Рифат Зарипов туган авылына матур тамаша бүләк итте! (ФОТОРЕПОРТАЖ, ВИДЕО)

image1Рифат Зарипов — безнең якташыбыз, дисәк тә була. Ул Камышлы районының күршесендә генә урнашкан Бакай авылыннан (Оренбург өлкәсенең Северный районы).

1 июльдә  Бакай авылының Сабантуй мәйданында юмор остасы, җырчы, ТНВ каналында «Җомга көн кич белән» дип аталган телевизион тапшыруны алып баручы Рифат Зарипов һәм аның иҗатташ дуслары — артистлар Әнвәр Нургалиев, Илсөя Бәдретдинова,  Фирдүс Тямаев,  Алмаз һәм Айдар  Юнысовлар, Айдар Тимербаев, Вадим Захаров, Ришат һәм Айгөл Шәйхетдиновлар, Алмаз Мирзаянов, Рамил Шарапов, Рәфил Җәләлиев, Эльмира  Гыйльфанова, Илнур Кулахметов - катнашында зур концерт булды. Тамашага Камышлы районында яшәүче милләттәшләребез дә җыелдылар.

Концерт биш сәгатьтән артык барды!  Җырчылар матур җырларын, гармунчылар моңлы көйләрен, биючеләр дәртле биюләрен  бүләк иттеләр. Биредә олы яшьтәге апа-агалар да байтак кына иде. Көн дә бик матур булды: кояшлы да, болытлы да.

Рифат Зарипов авылдашларына бүләкләр дә алып кайткан иде. Сугыш ветераны, Бөек Җиңүгә үзенең өлешен керткән  Адыев Вәли абыйга  кыйммәтле түбәтәй кидерде, садакага зур чәй пачкасын да тоттырды, янына тәмнәшкәләрен дә куйган иде.  Күпбалалы гаиләләргә (Калимуллина Илсинә Илнур кызына, Гататдинов  Газиз  Хәлил улына, Зәйнуллин  Дамир  Радмир улына, Морзаханов  Кәрим Илфат улына,  Пискунов Самир  Радмир улына,   Гайфуллина  Сафинә Илнур кызына) уенчыклар  да өләште җырчы. Үзенең укытучыларын  да өлешсез калдырмады, беренче укытучысына  аеруча рәхмәтен белдерде.

Концертны  Алмаз  Мирзаянов алып барды. Һәрбер артист турында матур сүзләр әйтеп, сәхнәгә, мәйданга чыгарды. Матур шигырьләр  дә укып үтте, мәзәк һәм кызык хәлләрне дә сөйләде, матур яшәргә өндәде, бер-беребезгә матур сүзләр белән эндәшергә өйрәтте. Искиткеч!

Халык артистларга кушылып җырлады, биеде, рәхәтләнеп ял итте. Якташлары Рифат Зариповка олы рәхмәтләрен җиткерде.  «Без бит бу артистларны зәңгәр экран аша гына күрә идек», — диделәр бәйрәмгә җыелган апа-абыйлар.

Артисларның һәрберсе дә Рифат Зарипов турында матур сүзләр әйттеләр, авылдашларын хөрмәт итүе белән сокландылар, үзенә сәламәтлек теләделәр.  

Тәмле чәйләр тәкъдим итеп, шашлыклар пешерүчеләр дә байтак иде. Халык сыйланды, рәхәтләнеп тамаша карады, кушылып җырлады-биеде.

Әлеге артистларның иҗат офыклары тагын да якты һәм киң булсын. Сезне тагын шулай Бакай авылында көтеп калабыз!

imageimage1 image2 image3 image4 image5 image6 image7 image8 image9 image10 image11 image12 image13 image14 image15 image16 image17 image18 image19 image20 image21 image22 image23 image24 image25 image26 image27 image28 image29 image30 image31 image32 image33 image34 image35 image36 image37 image38

Җәмилә МИНЕГАЛИМОВА.

Автор фотосурәтләре һәм видеоязмасы.

Камышлы — Бакай — Камышлы.

Просмотров: 2050

3 комментариев

  1. Миннур Зиннатова (Фарзутдинова) в пишет:

    Зиреклеләр дә булгандыр инде.Без дә бит Бакай сельсоветына керә идек.

  2. Отличное мероприятие,спасибо всем кто участвовал,кто организовал,все жители
    многих регионов отдохнули ,Спасибо Зарипову Рифату и всем его друзьям!

  3. Зульфия Галиханова(Сагидуллина) в пишет:

    Тургай,Якты куль,Бакай авыллары саф татар авыллары.Авыл халының йөзләре балкып тора,чын татар әбиләре. Яулыклары да татарча бәйләнгән.чит ил модасын куып, бер чорнанган кеше күрмәдем.Оренбург өлкәсенең йөзек кашы булган саф татар авыллары