Мөселманнар 21 июльдә Изге Болгар җыенында очрашачак

3877Быел «Изге Болгар җыены» — мөселманнар корылтае 21 июльдә булачак. Ул, елдагыча, Татарстанның Спас районында уздырыла һәм Идел Буе Болгарында рәсми рәвештә Ислам динен кабул итүгә 1129 ел тулуга багышланачак. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә.

Тарихи бәйрәмдә ел саен Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән меңләгән мөселман катнаша. Быел да тарихи Болгар җирендә узачак мөселманнар бәйрәмендә кунаклар күп булыр, дип көтелә: IX татар ислам дине әһелләре Форумы әгъзалары, илнең барлык төбәкләреннән мөфтиләр, Урта Азия республикалары, ерак чит ил вәкилләре, чит ил ислам югары уку йортларыннан галимнәр-хәнәфи мәзһәбе белгечләре чакырылды.

Истәлекле тарихи вакыйгада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның катнашуы һәм Болгар ислам академиясе бинасында Ислам дине эшлеклеләре белән очрашуы көтелә. Очрашуда Россиядә ислам дине үсеше һәм дини белем бирүгә кагылышлы мәсьәләләр турында фикерләшү планлаштырыла.

«Татар-информ».

Просмотров: 1297

Комментирование запрещено