«Татар мәктәбе абруйлы булырга тиеш»

E7E9A772-0ED9-4CB6-970B-5D6B6B2996D7_cx6_cy11_cw77_w1023_r1_sТатарстан мәктәпләрендә татар теле дәресләре киметелгәндә Самардагы “Яктылык” мәктәбендә дәресләр элек ничек булган, шул килеш калган. Бу мәктәптә укырга теләүчеләр саны да арта бара.

Самардагы 400 укучыга исәпләнгән “Яктылык” мәктәбендә 496 бала укый. Тиздән мәктәп бинасы киңәергә тиеш, нәтиҗәдә мәктәптә укучы балалар саны да артачак. Бу хакта Азатлыкка мәктәп мөдире Радик Газизов белдерде.

«Балалар саны елдан-ел арта, ата-аналарның, балаларның үзләренең дә безнең мәктәпкә килергә теләкләре бар, ә урын җитми. Менә икенче ел инде мәктәбебезне киңәйтү, күршебездә булган бинаны алу юнәлешендә эш алып барабыз. Быелның беренче гыйнварыннан ул бинаны безгә оператив идарәгә тапшырдылар. Теркәү пулатыннан документларны алдык. Хәзер янәшәбездәге бина кануни рәвештә безнеке санала. Бүгенге көндә бинаны төзекләнедерү проектларын эшлибез. Өлкә губернаторы ул төзекләнедерүне өлкә бюджетына кертергә вәгъдә итә. Чөнки анда зур чыгымнар булачак”, ди Газизов.

«Яктылык» мәктәбе тарихы 1989 елда башлана. Башта милли активист Хәридә Дашкина һәм “Туган тел” оешмасы көче белән кичке мәктәп каршында татар теле дәресләре оештырыла башлый. 1994 елда шушы ук кичке мәктәп бинасында көндезге 7-11 сыйныфлар ачыла. Ә мәктәп тулы куәтенә рәсми рәвештә 1997 елда эшләп китә. Ул чакта элекке балалар бакчасын киңәйтеп, 280 балага каралган бинаны 400 бала өчен үзгәртеп коралар.

Бу яңа бирелгән бина 1989 елда Хәридә Дашкина җитәкләгән кичке мәктәп бинасы. “Яктылык”ның хәзерге бинасы каршында гына урнашкан әлеге Сталин чоры бинасы эчтән дә, тыштан да шактый таушалган. Шуңа карамастан, хәзергә бинада мәгарифкә караган дәүләт оешмалары эшләп килә.

«Бинаның эчендәге бүлемнәр агачтан, янгын сүндерүчеләрнең дә, Роспотребнадзорның да таләпләре каты бит. Балалар әле анда укый алмый. Төзекләндерелгәч кенә анда мәктәп тулы куәтенә эшли башлаячак», ди мәктәп мөдире.

Янәшәдә торган бу бина белән хәзер эшләп килгән “Яктылык”ны тора-бара махсус ышык корылма белән бергә тоташтырмакчы булалар. Моннан тыш, яңа бирелгән бинага бер кат өстәп, аны өч катлы итмәкчеләр. Шулай ук янкорма ясарга ниятлиләр.

«Әлеге бина меңъярым дүркел метр чамасы. Хәзер эшләп килгән мәктәп бинасын да кушкач, без 30 процентка мәктәбебезне киңәйтәбез булып чыга. Бинада сыйныф бүлмәләреннән тыш, ашханә, спорт һәм акт заллары булачак дип уйлыйбыз. Ашханәләр, спорт заллары хәзер эшләп килгән бинабызда да бар. Әмма балалар саны артканлыктан, анда сыймыйбыз. Бер генә спортзал бүгенге мәктәп өчен шулай ук аз», ди «Яктылык» мөдире.

Радик Газизов төзекләндерү барышы финанслаудан тора, өлге документларын быел әзерләп бетерсәк, киләсе ел өлкә бюджетына кертелү ихтимал ди.

Тарихи җирләрендә яшәгән татарлар зур шәһәрләрдә күпләп татар мәктәпләре булдыра алмады. Мишәр якларында исә Самар, Мәләкәс, Сарытау һәм Мәскәү кебек эре шәһәрләрдә генә татар мәктәпләре эшләп килә. Дөрес, 100 ел әүвәл бу шәһәрләрдә шактый гына татар мәктәпләре эшләгән. Самарда да узган гасырның егерменче-утызынчы елларында берничә мәктәп татарларныкы саналган.

Милли үзаң шактый гына күтәрелгән чорда, ягъни туксанынчы елларда, Самарда Хәридә Дашкина, Рәшит Абдуллов, Шамил Баһаутдин, Азат Надиров кебек фидәкарьләр тырышлыгы белән ачылган “Яктылык” мәктәбендә дә татар балаларына милли тәрбия бирү максаты куела.

«Яктылык» бу эшенә бүген дә тугрылыклы кала. Ул рәсми рәвештә кайбер фәннәрне тирәнтен өйрәнүче мәктәп дип атала, ә халык телендә исә татар мәктәбе дип йөртелә, чөнки, нәкъ менә татар теле, әдәбияты, татар тарихы һәм татар мәдәнияте бу уку йортында махсус укытыла.

«Мәктәптә тел бик мөһим инде. Әмма, математика, физика кебек башка фәннәрне яхшылап өйрәтмәсәң, ул мәктәп популяр булмый, әлбәттә. Шуңа күрә бу фәннәрне безнең бик яхшы укытучыларыбыз укыта. Дәүләт имтиханнарын да бик яхшы биреп, балаларыбыз абруйлы уку йортларына укырга керәләр. Популярлык менә шуннан тора. Ата-аналар да безнең эшне, укыту нәтиҗәләрен күреп, шуннан соң балаларын безгә китерәләр», ди Радик Газизов.

Математика, физика кебек башка фәннәрне яхшылап өйрәтмәсәң, ул мәктәп популяр булмый

Туксанынчы елларда яңа ачылган татар мәктәпләренең даны мәктәптәге тәртипкә, тәрбиягә дә бәйле иде. Ул чакта татар мәктәпләрендә бозыклык, җинаятьчелек юк дигән күзаллау киң тарлды. Бу да милли мәктәпләрнең популярлыгын арттырды. “Яктылык” хәзер дә бу күрсәткеч белән мактана ала. Егерме елдан артык эшләү дәверендә, әлеге мәктәпнең бер генә укучысының да тәртип бозу очрагы теркәлмәгән.

Азатлык хәбәрчесе «Яктылык»та булган вакытта да мөдир бүлмәсенә берничә ата-ана чират тора иде. Алар шәһәрнең төрле бистәләрендә яшәүче татар ата-аналары. Балаларын шушы мәктәпкә китерергә уйлаганнар.

«Татар телен үрәнсеннәр мында, тәртип тә яхшы мында», диде мишәрчәләп ике баласын ияртеп килгән бер ата.

Мәктәп мөдире Радик Газизов әйтүенчә, укырга килгән балаларны тест уздырып, әңгамә корып алалар. «Шундый сыйныфларыбыз бар – аларда инде буш урыннар юк, аларга, теләсәк тә, балаларны кабул итә алмыйбыз», ди ул.

Бүген «Мәгариф турындагы» яңа канун өлгесенә бәйле күңелендә милли орлыгы бераз гына шытым биргән һәр татар туган тел язмышы өчен кайгыра. «Яктылык»та әлегә татар теле, әдәбиятын укытуда үзгәрешләр юк.

Безгә балаларын бирергә килгән ата-аналарның баласы, урыс, татар, үзбәк, кыргыз булуына карамастан, татар телен өйрәнәчәк

«Яктылык аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче мәктәп санала. Аерым фән дигәне – бездә инде ул татар теле. Шуң күрә, безгә балаларын бирергә килгән ата-аналарның баласы, урыс, татар, үзбәк, кыргыз булуына карамастан, татар телен өйрәнәчәк. Ул мәҗбүри. Тел тирәсендәге вакыйгалардан соң – бездә берни дә үзгәрмәде. Татар телен без ничек әлегә кадәр укыттык – шулай дәвам да итәбез», ди Радик Газизов.

Милли тәрбия бирүнең төп алшарты ул туган телле, мәдәниятле мохит тә булдыру. Мәктәптә мондый мохит булса да, шәһәрдә юк. Укучылар ял иткән вакытта нишләргә? Монысын да “Яктылык”та хәл итәләр.

«Без инде өченче ел Казандагы «Сәләт» оешмасы белән эшлибез. Үзебездә дә күп проектлар оештырабыз. Элек “Сәләт”нең Татарстандагы җәйләүләренә бара идек. Былтыр беренче мәртәбә “Сәләт”нең бер җәйләвен монда оештырдык. Анда безнең мәктәп балаларыннан тыш, өлкәдәге татар авылларыннан да балалар катнашты. Быел шулай ук Самарда икенче тапкыр “Сәләт”нең кышкы сменасына үткәрдек», ди мәктәп мөдире.

Самардагы татар милли хәрәкәте әйдаманнарының берсе Шамил Баһаутдин: «Мәктәп – милләт белән эшләү мөмкинлегенең бер ноктасы. Укырга теләүчеләр күп, ләкин бина резин түгел» дигән иде берничә ел элек. «Яктылык» киңәеп, яңа бинада яңа укучылар кабул итә башласа, бу сүзләр актуальлеген югалтыр кебек.

azatliq.org

Просмотров: 743

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>