Авылда — печән өсте

awuUDA1psiАвыл кешесе кайчан ял итәр иде, әле ярый төн бар, анысы да кыска. Җәй айлары кемдер өчен ял булып саналса, авыл халкы һәр мизгелнең кадерен белеп калырга тырыша. Бүген авыл җирендә аеруча җаваплы чор — печән өсте. Печән исе аркылы балачагым искә төшә…

Авылда печән чабалар
Җәйге матур көннәрдә.
Әти велосипедка утырып,
“Ачы» кырына юнәлә.

Төшке ялга утыргач,
“Куян” килә янына.
“Алып кайт кызыңа”, — диеп,
Күчтәнәчләр тапшыра.

Куян күмәче бик тәмле,
Йомыркасы да әйбәт.
Рәхмәт әйтәм куянга,
Искә алганга мине дә.

Әти, әни печәнне
Арба белән китерде,
Ул арбага безнең сыер
Төз итеп җигелде.

Әни алдан тотып кайта,
“Маня” әкрен генә бара.
Үзенә бит китерә ул
Печән кышка ашарга.

Без печәнне әйләндереп
Киптерәбез яхшылап.
Бергә-бергә җыелышып
Өябез аны тигезләп.

Кыш көнендә хуш ис бирә
Тәмле печән абзарда.
Кыштырдатып ашыйлар
Сарык, кәҗә, сыер да.

 Иске Ярмәк авылында туып-үскән, бүгенге көндә Тольятти шәһәрендә яшәүче Галибә ИДИЯТОВА-ГАТИЯТУЛЛИНА.

Просмотров: 1315

Комментирование запрещено