«Ак каен» ансамбленә — Рәфәгать Хәбибуллин бүләге

Тугэрэк уен ярмакБыел «Түгәрәк уен» Бөтен­россия фольклор фестиваль-бәйгесе унынчы мәртәбә Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районында үтте. Ул фольклор ансамбльләр парады белән ачылды.

Фестивальдә Татарстан, Башкортостан, Кырым, Марий Эл, Мордовия, Чувашия, Удмуртия республикалары, Пермь крае, Әстерхан, Волгоград, Киров, Түбән Новгород, Самара, Свердловск, Төмән, Оренбург, Курган, Новосибирск, Омск, Пенза, Ульяновск, Чиләбе өлкә­ләреннән фольклор коллективлар катнашты. Алар Иске Кулаткы бистәсе урамнарыннан парад булып җырлап үттеләр. 28 июнь кичендә бу тамашаны күрергә бик күп кеше җыелган иде.

Фестивальнең тантаналы ачылышы Иске Кулаткы үзә­­гендәге Байраклар мәйда­нында узды. Катнашучыларны сәнгать белгече, Татарстанның традицион мәдәниятне үстерү респуб­лика үзәге фәнни хез­мәткәре, жюри рәисе Эльмира Каюмова сәламләде.

Исегезгә төшерәбез, беренче фестиваль Иске Кулаткыда 2008 елда оештырылган иде. Аннан соң аны Төмән, Свердловск өлкәләре, Пермь крае, Самара өлкәсе, Татарстанның Казан һәм Болгар шәһәрләре, Марий Эл, Кырым республикалары кабул итте. Ә узган елда ул Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды кысаларында янә Казанда үткә­релде.

«Без бу фестивальне хал­кы­бызның гореф-гадәт­ләрен сак­лап калу өчен башлап җибәргән идек, — дип сөйләде фестивальнең төп иганәчесе Иске Кулаткы районы башлыгы Эдуард Ганиев. — Авылларда яшьләр аз калган, милли гореф-гадәтләребез онытыла башлаган чак иде. Гөрләп үткән фестивальдән соң: “Исән-сау булсак, унынчы «Түгәрәк уен»ны да Иске Кулаткыда оештырырбыз”, дип әйткән идем. Менә ун ел үтеп тә китте. Фольклор ансамбльләрдә бүген матур яшь йөзләр, балалар булуы куандыра. Димәк, киләчәккә өмет бар. Тагын ун елдан соң да Иске Кулаткыда очрашырга язсын».

Эдуард әфәнде быелгы бәйгенең төп номина­ция­ләрен­нән тыш, өстәмә өч бүләк әзерләнүен искәртте. «Данлыклы якташларыбыз — язучы Сәгыйть Сүнчәләй, 450 шәкерт тәрбияләгән суфый ишан Хәбибулла Хансөяров хөр­мәтенә ел саен бүләк тапшыра идек. Быел тагын бер бүләк булачак. Ул якташыбыз, Россия Герое, 2016 елда Сириядә һәлак булган Рәфәгать Хәбибуллин истәлегенә багышлана. Унынчы «Түгәрәк уен» фестивале Ульяновск өлкәсенең 75 еллыгы, Иске Кулаткы районының 90 еллыгы вакыйгаларына бүләк булды, — диде район башлыгының беренче урынбасары Венера Деникаева.

Фестивальнең ачылыш тантанасы караңгы төнгә кадәр дәвам итте. Иске Кулаткының данлыклы мөнәҗәтчесе Ма­һирә апа Мусеева, «Түгәрәк уен»га багышлап, мөнәҗәт башкарды. Районның «Чишмә» фольклор ансамбле, Төмәннең «Шатыр-шотыр», Самараның «Ак каен», Омск өлкәсенең «Наза», Башкортостанның «Хә­зинә» һәм башка бик күп ан­самбльләр җырлады һәм биеде. «Татар мәдәниятен, телен, гореф-гадәтләрен сакларга ярдәм иткән, зур этәргеч биргән, милли хәзинәләребезгә мәхәббәт тәрбияләгән «Тү­гәрәк уен»ны оештыручыларга зур рәхмәт», — диде Сама­раның «Ак каен» ансамбле җитәкчесе Наил Галимуллин.

Эссе җәй көннәрендә үтү­че фестивальнең аеруча кызу көне 29 июнь булгандыр. Ансамбльләр авылларга концерт куярга киткәнче, Мәдәният йортында төрле номинацияләрдә жюри алдында чыгыш ясадылар. Жюри составында сәнгать белгече Геннадий Макаров, профессор Сәгыйть Хәбибуллин, Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш хореографы Раилә Гарипова кебек белгечләр бар иде.

Удмуртия башкаласы Ижев­скиның «Асылъяр» татар музыка, җыр һәм бию ансамбле балалары керәшеннәрнең көй-моңнарын һәм татарларда ислам дине буенча «Балага исем кушу» йоласын чагылдырган композицияләр күрсәттеләр. 

Чиләбе өлкәсенең Арыслан авылы ансамблен дә танымаган, белмәгән татар бүген сирәктер. Аларның чигүле күлмәкләрен бер күрсәң инде онытмыйсың. Әбиләр, апалар бу күлмәкләргә сандыкта ятарга ирек бирми, кайберәүләрнең өстендә 1952, 1953, 1982 елгы күлмәк һәм алъяпкычлар. «Бу безнең туй күлмәге», — дип аңлата Мәликә апа. Гомере буе Арысланда яшәгән, башка җирләргә чыгып йөрмәгән Мәликә апа хәзер «туй күлмәгеннән» киенеп, ансамбль белән илне гизеп йөри. Конкурс программасында алар Арыслан авылында егетләр армиягә киткәндә җырлана торган «Китәм инде» җырын башкардылар. «Авыл җирендә көнкүрештәге бөтен кирәк-ярак та музыка коралына әверелә. Әбиләребез созгач һәм тәртүш­кәдән дә матур көйләр чыгарган», — дип ансамбльдә җырлаучы Наилә Әхмәдуллина соскыч белән кисәүне күрсәтте.

Самара өлкәсеннән ”Түгәрәк уен”га быел да Иске Ярмәк авылының “Ак каен” фольк­лор халык ансамбле килгән иде. Алар, жюри әгъзаларын таң калдырып, каен тузыннан сагыз кайнату йоласын күрсәттеләр. Моның өчен ансамбль әгъзалары авылда калган бердәнбер сагыз кайнатучы Рамилә Вәлиеваны урманга алып чыгып, туз җыйганнар һәм чистартып, ваклап, сагыз кайнатучыга тапшырганнар. Эш шактый катлаулы, озак вакытны ала икән. Сагыз әзер булганчы ансамбль әгъзалары җырлап-биеп, такмаклар әйтеп, төрле халык уеннары уйнап, үзләре белән алып килгән самавырдан чәй эчеп тә өлгергәннәр. Ахырда әзер сагыздан “бармак”лар ясап, матур итеп төргәннәр. Фестивальгә дә алар шул сагызны алып килеп, жюри әгъзаларына, балаларга тараттылар. Сәхнәдән сагыз кайнату йоласы тулысынча күрсәтелде һәм шулай ук җыр-биюләр белән үрелеп барды. Ярмәклеләрнең чыгышы, һәрвакыттагыча, “Ярмәк вагы” белән тәмамланды. Төшке аштан соң катнашучылар Ульян өлкәсе авылларына концертлар куярга киттеләр.

Шуларның берсе — Вязовый Гай авылы. Анда Россия Герое Рәфәгать Хәбибуллинның олы яшьтәге әнкәсе яши. 2016 елның 8 июлендә, Россия гаскәрләренең Сириядәге хәрби операциясе вакытында, аның вертолеты террористлар утына эләгә. 55 санлы армия авиациясе вертолет полкы командиры Рәфәгать Хәбибуллин һәм летчик-инструктор Евгений Долгин Пальмира шәһәре өстендә һәлак булалар. Рәфәгать Хә­бибуллинга, үлеменнән соң, Россия Федерациясе Герое исеме бирелә.

Тугарак уен 6Тугарак уен 7 Тугарак уен 8 Тугерек уен 3 Тугерек уен 4 Тугерек уен 5JPG Тугэрэк уен ярмак«Рәфәгать соңгы кайтуын­да, сизенгән кебек, үзен туган авылында, әтисе Мәх­мүт янында җирләргә васыять иткән иде», — дип сөйләде Вязовый Гай авылына кергән Старое Зеленое авыл җирлеге башлыгы Рамилә Бикбаева. Аның сүзләренчә, Рәфәгать Хәбибуллин исемен мәңгеләштерүгә соңгы хезмәт иткән хәрби полкы, Ульяновск өлкәсе хакимияте һәм Иске Кулаткы районы башлыгы Эдуард Ганиев көч куйганнар. «Ел саен 8 июльдә спорт ярышлары үткәрәбез. Авылда Хәбибуллин урамына гына түгел, бүтән төп урамнарга да асфальт җәелде, балалар мәйданчыгы төзелде», — ди авыл җирлеге башлыгы.

“Ә Самара өлкәсенең “Ак каен” ансамбле һәм тагын берничә коллектив Яңа Зимницага юл тоттылар. Бу авыл мөселманнар арасында абруй казанган ишан Хәбибулла Хансөяровның зираты белән данлыклы. Бүгенге көндә анда мемориаль комплекс булдырылган һәм халык шунда зиярәт кылып, Хәбибулла хәзрәтнең рухына дога кыла. Гомумән, бу авылда бик динле, татар гореф-гадәтләрен кадерләп саклаучы халык яши икән”, — дип уртаклашты тәэсирләре белән Иске Ярмәк Мәдәният йорты җитәкчесе Ришат Ибраһимов.

Башка ике авылда узган очрашулар да кызыклы һәм файдалы булган.

«Түгәрәк уен» фестиваленең Гала-концерты Иске Кулаткы районы Сабан туена туры китерелгән иде. Сабан туе кунакларын Татарстан хөкүмәте рәисе урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев тәбрикләде һәм “Түгәрәк уен” җиңүчеләренә бүләкләр тапшырды. Гран-прига Удмуртиянең Ижевск шәһәренең Лариса Гайнетдинова җитәкчелегендәге «Асылъяр» музыка, җыр һәм бию ансамбле лаек булды. Жюри әгъзалары «Асылъяр»ны «Түгәрәк уен» фестивале хәрәкәте башлангач барлыкка килгән ансамбль буларак мисалга китерделәр. Ансамбльнең балалар белән яхшы эшләвен, һәм елдан-ел уңышлырак фольк­лор композицияләр тәкъдим итүен югары бәяләделәр.

«Түгәрәк уен»ның төп иганәчесе, Иске Кулаткы районы башлыгы Эдуард Ганиев күренекле якташлары хөрмәтенә өч коллективны бүләкләде. Язучы Сәгыйть Сүнчәләй исемендәге бүләккә Башкортстанның Янаул районы «Чулпан» фольклор ансамбле, ишан Хәбибулла Хансөяров бүләгенә Удмуртиянең Балезино районы Кистем авылыннан «Чишмә челтерәве» ансамбле лаек булдылар. Россия Герое Рәфәгать Хәбибуллин истәлегенә багышланган махсус бүләк Самара өлкәсе Иске Ярмәк авылының «Ак каен» ансамбленә тапшырылды.

Ахыргы сүзендә Эльмира Каюмова: “Ерак араларны үтеп, фестивальләрдә чы­гыш ясау артык авыр эш түгел, — дип белдерде. — Иң авыры — төбәкләргә кайткач эшне дәвам итү, тагын да камил­ләшү, үсү, яшьләрне татар фольклорына җәлеп итү. Иҗатыгыз өчен рәхмәт! Милли традицияләрне, гореф-гадәтләрне саклау, яшь буынга тапшыру эшендә уңышлар юлдаш булсын”, — дигән теләк­ләрен җиткерде.

“Түгәрәк уен” фестивале киләсе елда Татарстанда үткәреләчәк, дип игълан ителгәч, Тулпар ат сыны Биектау районы үзешчәннәренә тапшырылды.

Язманы “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесе Лилия Гаделшина ярдәмендә Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1391

Комментирование запрещено