Зуля Камалова альбомы өчен краудфандинг юлы белән 150 мең сумга якын акча җыелган

075Зуля Камалованың «Алты көн ярату» исемле татарча альбомын чыгару өчен тагын өч атна дәвамында краудфандинг белән акча җыелачак. Хәзерге вакытта кирәкле сумманың 59 проценты җыелган — бу 150 мең сум чамасы. Калган өлешен җыеп бетерү өчен planeta.ru интернет-мәйданында (https://planeta.ru/campaigns/zulyakamalova) билгеләнгән 23 көн бар.

«Кайчандыр Борис Гребенщиков акча турында уйлаган көн – югалган көн дип әйткән иде». Кызганыч, әмма мин хәзер шундый хәлдә, чөнки краудфандинг турында уйлаганда, тыныч булырга тырышсам да, дулкынланмыйча булмый. Иң кызыгы – бу тәҗрибә миңа иҗатыма битараф булмаганнар белән аралашу мөмкинлеге бирде. Андыйлар бар! Дуслар, өч атна гына калды, “Алты көн ярату” проектында катнашырга онытмагыз! Бик шәп булачак!» — дип язган бүген социаль челтәрдәге битенә Зуля Камалова.

  • Зуля Камалова татарча альбомын шагыйрә Йолдыз Миңнуллина шигырьләренә яза. Саунд-продюсерлык голланд музыканты Михиль Холландерз белән эшләнәчәк.
  • Зуля Камалова альбомы буенча рус этнографы, фольклор җырчысы Сергей Старостин, татар кинорежиссеры Илшат Рәхимбай, язучы һәм журналист Радмила Хакова, җырчы Юлия Җиһаншина, музыкант Дмитрий Бикчәнтәев, композитор Эльмир Низамов, дөньякүләм танылган музыкант Айдар Гайнуллин, шагыйрә Йолдыз Миңнуллина ярдәм итергә чакырдылар.

«Татар-информ».

 

Просмотров: 1048

Комментирование запрещено