТатарстанда бүгенге заманда ике хатынлылык темасына кино төшерелә.

Кино продюсеры Миләүшә Айтуганова моңарчы яңа заман татар театры һәм кино сәнгате күтәрмәгән темага алынырга җыена. Бу тема – бүгенге татар гаиләсендәге ике хатынлылык яки “почти” ике хатынлылык.

Гадәттә, бездә мондый бәхәсле һәм “татарга хас түгел” мөһере сугылачак темаларга тотынганда классиканы, аерым алганда, Гаяз Исхакыйны калкан итеп куялар һәм алга, иптәшләр!

Гаяз Исхакыйның “Остазбикә” повестен кино итү Миләүшә Айтуганова күптәнге хыялы булган. Ниһаять, ул хыялын чанга ашыру алдында тора. “Остазбикә” кыска метражлы булачак, озынлыгы – ярты сәгать чамасы. Режиссеры – Ренат Кәримов.  “Остазбикә”не “Татаркино” үз матди мөмкинлекләреннән чыгып төшерә. Шушы көннәрдә “Татаркино” кастинг оештырды.

Гаяз Исхакый – татар иҗатчылары өчен ныклы калкан

Гаяз Исхакый – татар иҗатчыларына теләсә нинди темага алынганда калкан була ала торган классик язучы. Татар фахишәсе турында язасың киләме? Рәхим ит! “Кәләпүшче кыз”ны һәм башка әсәрләреннән Камал театры “Курчак туе” спектаклен куйды. Мәдрәсәдә бозылып яткан татар шәкертләре дә бар Гаяз Исхакыйда – “Мәдрәсә җимеше”н Камал театрында “Тормышмы бу?” спектаклендә яшь режиссер Айдар Җаббаров оста кулланды. Замандашлары “порнографияче Гаяз” дип бәя биргән классик язучы татар тормышының бөтен ягын күргән, кыскасы. Хәзинәдә барын һәр татар иҗади әһеле рәхәтләнеп кулланала ала – Исхакый әсәре нигезендә диясең дә, иҗат итәсең рәхәтләнеп.

Ике хатынлылык темасын күтәрергә теләүчеләр өчен дә Исхакыйда материал бар. Бик тә гадиләштереп әйткәндә, аның 1914-15 елларда язылган “Остазбикә” әсәре ике хатынлылык турында. Дөрес, кинопродюсер Миләүшә Айтуганова “ике хатынлылык” формулировкасын кабул итеп бетерми. Ул әсәрнең бик тирән булуын, алай гадиләштерергә ярамавын әйтә. Инде бераз катлауландырыбрак әйтсәк, повесть ирен хөрмәт иткән акыллы хатынның, балалары булмагач, ирен икенче хатынга өйләндерү омтылышы турында. Әсәр нигездә остазбикә Сәгыйдәнең хис-кичерешләренә корылган.

Режиссер Ренат Кәримов әйтүенчә, фильмда вакыйга бүгенге көннәрдә авылда бара, бала табып бирә алмаган Айсылу иренә үз ахирәтенә өйләнергә тәкъдим итә. “Вакыйга бүгенге көнгә күчерелсә дә, исемнәр үзгәртелсә дә, эчтәлек калды, хис-кичерешләр калды”, — ди режиссер.

Гәрчә һәр татар журналисты бу темага мисаллар китерә-китерә яза алса да, әлегә татар кинематографиясенә һәм театр сәнгатенә бүгенге замандагы ике хатынлылык темасы кертелгәне булмады. Киносценарист һәм журналист Айсылу Хафизованың бу темага хәтта пьесасы да бар. Аның “Прима” драмасы “Яңа татар пьесасы – 2016” конкурсында финалга чыккан иде. Төп героиня – карьерасы хакына ана булудан баш тарткан ханым. Айсылу Хафизова ике хатынлылыкның мөселманнар өчен бик табигый булуын әйтә. “Туксанынчы елларда дингә килеп, шәригать буенча яши башлаган мөселманнарның балалары үсеп җитте. Бу буын өчен ике хатынлылык гаҗәп түгел, алар моны аңлап кабул итә. Без төрле сугышларда ир-атларыбызны югалтабыз, алар аз. Шуңа күрә мөселман хатын-кызы да әхлаксыз сөяркә роленә караганда, икенче хатын булуны өстен күрә”, — ди Айсылу. Ул бу темага кагылган татар фильмы төшерелүен хуплый. Ә менә татар театрының әлегә бу темага – бүгенге көн ике хатынлылыгы темасына алынмаячагын әйтә. “Минем пьесам тагын бер ун елдан куелачак”, — ди ул.

Парижга Мамадыш аша

Шунысы гаҗәп – Миләүшә Айтуганова белән Ренат Кәримов сценарийны Чаллы язучысы Наталья Абрамовадан яздырганнар. Потенциаль остазбикәләргә кастингка катнашу өчен җибәрелгән диалогны тыңлагач, Гаяз Исхакыйдагы тирән хис-кичерешләр баналь диалогларга алыштырылганлыгын тойдым. Кыскасы, татар классикасы русчага тәрҗемә ителеп, сценарий язылган да, аны Зәмирә Шәйхетдинова татарчага тәрҗемә иткән. “В Париж через Мамадыш”, кыскасы.

  • Читкәрәк китеп бер белешмә. Бу юлны татар классикасы буенча куелган бер фильм үткән иде инде. Гадел Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” әсәре буенча киносценарий да рус телендә язылган һәм татарчага тәрҗемә ителгән иде. Фильм уңыш казана алмады.

Менә авторлар тәкъдим иткән диалогтан бер өзек:

Айсылу: Минем сиңа карата хисләрем көннән-көн кайнарлана бара. Һәм мин шул хисләребезнең бездә генә түгел, балаларыбызда да дәвам итүен телим. Улыбыз синең кебек зирәк, чибәр булсын иде. Кызыбыз минем кебек йомшак күңелле, сабыр булсын иде.

Сәет: Яки киресенчә…

Айсылу: Яки киресенчә. Монысы мөһим түгел. Иң мөһиме – балаларыбыз гына булсын иде. Күп булсын!

Сәет: Барысы да булыр, Алла бирсә! Беләсең бит инде, Аллаһы Тәгалә кешегә күтәрә алмаслык сынаулар бирми

Айсылу: Син зирәк кеше шул, минем сабырлыгым җитмидер инде. Биш ел бергә торабыз бит инде. Әнә, күршеләрнең балалары тупырдап үсеп килә”.

Ә хәзер, укучыларыбыз, үзегезнең, күршеләрегезнең, туганнарыгызның, авыл йә шәһәр имамының хатыны белән тормышта шулай сөйләшүен күз алдына китереп карагыз. Кызыкмы? Миңа кызык.

Татар актрисасының укырга вакыты да, теләге дә юк

“Татар-информ” хәбәрчеләре “Остазбикә” фильмының кастингында булып, татар кызларының татар киносына омтылышын күзәттеләр. Кастингны кинопродюсер Миләүшә Айтуганова һәм “Точка.кино” шәхси кино мәктәбе дипломына ия Ренат Кәримов үткәрде. 

Таныштыру: Ренат Кәримовның фильмографиясендә “Братья” исемле бер кыска метражлы фильм бар. Ул «Святая Анна», «Окно в Европу» и «Золотой Витязь». Кинофестивальләрдә катнашкан. Соңгысында “Кино сәнгатендә рухи кыйммәтләрне тирән сәнгати чагылдырган өчен” диплом алган. Фильмда Эмиль Талипов төшкән.

«Татар-информ» гына харап итте!

Шунысы гаҗәп — татар артистлары кастингка әзерлексез киләләр. Максат – ничек тә рольгә эләгү, ә нинди әсәр һәм ничек сәхнәләштерелә, алар анда нинди текст белән эшләячәкләр – анысы аларны, гомумән, борчымый булып чыга.

“…Так живут они душа в душу, но у них нет детей. Последовательно раскрывается душевная трагедия героини. Эта проблема причиняет ей нескончаемые душевные страдания, держит постоянно в напряжении. Но она очень умна, проницательна: оставить мужа без наследника, без продолжателя рода она не может, считает, что не имеет права, так как воспитана по законам шариата. Вера помогла пересилить ей себя и делить любимого мужа с другой женщиной”, — дип язылган пресс-релиз тексты аларны тулысынча канәгатьләндергән.

Кастингта потенциаль “остазбикәләргә” ирен табибка күренергә ризалатырга кирәк иде. Чакырылган актрисаларга шушы диалог җибәрелгән:

“…син аны йорт эшләренә өйрәтсәң… аннары соң без улыбызга кыз алып кайтып бирер идек…»

Игътибар белән тагын бер кат укыгыз! Мулла белән остазбикә улларына «кыз» алып кайтып бирергә хыялланалар, «сеңелкәш» түгел!

«Ул сеңлесен бик яратыр иде. бөтен урам малайларыннан саклап торыр иде.

- Шулкадәр матур сөйлисең, бәгырькәем. Мин инде аларның хәзер булуын телим.

- Икебез дә телибез дә бит… Бәлки, безгә тикшерелергә кирәктер. Ашыктырырга кирәктер”.

“Дөресен әйтергә кирәк, мин сценарийны да, Гаяз Исхакыйны да укымадым, — дип турысын әйтә безнең актрисалар, матур елмаеп. — Миңа мулланың хытыны булып уйнарга туры киләчәген, аларның балаларга мөнәсәбәте күрсәтеләчәген әйттеләр. Хатынның иргә мөнәсәбәте дә күрсәтелә. Ике хатын…”

“Бөтенесе фильмны шул турында дип уйлый, — ди Миләүшә Айтуганова, авыр сулап. — Бөтенесен “Татар-информ” гына харап итте. “Айтуганова ике хатынлылык турында фильм төшерә” дип язып чыгулары булды, танылган җырчыларга кадәр СМСка яза башлады. “Миңа таныш тема. Ул рольгә мин бармыйммы, диләр”, — ди Миләүшә Айтуганова.

“Материалны белергә кирәк. Героинянең эчке хис-кичерешләренең сөюдән алып, нәфрәткә кадәр бөтен палитрасын бирә белергә кирәк. Ул бала таба алмый. Ул көнләшә, ярата… Кино өчен сезнең ихласлык мөһим,” – дип аңлата ул рольгә дәгъва итүчеләрнең һәр берсенә.

Кастинг

Кастингка килүчеләр арасында Тинчурин театрыннан Резеда Сәлахова, Гүзәл Галиуллина, Камал театрыннан Ләйсән Фәйзуллина, Кариев театрында эшләгән Алия Фәйзрахманова, җырчы Гөлназ Гафурова, “Мулла” фильмы йолдызлары Гүзәл Гафарова белән Ирина Кибякова, “Татар кызы-2017” конкурсы лауреаты Гөлназ Гатина һәм башкалар бар иде.

- Мин бүген монда остазбикә күрмим, — дидем мин Миләүшә Айтугановага карап. – сезгә тагын бер кастинг үткәрергә туры килүе мөмкин.

- Аңладым инде, — ди Миләүшә Ләбибовна. – Ә ул рольдә кемне күрәсең?

- Сезне.

- Мин беләм дә бит аны ничек уйнарга кирәген…

Ни өчен бу рольдә театр артистларын күрмәвемне аңлатам. Кастингка килгән ханым һәм туташларның һәркайсы тәҗрибәле режиссер кулына килеп керсә, ачылып остазбикәне уйный алыр иде. Әмма бу очракта өйрәнчек фильм турында сүз бара. Текст та татар көнкүреш теленә яраклаштырылмаган. Ул начар мәгънәсендәге “әдәби телдә” язылган. Димәк, монда үзен үзе җыештырып уйный ала торган нык умырткалы хатын-кыз кирәк. Иренә икенче хатын алып бирүне ислам аша аңлаган ханым гына уйный алыр иде. Кыскасы, ниндидер стандарт булмаган чишелеш кирәк. Эзләнергә дә эзләнергә әле Миләүшә Ләбибовнага.

Исхакый Буада сәхнәләшә

“Остазбикә” Буа районы администрациясе ярдәме белән Килдураз авылында төшереләчәк.

“Бу теманың Буа районында төшерелүе бик табигый, чөнки мишәр халкы эшчән – алар ике хатын тота ала. Дин дә аларда ныграк сакланып калган”, — ди танылган яучы Гөлназ Мөхәммәт кино төшерүчеләрнең сайлавын җөпләп.

intertat.tatar

Просмотров: 607

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>