«Бердәмлек» газетасыннан, 7 июль, 2018 ел

i

Похвистнево районы,
Яңа Мансур авылы
Җәгъфәр Исхак улы ИСМӘГЫЙЛОВка – 80 яшь!

Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, яраткан бабабыз! Без сине ихлас күңелдән юбилеең белән тәбрик итәбез. Аллаһы Тәгалә сиңа нык исәнлек, җан тынычлыгы, озын тигез гомер, чиксез шатлыклар һәм иман байлыгы насыйп итсен. Син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез. Ал¬дагы көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен.

Ак бәхетләр юлдаш булсын сиңа,
Көннәреңне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек — үзе бәхет бит ул,
Ходай шуннан мәхрүм итмәсен!
Яшә әле, әти, йөзгә кадәр,
Шат күңелле булып гомер ит.
Җиргә кояш ничек кирәк булса,
Син дә безгә шулай кирәк бит.

Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Дөрлинур, улың Ядкарь, кызларың Наилә, Лилия, киленең Раилә, кияүләрең Ирек, Альберт, оныкларың һәм оныкчыкларың.

* * *
Самара шәһәре,
Воронежский урамы
Наилә Зәйнулла кызы
БИКТАЕВАга – 65 яшь!

Кадерлебез! Сине юбилеең белән котлап, озын бәхетле гомер, исәнлек, җан тынычлыгы телибез. Алдагы көннәреңдә да балаларыңның хөрмәтен, туган¬нарыңның кадерен тоеп, ышанычлы дусларыңның бар¬лыгын белеп, саулыкта-шатлыкта гомер кичерүеңне телибез.

Котлыйбыз сине туган көнең
белән,
Шау чәчәкле айда тугансың.
Шуңа күрәдерме ягымлы да,
Сабыр һәм акыллы булгансың.

Иң изге теләкләр белән балаларың Сәгыйть, Наил гаиләләре белән, туганнарың Нурия, Мәдинә, Гамбәр, Җәү¬һәр, Алим гаиләләре белән һәм дусларың.

* * *
Самара шәһәре,
Гастелло урамы
Мәдинә Хаҗиәхмәт кызы
БАДЫЙКОВАга – 70 яшь!

Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез! Без сине олы юбилеең белән котлап, иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Кайгы-хәсрәт күрмичә, картаюны сизмичә, балаларыңның хөр¬мәтен, туганнарыңның каде¬рен тоеп яшә. Нык исәнлек, җан тынычлыгы, хәерле озын го¬мер, чиксез шатлыклар һәм иман байлыгы насыйп итсен иде Аллаһы Тәгалә.

Котлы булсын синең юбилеең,
Юлларыңа гөлләр сибелсен.
Июль аеның таңы сиңа
Иксез-чиксез бәхет китерсен.
Гомер үтә дип хафаланма,
кадерлем,
Гомер үтү берни түгел ул.
Сау-сәламәт булып, тигез
яшәү -
Олы шатлык, олы бәхет ул.
Җан рәхәте бирсен Аллам
сиңа,
Тән сихәте бирсен гомергә.
Насыйп булсын әле озак еллар
Бергәләшеп җирдә яшәргә.

Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Ядкарь, ул¬ларың, киленнәрең, онык¬ла¬рың, Әнисә һәм Ислам гаиләсе белән, Роза, Локман һәм Мәрь¬ям гаиләсе белән.

* * *

Мәдинә Хаҗиәхмәт кызы
БАДЫЙКОВАга!

Кадерлебез! Без сине чын күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Аллаһы Тәгалә си¬не исәнлектән аермасын, җан тынычлыгы белән дөньяның саф һавасын сулап, тәмле ри¬зыкларын татып, байлыкта, муллыкта яшәргә язсын.

Һәр көн сине котлап кояш чыксын,
Сине назлап җилләр иссеннәр.
Яшәү матурлыгы, яме булып
Көн артыннан көннәр
үтсеннәр.
Күңел күгең һәрчак аяз булсын,
Читләп үтсен сагыш-борчулар.
Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын,
Аннан кадерлерәк нәрсә бар?!

Изге теләкләр белән Әмир¬җан, Гөлнара, Ранил, Алсу гаи¬ләләре белән, Имил, Нурия.

* * *
Похвистнево районы,
Иске Мәчәләй авылы
Наил Харис улы БУЛАТОВка!

Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз! Без сине ихлас күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Алдагы көн¬нәреңдә сәламәтлектә һәм кайгы-хәсрәтсез , гаилә бәхетенә чорналып, якыннарыңның җан җылысын сизеп муллыкта яшәргә насыйп булсын.

Озын гомер бирсен Хак Тәгалә,
Тыныч булсын һәрчак җаннарың,
Кочак-кочак бетмәс куанычлар,
Төяп килсен туар таңнарың.
Яшәү маягы булдың безнең өчен,
Кешелегең белән үрнәк син.
Мең-мең рәхмәт тәрбияңә,
Безнең өчен һәрчак кирәк син.

Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Рамилә, улың Рөстәм, кызың Зөлфия, киленең Алсу, киявең Марат, оныкларың Илдус, Дәмил, Камил, Ләйсән.

* * *
Похвистнево районы,
Иске Мәчәләй авылы
Нурия Шәриф кызы
ИВАЕВАга!

Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез! Без сине туган көнең белән чын күңелдән котлыйбыз. Кайгы-хәсрәт күр¬мичә, яшәү дәрте сүнмичә, шатлыкта яшәвеңне телибез. Исәнлек-саулык сиңа. Гаилә бәхетең түгәрәк, туачак таңнарың нурлы, күк йөзең аяз булсын.

Туган көнең белән тәбрик итәбез,
Сәламәтлек теләп иң элек!
Һәрбер көнең үтсен бәхет белән,
Яшә шатлыкларга төренеп!
Йөрәкләрдән чыккан назлы сүзләр,
Күңелләрдә булган саф хисләр!
Озын гомер, якты матур тормыш,
Безнең сиңа әйтер теләкләр!

Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Фатыйх, улла¬рың Илдар, Марат, киленнәрең Лилия, Зөлфия, оныкларың Гомәр, Илдус, Ләйсән.

* * *

Похвистнево районы,
Гали авылы
Гайсәр Фәхретдин улы БАҺАУТДИНОВка!

Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, кодабыз! Без сине ихлас күңелдән юбилеең белән тәбрик итәбез. Киләчәктә тормыш күгең аяз, гомерең озын булсын. Аллаһы Тәгалә кылган изгелекләреңне күреп, сиңа нык исәнлек, җан тынычлыгы, хәерле озын гомер, чиксез шатлыклар һәм иман байлыгы насыйп итсен.

Җир йөзенең бөтен матурлыгын
Килә сиңа бүләк итәсе.
Дөньядагы матур сүзләрнең дә
Иң җылысын килә әйтәсе.
Чәчләреңне чал басса да,
Күңелең көр, һаман яшь әле.
Җаның тыныч, тәнең таза булсын,
Кайгы-хәсрәт күрми яшә әле.

Изге теләкләр белән тормыш иптәшең, кызларың, улың, киявең, кода-кодагыең һәм барча туганнарың.

* * *

Кошки районы,
Иске Җүрәй авылы
Җават Сәдретдин улы ЯҺУДИНга – 80 яшь!

Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз! Без сине истәлекле туган көнең белән чын күңелдән котлыйбыз. Нык исәнлек, күңел тынычлыгы, гаилә иминлеге, ак бәхетләр телибез. Безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле булып калуың өчен рәхмәт сиңа. Без синең белән горурланабыз.

Әтиебез, йөзгә җиткәндә дә
Дәртле булсын йөрәк тибешең.
Матурлардан матуррак булсын
Гомереңнең калган өлеше!

Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Хәдичә, кызың Рәзинә, улың Рәшит, киявең Ибраһим, киленең Тәслимә, оныкларың Венера, Дамир, Ринат, оныкчыгың Данис һәм барча туганнарың.

Просмотров: 501

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>