Сугыш хатирәләрем — картиналарымда

P1030303Сугыш чоры балаларының хәтерендә ниләр кала дип сорасалар, тәгаенләп кенә әйтеп булмас иде. Бала күңеле иң якты, иң нечкә мизгелләрне генә саклый икән.

Хәтерилим, сугыш вакытында безне кара тәлинкәгә ошаган радиодан ишетелгән фронт яңалыклары уята иде. Аннары Гөлсем Сөләйманова һәм Рәшит Ваһаповның моңлы җырлары агыла башлый. Алар безгә көч, дәрт, өмет бирәләр иде сыман…

Камышлы авылын урап агучы Сок елгасының язгы ташкыннары, боз озату йоласы да истә калган. Боз өстенә салам ягып җибәрүләр, боздан-бозга сикереп уйнаган мизгелләр әле дә күз алдымда.

1945 елның ямьле язы әле дә истә. Ирләре сугыштан исән-имин кайткан хатыннарның елмаюлары, балаларының үрле-кырлы сикерешүе, имгәнеп кайткан яшь бер ирнең гармун өстенә үк иелеп моңлы итеп җырлавы  онытылмый.

Тагын бер хатирә — урман аланында әнкәй белән икәүләшеп печән чабабыз. Миңа бу эш — зур шатлык. Чөнки үземне инде үскән малай итеп сизәм. Күләгәдә җиккән сыерыбыз күшәп тора. Арбасына печән төибез дә, җырлый-җырлый кайтабыз. Сугыш булса да, тормыш рәхәт бит ул.

Менә шул ук сыерыбыз колхоз ындырында. Арбасында сап-сары салам. Мин шул саламны өч япьле озын саплы сәнәк белән  өскерт өстендә торучы бер бабайга биреп торам. Бу авыр эш тә миңа бик ошый.

Камышлының Мәмерҗә дип аталган калкулыгында без, мәктәп укучылары, тракторның озын әрҗәсенә бүрәнә төибез. Мәктәбебезне җылыту өчен утын әзерләү дә укучылар эше иде бит. Салкын һәм кояшлы шундый көннәрнең берсендә, без, тиктормас малайлар, каты карны зур-зур кисәкләргә бүлгәләп, хәрби ныгытмалар төзедек һәм шунда яшеренеп, көрәк сапларыннан пулеметлар ясап, атыш-атыш уйнадык.

Ә инде урып-җыю вакытында без көнозын ындыр тирәсендә бөтереләбез. Апалар, әбиләр, яшүсмерләр молотилкада эш­лиләр. Берничә малай, кортларны төтен белән куып, җирдән казып алган шөпшә кәрәзеннән бал авыз итәргә маташа…

Әнкәй белән әрәмәдә балтырган, какы җыйган чакларыбыз да кичә генә булган кебек. Безнең белән килгән күрше Мәдинә апабыз искиткеч моңлы тавыш белән татар халык җырларын суза. Аһ, нинди матур итеп җырлый белә ул! Халкыбыз шуларны хәзинә итеп сак­ласын иде!..

Менә җиңү көне дә килеп җитте. Безнең әткәй сугыштан кайтты. Күкрәкләре орден-медальләр белән бизәлгән. Аның артыннан туганнар, авылдашлар да кайта тордылар. Икетуган абыем Заһит Каюмов өйгә кайтып керү белән гармунын сузып җибәрде. Ничәмә еллар шул турыда хыялланган ул!

Ләкин барысы да исән кайтмады шул. Мәсәлән, апамның ире Хәниф абый сугышта сукырайган. Һәлак булучылар арасында да безнең туганнар бар. Хатынымның әтисе Украинадагы Изюм шәһәре тирәсендә җирләнгән икән. Бу турыда бер — ике ел элек кенә билгеле булды.

Менә шушы хатирәләрем сугыш темасына берничә картина иҗат итүгә этәрде. «Хлеб — фронту» дип аталганын — туган авылым Камышлыга, Советлар Союзы Герое Рәүф Кутуев портретын — «Яктылык» татар мәктәбенә, ә үз теләге белән фронтка киткән, аннары «Туган тел» оешмабызны оештыручыларның берсе булган Эльсор Кәбировның порт­ретын аның балаларына бүләк иттем. Советлар Союзы Геройлары, очучы хатын-кызларыбыз Ольга (Ләйлә) Санфирова һәм Мәргүбә Сыртланова портретларын, Дмитрий Азаров Самара шәһәре мэры булып эшләгән чорда, үзе укыган Ольга САНФИРОВА исемендәге мәктәпкә алып биргән иде. Ә менә фашистлар концлагереннән качучыларга багышлап ясалган «Остается прикрывать» картинасы әле дә күргәзмәмдә эленеп тора.

Аны һәм башка картина­ларымны Краснодонская ура­­мы, 13 адресы буенча ур­наш­кан китапханәдәге күргәз­мәдә 11 сәгатьтән — 19 га кадәр барып караргә була. Анда шимбә һәм һәр айның беренче пәнҗешәмбесе — ял көне. Шулай ук «Заря» клубында да берничә картинам эленгән (9 Май проезды, 16). Анда ял юк, 11 — 18 сәгатьләр арасында керү ирекле. Рәхим итегез!

 

 

«Бердәмлек».

Просмотров: 1068

Комментирование запрещено