Мария Гали кызы САФИНА-САТДАРОВАга!

DSC_0370Сөекле туганыбыз! Син җир җиләге пешкән, сыгылып җиргә төшкән, гаҗәеп матур, сихри вакытта тугансың. Ихлас күңелдән шушы гомер бәйрәмең белән тәбрикләп, хәерле исәнлекләр телибез. Һәрвакыт шулай туган җанлы, киң күңелле, ярдәмчел, көләч йөзле булып кал. Күңел күгеңдә кара болытлар йөрмәсен, өеңә бәла-каза кермәсен, җан рәхәтендә яшәргә язсын Ходай Тәгалә!

Син матур да, син түзем дә,
Елмаюлы йөзең дә.
Туганнарга тау кадерле
Изгелек бар үзеңдә.

Бәхеттә дә, кайгыда да кеше
Туганына килеп сыена.
Сәламәтлектән аермасын Ходай,
Бергә булыйк гомер буена.

Тынычлыгың булсын күңелеңдә,
Эшләрең дә барсын, гөрләсен.
Гомер буе синең йөрәгеңдә
Яшәү дәрте сүнми дөрләсен.

87Дөнья тыныч, илләр имин булсын,
Тормышыңда булсын бәрәкат
Олы җаның, киң күңелең өчен
Барыбыздан сиңа зур рәхмәт.

Ал син бездән тәбрик сүзен,
Шушы булсын бездән бүләкләр,
Тыныч тормыш, саулык, озын гомер
Сиңа бүген бездән теләкләр.


Самар, Ульян, Казан шәһәрләрендә яшәүче туганнарың исеменнән Ильяс ШӘКҮРОВ.

Просмотров: 578

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>