Самарская делегация приняла участие в XVIII Федеральном Сабантуе / Тәкәсе бар, ә машина кемгә?

1-DSC_16636-7 июля город Чебоксары принимал XVIII Федеральный Сабантуй

В столице Чувашии отпраздновали Федеральный Сабантуй. В празднике приняли участие около 500 представителей национально-культурных объединений татар из 41 региона России. Самарскую область представляла делегация в составе 11 человек: представители Самарской региональной творческой общественной организации «Дуслык» Нурмухаметов Винер, Маннанов Раис, Булатова Алсу, Субеев Радик, Мансуров Ильхам, Байбекова Лилия во главе с президентом Фахретдином Бадретдиновичем Канюкаевым, члены Самарского областного татарского общества «Туган тел» Фархад Махмутов, Римма Нуретдинова, Ильдар Абубакеров во главе с президентом Ильясом Гумеровичем Шакуровым.

6 июля в рамках празднования XVIII Федерального Сабантуя в Чувашском государственном театре оперы и балета прошел концерт мастеров искусств Республики Татарстан. В мероприятии приняли участие Глава Чувашской Республики Михаил Игнатьев, заместитель Премьер-министра Республики Татарстан, председатель национальго совета «Милли Шура» Всемирного конгресса татар Василь Шайхразиев.

До начала концерта в театре прошла выставка народного творчества с участием ремесленников из Татарстана. Они продемонстрировали изделия ручной работы: предметы одежды и аксессуары с традиционным татарским орнаментом, а также сувенирную продукцию.

Концертную программу открыл театрализованный пролог «Дружба» – совместный номер Чувашского государственного академического ансамбля песни и танца и Государственного ансамбля песни и танца Республики Татарстан. Далее последовали яркие танцевальные и вокальные номера, которые никого не оставили равнодушным. Концертная программа порадовала зрителей разнообразием жанров, красочными костюмами, высоким мастерством артистов. В исполнении Государственного ансамбля песни и танца Республики Татарстан мы увидели и знаменитый танец наших земляков — ансамбля «Ак каен» «Ярмяк вагы» («Ермаковская дробь») под мелодичное звучание тальянки, который  является уникальным образцом общетатарского национального хореографического искусства.

1-DSC_16061-DSC_1611 1-DSC_1618 1-DSC_1622 1-DSC_16261-DSC_1628

После концерта для всех участников мероприятия состоялся торжественный прием от имени Президента Татарстана Рустама Минниханова.

1-DSC_1647

1-DSC_1638 1-DSC_1644

127 июля в столице Чувашской Республики, на Красной площади города, возле монумента Матери-покровительницы, прошли главные гуляния Федерального Сабантуя-2018. В официальной церемонии открытия праздника приняли участие Глава Чувашской Республики Михаил Игнатьев и Президент Республики Татарстан Рустам Минниханов. В лучших традициях гостеприимства почетным гостям преподнесли русский каравай, татарский чак-чак и чувашский квас. Перед началом торжественной программы почетные гости поприветствовали татарские делегации из регионов России.

1-DSC_16681-DSC_1670 1-DSC_16761-DSC_16631-DSC_16671-DSC_1683 1-DSC_1686 1-DSC_1687 1-DSC_1692 1-DSC_1693 1-DSC_1695

Церемония открытия Сабантуя началась с театрализовано-хореографического пролога, в котором зрителям показали гостеприимство чувашской земли, а также рассказали историю национального татарского праздника. Артисты из Татарстана представили несколько занимательных сцен, характеризующих традиции Сабантуя: вышивание полотенец молодыми девушками для будущих батыров, сбор подарков на шестах, народные забавы вроде бега в мешках, битья горшков, национальный борьбы. Зрителей также угостили сладким блюдом чак-чак.

1-DSC_1703 1-DSC_1707 1-DSC_1713 1-DSC_1722 1-DSC_1730Затем публику приветствовали руководители регионов. Глава Чувашии Михаил  Игнатьев отметил, что для его родной республики принимать главный всероссийский праздник является большой честью. Он назвал Федеральный Сабантуй мощной созидательной силой, которая объединяет разные национальности и вдохновляет их на новые победы и достижения.

Президент Республики Татарстан Рустам Минниханов, в свою очередь, поблагодарил Главу Чувашии и его команду за помощь в организации мероприятия, а также представителей делегаций, приехавших на праздник. Отдельные слова благодарности он адресовал Нижнекамскому муниципальному району, который является одним из основных организаторов праздника.

Руководители регионов вручили награды труженикам Чувашии, внесшим большой вклад в сохранение и развитие татарской культуры. НКО татар в Республике Чувашии получило в подарок от Президента РТ Рустама Минниханова новый микроавтобус Ford Transit.  «За пропаганду и развитие наследия татарского народа, традиций и обычаев, за вклад и укрепление межнациональных отношений общественной организации Национально-культурная автономия татар Чувашской Республики в лице председателя Фарида Гибатдинова вручаются ключи от микроавтобуса Ford Transit», — было отмечено в тексте награждения.

В завершение церемонии открытия над Красной площадью Чебоксар был поднят флаг федерального праздника Сабантуй-2018.

После официальной части Михаил Игнатьев и Рустам Минниханов направились в татарское подворье, которое развернулось возле монумента Матери-покровительнице. Здесь был представлен быт традиционной татарской сельской семьи: деревянная изба, баня, надворные постройки с колодцем, двор с домашней живностью.

1-DSC_1744 1-DSC_1748Гостей и участников мероприятия ждала разнообразная культурная программа: концертные программы солистов и творческих коллективов Татарстана и Чувашии, многочисленные спортивные состязания, а также главное украшение праздника — национальная борьба «корэш». Желающие смогли приобрести национальные сувениры, изделия народных художественных промыслов.

1-DSC_1740

Возле монумента Матери-покровительницы.

У монумента  древнетюркской рунической письменности.

У монумента древнетюркской рунической письменности.

Завершился праздник церемонией награждения абсолютного батыра и передачей символа Федерального Сабантуя «Тулпар ат». В следующем году федеральный Сабантуй пройдет в городе Сыктывкаре Республики Коми.

«Ровно год прошел, как мы приняли эстафету от города Астрахани. Этот год мы работали от души. Хотели, чтобы праздник получился незабываемым. Мы хотели показать, как татары и чуваши дружно живут», – отметил председатель НКО татар Чувашской Республики Фарид Гибатдинов.

samtatnews.ru

* * *

6 -7 июльдә Чувашия башкаласы Чебоксарда үткәрелгән XVIII Федераль Сабан туенда Самара өлкәсе вәкилләре катнашты

Бәйрәмгә Россиянең 41 төбәгеннән килгән 500ләп та­тар арасында Самара өлкә­сеннән “Дуслык” иҗади-иҗ­тимагый татар оешмасы президенты Фәхретдин Каню­каев җитәкчелегендә Ви­нер Нурхәмитов, Рәис Ман­нанов, Алсу Булатова, Радик Субеев, Илһам Ман­суров, Лилия Байбекова һәм «Туган тел» өлкә татар җәм­гыяте президенты Ильяс Шәкуров җитәкчелегендә Фәр­хәт Мәх­мү­тов, Римма Ну­рет­дино­ва, Илдар Әбү­бә­керовлар бар иде.

Читтән килүчеләр өчен Сабан туе җомга көнне үк башланды. Чуваш дәүләт опера һәм балет театрында Татарстан Республикасының иҗат осталары концерты гөрләп үтте. Чарада Чувашстан башлыгы Михаил Игнатьев, Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев та катнашты.

Театр фойесында милли һөнәрчелек һәм кәсепчелек күргәзмәләре эшләп торды — татар бизәкләре белән чи­гел­гән күлмәкләр, баш һәм аяк кием­нәре, сувенирлар сатылды.

Концерт программасы Чу­вашстанның һәм Татар­станның җыр һәм бию ансамбльләре башкаруында “Дуслык” дип аталган пролог белән башланып китте. Татарстанлылар Камышлы районының атаклы “Ак каен” халык ансамбле сәхнәгә мендергән “Ярмәк вагы” халык биюен дә башкардылар. Шулай итеп, Самара өлкәсе дә бу бәйрәмдә катнашкандай булды.

Концерт программасы беркемне дә битараф калдырмады, ике Республиканың да артистлары иң шәп номерларын күрсәттеләр. Азат Абитов, Чулпан Йосыпова, Зәйнәб Фәрхетдинова чыгыш ясады. Җирле үзешчәннәр дә үз өлешләрен керттеләр. Чувашстан татарларының мил­ли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Гыйбатдинов җитәк­челегендәге Урмай авы­лының “Мишәр” җыр һәм бию ансамбле, “Дуслык”, “Ялкын” ан­сам­бль­ләре сәхнәне дер селкетте.

Икенче көнне иртә таңнан халык Чебоксар шәһәренең Кызыл мәйданына таба агыла башлады. Сабан туеның ике мәйданчыгын тоташтырган 350 метр озынлыгындагы күпер Татарстан һәм Чувашстан әләмнәре белән бизәлгән иде. Күпернең ике очында һәм Чебоксар символы булган «Саклаучы Ана» һәйкәле янындагы чатырлар тирәсендә халык мәш килә. Җирле халык та, олы-кече түрәләр дә, 41 төбәктән килгән татарлар да шундагы төркемнәрдә йөриләр. Кайсы җырлый, кайсы бии, кайсы рәсемгә төшә…

Татарстан Президенты Рөс­тәм Миң­неханов, Та­тар­станның Мә­дәният министры вазифасында беренче тапкыр федераль Сабан туена чыккан Ирада Әюпова һәм Чувашстан җитәкчесе Михаил Игнатьевлар җәяүлеләр урамындагы халык белән аралаша-аралаша, җирле осталарның кул эшләрен карап йөрделәр. Урам буйлап ашыкмыйча гына төшеп, Татарстан Президенты төрле өлкәләрнең милли-мәдәни ав­тономияләре вәкилләре белән дә күрешеп чыкты. Са­мараның “Туган тел” татар җәмгыяте рәисе Ильяс Шәкүров бүләк итеп биргән “Самара татарлары” журналын да зур кызыксыну белән һәм рәхмәт сүзләре әйтеп алды.

Концертның пролог өлеше шактый эчтәлекле булды. Бөтен кызыгы шунда — Сабан туе чуваш телендә башланды. Чебоксарның төрле театрлары күрсәткән уртак композияциядә тарих та, чувашларның яшәеше, көнкүреше һәм мәдәнияте дә бар иде. Ә Татарстанның Түбән Кама шәһәреннән килгән сәнгать осталары әзерләгән композиция исә Сабан туе ярышларына һәм кичке уеннарга багышланды.

Сабан туеның рәсми ачылышы Рөстәм Миңнеханов һәм Чувашстан башлыгы Михаил Игнатьевның тәбрикләүләре белән башланып китте. 

“Татар халкының иң яраткан бәйрәме — Сабан туе белән котлыйм. Без милләтебезне, динебезне, гореф-гадәт­лә­ребезне саклыйбыз, һәм моны иптәшләргә күрсәтергә дә мөмкинлек бар. Чувашлар өчен бу яңалык түгел. Чөнки биредә 34 мең татар яши. Безнең республикада 116 мең чуваш үз туган телен, мәдәниятен сак­ларга тырыша. Аларның бәйрәмнәрен уздыра­быз, мәк­тәпләре дә бар. Ут күршеләр бе­лән без уртак фикергә килеп эшлибез.

Барыгызны да Сабан туе белән котлыйм. Быел мин монда килдем, киләсе елга бергәләшеп Нурлатта «Уяв» чуваш халык бәйрәмен үткәрербез. Безнең көчебез барлык милләтләр, диннәр дус булуда», — дип сөйләде Татарстан президенты.

Рөстәм Миңнеханов Сабан туеның матур җирдә ях­шы итеп оештырылганы өчен Чувашстан җитәкчелегенә һәм Сабан туен башлап җи­бәр­гән Түбән Кама районы үзеш­чәннәренә рәхмәтләрен белдерде. Ул Чувашстанны ут күрше дип атап, Татарстанда яшәү­че чувашларны мактап, алар­ны иң тырыш халык дип атады.

Рәсми чыгыштан соң ике җитәкче дә алдынгыларга Рәх­мәт хатлары, истәлекле бүләкләр, Мактаулы исемнәр тапшырды. Чувашстанның Урмай авылы егете, инде 30 елга якын татар сәхнәсендә хезмәт иткән Илдус Шәйдуллинга “Татарстанның атказанган артисты” исеме бирелде, ә Чувашстан татарларының милли-мәдәни мохтариятенә «Форд Транзит» микроавтобусы тапшырылды. Аның ачкычларын автономия рәисе Фәрит Гыйбатдинов рәхмәт әйтеп алды.

Соңрак рәсми кунаклар Сабан туе мәйданын карарга чыктылар. Анда милли уеннар бара иде инде. Килгән кунаклар татар утарын сокланып карадылар. Бер ягы ачык булган татар өендә милли кул эшләре белән шөгыльләнүчеләр утырган. Янәшәдә чын мунча да бар. Аннан пар бөркелә, шунда бер абзый чабынып утыра. Түбәнкамалылар хәтта эт оясы янына уенчык эт утыртып куярга да онытмаганнар.

Ә менә бәйрәмнең төп ярышы — татар көрәше Чувашстанда гадәттәгечә үтмәде. Беренчедән, көчле Татарстан егетләрен төп батыр призы өчен көрәштермәделәр. Төп батыр булып Мари Элдан килгән Муса Галләмов танылды. Ләкин аңа сарык тәкәсе генә бирелде. Ә машина исә Шыгырдан батыры Риназ Садаровка эләкте. Бу болай булды: төрле үлчәүләрдә батыр калган алты көрәшче капчыкка салынган алты ачкычның берсен алып, машина ишеген ачып карарга тиеш иде. Нәкъ “Поле чудес” уены инде менә. Шулай итеп, фортуна Риназны сайлады, чөнки нәкъ аның кулындагы ачкыч машина ишегенә ярап куйды.

Ә XVIII Федераль Сабан туеның абсолют батыры Муса Галләмовка бу бер дә ошамады, әлбәттә: «Җиңү рәхәт инде, ләкин төп бүләкне лотереяга уйнату гына гарьләндерә. Положениеда абсолют батырга тәкә һәм машина биреләчәк дигән. Тәкәсе бар, ә машинаны яңадан уйнаталар». Шулай итеп, абсолют батыр Муса Галләмовка тәкә генә бирелде. Әмма тәкә дә Риназка эләккән булып чыкты. «Татар-информ» хәбәрчесе тәкәне бүләк машинасы булган «Фольксваген»га салып маташучыларны күргән. Тәкәне машинага салган абзый: “Муса бирде аны Риназ­ка” дигән. Галләмов, әллә «төп приз»ны кирәксенмичә, әллә инде киная белән тәкәне дә Ринаска биргән, ахырысы. Шулай итеп, автомобиль дә, тәкә дә Шыгырданда калды.

Киләсе елда үткәреләсе федераль Сабан туе сыны Коми республикасы вәкилләренә тапшырылды. Анда да яңалыклар булыр микән?

Эльвира РӘФЫЙКОВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 763

3 комментариев

  1. Чуваши в Чебоксарах остались страшно недовольны, что Глава республики Игнатьев начал выступать на русском, тогда как Минниханов — на татарском.

Добавить комментарий для Нагимя Гимадиева Отменить ответ

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>