Быел Болгарда һәм Зөядә дүрт яңа музей ачылачак

086Быел Болгар һәм Зөядәге музейларның саны арта. “Татар бистәсе” археологик казу эшләре урынында Россия өчен уникаль Агач археологиясе музее ачылачак. Бу хакта IT-паркта – чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә Тарих һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу республика фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова хәбәр итте.

«Россиядә мондый музейлар башка җирдә юк. Агач археологиясе – өйрәнелмәгән, шактый катлаулы, үзенчәлекле хезмәт. Барлык объектларны да археолог һәм галимнәр тапкан урында күрсәтү планлаштырыла. Гомумән, Зөядә элек яшәүчеләр белән бәйле бөтен тарихи мирасны тәкъдим итү булачак. Ул йортлар, мичләр, савыт-саба, кораллар. Биредә без шул чор кешеләрнең нәрсә белән шөгыльләнүен күрәчәкбез. Музейның ачылышын 6 сентябрь көненә билгеләдек”, — диде ул.

Татьяна Ларионова сүзләренчә, Зөя утрау-шәһәрендә “Иконалар музее” ачылышы да көтелә. “Утрауга республика музейларыннан иконалар кире кайтарылды. Без иконалар туплауны дәвам итәбез. Бу эштә якын-тирәдә яшәүчеләр дә ярдәм итә, әби-бабаларыннан истәлек буларак сакланып калган иконаларны музейга тапшыручылар да бар”, — диде ул.

Болгар музей-тыюлыгында “Елга буендагы шәһәр” һәм “Чәй йорты” дип аталган музейлар ачылачак. Татьяна Ларионова хәбәр иткәнчә, “Елга буендагы шәһәр” музеенда килгән кунаклар Идел елгасы тарихы белән таныша, балыктан әзерләнгән ризыклардан авыз итә алачак. “Килүчеләр музейда тарих белән генә танышып калмый, безнең халыкның көн-күрешен күзәтә, әзерләнгән ризыклардан авыз итә ала. “Чәй йорты” музее безнең кунакчыллыкны күрсәтер. Төрле файдалы үләннәрдән ясалган чәйләр тәкъдим итәчәкбез, теләүчеләр үзләре белән дә алып китә ала”, — диде ул.

“Татар-информ”.

Просмотров: 914

Комментирование запрещено