Тәрҗемәсе юк бу сүзнең, һәркем өчен ул – Сабан туе!

Мидхәт Әминов биетә.

Мидхәт Әминов биетә.

Быел Самара татарлары утызынчы тапкыр өлкә Сабан туен уздырдылар. Юбилейлы бәйрәмне һәр­вакыт үзенчәлекле, истә калырлык итеп үткәрәсе килә. Җитмәсә, быел милли бәйрәмебез футбол буенча дөнья чемпионатының мәдәни чаралар программасына да кертелеп, милләтара чара буларак үткәрелде. Димәк, ул җирле халыкны да, төрле илләрдән килгән кунакларны да гаҗәпләндерерлек булырга тиеш иде. Моның өчен төп оештыручылар — өлкә милли-мәдәни татар автономиясе, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте, Самара шәһәренең милли-мәдәни автономиясе һәм бәйрәмне оештыру комитеты күп көч куйды һәм аларның тырышлыгы бушка узмады. 30нчы өлкә Сабан туе гөрләп үтте.

Бәйрәм концерты, күңел ачулар 10 сәгатьтә башлануга карамастан, халык Гагарин паркына бик иртә җыела башлады. Сәүдә рәтләрендә әле өстәлләргә товарлар да тезелеп бетмәгән, ә инде сату-алу көнчыгыш базарларындагы кебек кызу бара. Әнә бер егет: “Иң татлы баурсак миндә, авызда эреп тора. Читләп үтмәгез, кабып карагыз”, — дип тәм-томнарын мактап тора. Халык та төшеп калганнардан түгел: “Бе­ренче сатып алучыга таш­лама ясыйсыздыр бит?!” — дип сатулашалар.

Самара өлкәсенең, Татар­станның төрле районнарыннан килгән сату чатырларында җаның теләгәнне сатып алып була. Милли ризыклар, хатын-кызларның бизәнү әйберләре, хушбуйлар, дини атрибутика, китаплар — товарларның төрлелегеннән күзләр камаша. Ә менә авыз сулары китереп торган кып-кызыл җиләк Зубчаниновка бистәсеннән килгән Шәмгыя Дәүләтбаевада гына иде. Бу көнне сәүдә эше кемдә шәп барды дисәң, аныкы булгандыр, мөгаен. Биленә алъяпкыч, башына ак яулык бәйләгән ападан бәйрәмгә бала-чагалары белән килгән ата-аналар җиләкне стаканлап та, килолап та сатып алдылар. “Үземнең бакчамда, бернинди химиясез үстердем. Ашагыз, балакайлар”, — дип, савытларын тутырып кына торды апа. Кузаклы яшел борчагына да ихтыяҗ зурдан булды. Тик менә сәүдә урыны өчен ул акча түләргә кирәклеген белмәгән икән, рәхмәт инде, оештыручылар апаның хәленә кереп, куып чыгармаганнар.

Бөтен паркка таралган шаш­лык, пылау исләре дә сатучыларның иртүк килгәнен дәлилләп торды. Биредә дә искитәрлек әйберләр бар иде. Әнә, талкыш кәләвә, бавырсак ясап сатучы Самара эшкуары Мәүлед Низамов машина әрҗәсенә мич ясап куеп, халыкны шунда пешкән кыстыбыйлар белән сыйлый.

- Дус-ишләр: “Кыстыбый сатып кына бу мич бәясен аклый алырсызмы икән?” — дип шаярталар. Эш акчада түгел бит. Милли җанлы иремнең Сабан туе кунакларына гореф-гадәтләребезне күрсәтәсе килде. Элек татар авылларында камыр ашларын мичтә пешергәннәр бит, ә хәзер халык мичтә пешерелгән ризыкның тәмен оныта башлады. Мич ризыгы безнең балачак хатирәсе ул, — дип сөйли Мәүлед әфәнденең тормыш иптәше Римма Низамова.

Сату рәтләрен карап йөргән арада Сабан туен алып баручы Линар Абсаттаров белән Ләйсән Ибәтова халыкны төп сәхнә янына чакырдылар. Чит ил кунакларын көткәнгә күрә, бәйрәм рус, татар һәм инглиз телләрендә алып барылды. Ә менә башкарылган җырлар, “Сабан туе” сүзе татар телендә генә яңгыраса да, барысына да аңлашылды кебек.

Бәйрәмне Шенталы районы үзешчәннәре бик матур “Сабан туе” күренеше белән башлап җибәрделәр. Аннан сәхнәдә Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укучылары, “Мирас” балалар фестивалендә приз­лы урыннар яулаган Альмира Сәетова, Фәрзәнә Мәхмүтова, Равил һәм Рәфисә Миннебаевлар җитәкчелегендәге Кошки районы үзешчәннәре коллективы, Тольятти милли-мәдәни автономиясе җырчы-биючеләре, Татарстанның Кама Тамагы районы үзешчәннәре иң матур җыр-биюләрен бүләк иттеләр. Бәйрәмне үзенең чыгышы белән Татарстан артисты, җырчы, композитор Ринат Рәхмәтуллин да бизәде.

Гомумән, бу көнне паркның барлык почмакларында да татар җырлары, милли моңнар агылды. Стадион янәшәсендәге мәйданчыкта Самараның “Идел” ансамбле чыгыш ясап, ха­лык­ның күңелен күрде. Аның җи­тәкчесе Мидхәт Әминов үзе­нең гармунында дәртле бию көйләре уйнап күңелләрне җилкендерде. Ул бу мәйданчык аша үткән бер генә кешене дә биетмичә җибәрмәгәндер, мөгаен. Хәер, халык та бик ялындырмады, күңелле көй­ләргә ияреп аяклар үзеннән-үзе биергә тора иде!

Мәскәү (Московское) шоссесы ягында урнашкан җәйге сәхнә дә иртән-иртүк гөрләп торды. Анда “Мирас” балалар фестивалендә катнашкан Виктория Шакирова, Әлфия Сәгъдиева, Румил Насыйров (Кошки районыннан) һәм башка балалар чыгыш ясадылар. Ә башкортларның “Ләйсән”, морд­валарның “Вияна”, осетин­нарның “Амонд”, немецларның “Эдель­вейс”, русларның “Самаряночка” халык җыр һәм бию ан­самбльләре һәм башка милли үзешчән коллективлар чыгышы өлкәбездә үзара тату яшәүче халыкларның мәдә­нияте байлыгын күрсәтә алды.

- Сабан туена төрле милләт вәкилләрен чакыру бик шәп. Без бер регионда яшибез, бер-беребезнең мәдәниятен белергә, хөрмәт итәргә тиешбез. Коллективыбызда берничә татар кызы бар һәм бервакыт өлкә бәйгесендә катнашу өчен алар безне “Ай, былбылым” җырын җырларга өйрәттеләр. Бик матур чыгыш ясаган идек. Менә бүгенге бәйрәмдә дә бик теләп катнашабыз, — дип сөйләде “Самаряночка” ансамбле җитәкчесе Людмила Рогова.

Милләттәшләребез арасында бу сүзләр белән ки­леш­мәүчеләр дә булды. “Һәр милләт үз бәйрәмен үзенчә бәйрәм итәргә тиеш, шунда гына гореф-гадәтләр саклана, милли йолалар буыннан-буынга тапшырыла. Ә башка милләт халыклары катнашса, алар өчен татар бәйрәме рус телендә алып барыла, кунакларга ярарга, аларны гаҗәпләндерергә тырышып, әллә нәрсәләр кылана башлыйбыз”, — дип үз фикерен белдерде Роза исемле ханым. Тик нигәдер фамилиясен дә әйтмәде, фотосурәткә төшәргә дә теләмәде. Бәлки аның сүзләре дөрестер дә, әмма күпмилләтле өлкәдә яшәгәч, башка халыкларның гореф-гадәтләрен дә белергә, үзебезнеке белән дә таныштырырга тиештер без. Әнә, ерак Колумбиядән, Мексикадан килгән футбол җанатарлары да Сабан туена чакырган өчен кат-кат рәхмәт әйттеләр. “Бүгенге бәйрәмгә килеп, Россиядә яшәүче халыкларның культурасы белән якыннан таныша алуыбызга чиксез шатбыз. Дөньяда иң татлы ризык — чәкчәк икән, шуны аңладык”, — диделәр алар. Кунаклар өлкә Халыклар дуслыгы йортының “Самара өлкәсенең этномәдәни үзенчәлеге” дигән күргәзмәсе белән дә таныштылар.

Сабан туена килгән һәр­кем өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте аксакалы, рәс­сам Азат ага Надировның рәсем­нәр күргәзмәсен карап ләз­зәтләнде, аның картиналарында сурәтләнгән иң гүзәл табигать почмакларына сокланды.

Бәйрәмдә көнозын “Осталар шәһәрчеге” дә эшләп торды. Самара өлкәсенең халык кәсепләре һәм кул эшләре буенча декоратив-кулланма сән­гать остасы, “Алтын инә” тегү остаханәсе хуҗабикәсе, өлкә хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы әгъзасы Гөлнара Насыйрова калфак һәм изү чигү буенча мастер-класс оештырса, халык кәсебе осталары Миләүшә Завъялова тиредән хатын-кыз бизәнү әйберләре ясау ысулларын күрсәтте. “Россия йөрәгендә туганнар” фестивале буенча күпләргә таныш булган Андрей Митрофанов тал чыбыгыннан кәрзин үрү, ә Надежде Окорочкова кызыл балчыктан чүлмәк ясау буенча мастер-класслар оештырганнар иде.

Остаханәләр каршындагы стадионда татар көрәше барды. Анда җирле батырлар да, Татарстаннан, Ульян өлкәсеннән килүчеләр дә бар иде. Алтмыш, җитмеш, туксан һәм йөз килограммлы үлчәү авырлыкларында самаралылар Камил Әхмәтвәлиев, Әбдекәрим Шералиев, Җәмил Шәмшетдинов һәм Дамир Сафин беренче урынны яуладылар. Ә 80 һәм 100 килограммлы үлчәү авырлыгында татарстанлылар Ранис Галимуллинга һәм Раил Нургалиевка тиңнәр булмады. Соңгысы Сабан туеның абсолют батыры исеменә дә лаек булып, сарык тәкәсенә ия булды. Җиңүчеләр көрәш бәйгесенең иганәчесе Минәхмәт Хәлиуллов тарафыннан скутерлар һәм мотоцикл­лар белән дә бүләкләнделәр.

  Дмитрий Азаровны җыр-бию белән каршы алдылар.


Дмитрий Азаровны җыр-бию белән каршы алдылар.

Дмитрий Азаров (сулдан уңга), Ильяс Шәкүров һәм Әнвәр Горлановны Гөлнара Насыйрова мастер-класста чигелгән кул эшләре белән таныштыра.

Дмитрий Азаров (сулдан уңга), Ильяс Шәкүров һәм Әнвәр Горлановны Гөлнара Насыйрова мастер-класста чигелгән кул эшләре белән таныштыра.

Вазыйх Мөхәммәтшин.

Вазыйх Мөхәммәтшин.

Шәүкәт һәм Гүзәлия Хәйбулловлар Сабан туе әләмен күтәрәләр.

Шәүкәт һәм Гүзәлия Хәйбулловлар Сабан туе әләмен күтәрәләр.

Самара Сабан туенда Колумбия кунаклары.

Самара Сабан туенда Колумбия кунаклары.

Мидхәт Әминов биетә.

Мидхәт Әминов биетә.

Нәкъ шул вакытта бәйрәмгә өлкә губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Дмитрий Азаров, Самара шәһәре башлыгы Елена Лапушкина, Дәүләт Думасы депутаты Игорь Станкевич һәм Сабан туеның башка мөхтәрәм кунаклары да килеп җитте. Аларны милли киемнәргә киенгән егетләр-кызлар ипи-тоз, чәкчәк белән, ә Камышлы һәм Шенталы районнары үзешчәннәре җыр-бию һәм сый тулы өстәлләр белән каршы алдылар. Барлык мәйданчыкларны әйләнеп чыкканнан соң, кунаклар су өстендә урнашкан “Ракушка” сәхнәсе янына килделәр. Сабан туеның төп оештыручысы — өлкә милли-мәдәни татар автономиясе рәисе Әнвәр Горланов самаралыларны, килгән кунакларны бәйрәм белән котлаганнан соң, Сабан туе әләме күтәрелде. Бу эш Самарада беренче Сабан туйны үткәрүдә актив катнашучыларның берсе, аксакал, көрәш остасы Шәүкәт ага Хәйбуллов һәм “Яктылык” мәктәбен быел алтын медальгә тәмамлаган Гүзәл Хәйбулловага ышандырылды.

Дмитрий Азаров халыкны саф татар телендә сәламләп, изге теләкләрен җиткерде.

- Сабан туе менә күп еллар инде Самарада шәһәр һәм өлкә бәйрәме буларак уздырылып, төрле милләт һәм дин вәкилләренең дус мөнәсәбәтләре символы булып тора. Өлкәбездә яшәү­че халыкларның гореф-гадәт­ләрен хөрмәт итү, бергәләп бәйрәмнәрне үткәрү, авыр чак­ларда берләшү шәһәребезнең, регионыбызның чәчәк атуына ярдәм итә, — диде губернатор.  

Өлкәбездә халыклар дуслыгын ныгытуга, татар культурасын саклап калуга һәм үстерүгә күп көч куйган милләттәшләребез өлкә губернаторының, шәһәр башлыгының һәм Татарстан Республикасының Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Быелгы Сабан туе каһарман якташыбыз, күренекле татар шагыйре һәм рәссам Гакыйль Сәгыйровның 80 яшьлек юбилеена багышланып, төп сәхнә каршында аның тормыш юлына, иҗатына багышланган күргәзмә дә оештырылган иде. Ә Гакыйль Шәрифулла улының туганнары — энесе Наил, аның хатыны Халидә, аларның улы Ринат Сәгыйровлар бәйрәмнең мөхтә­рәм кунаклары санында булдылар.

- Күптән түгел Кошки районының Иске Җүрәй авылында Гакыйль Сәгыйров озак еллар яшәгән йортны төзекләндереп, анда аның музеен булдыру турында тиешле карар кабул ителде. Тиздән аны төзи дә башларбыз дип өметләнәбез. Бу эштә мин үзем дә катнашып, матди ярдәм күрсәтәм, башка иганәчеләр дә табылыр дип ышанам. Максатыбыз — быелгы көзгә музейны булдыру. Иске Җүрәйдә музей булса, халык та анда йөрер, авыл да яшәр, иншаАллаһ, — диде Гакыйль Сәгыйровның иҗатын пропагандалау һәм исемен мәңгеләштерү максатыннан оештырылган хәйрия фонды җитәкчесе, Россиянең атказанган төзүчесе, төбәгебезнең танылган эшкуары һәм җәмәгать эшлеклесе Вазыйх Мөхәммәтшин. Ул тәбрикләү сүзендә милләт­тәш­лә­ребезне өлкәбездә тиздән булачак губернатор сайлауларында актив катнашырга чакырды. «Губернатор булырга, минемчә, Дмитрий Игоревич Азаровтан да яхшырак кандидат юк. Мин аны 20 елдан артык беләм инде. Ул өлкәбездә яшәүче халыкларның, шул исәптән татарларның һәм мөсел­маннарның милли һәм дини ихтыяҗларын тормышка ашыруда ярдәм итәргә әзер», — дип белдерде.

Сабан туенда Гакыйль Сә­гыйровның шигырьләрен сәнгатьле итеп уку буенча бәйге дә оештырылган иде. Анда Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укучылары “Телсез бала” шигырен сөйләгән Гүзәлия Шәкүрова һәм “Кызык сүзләр” шигыре белән чыгыш ясаган Илшат Исхаков җиңү яуладылар.

Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте һәм өлкә татар милли-мәдәни автономиясе директоры Фәрхәт Мәхмүтов һәм аның хатыны Альбина балалар өчен чүлмәк вату, аркан, таяк тартышу, аякка капчык киеп йөгерү кебек милли уеннар да оештырганнар иде. Әлбәттә, Сабан туе спорт уеннарыннан башка да узмады. Бәйгеләрдә катнашучылар да, җиңүчеләр дә бүләкләнделәр.

Сүз уңаеннан иганәчеләрнең елдан-ел кими баруын да әйтмичә булмас. Бүген алар бармак белән генә санарлык. Шуңа күрә аларның исемнәрен атап үтәргә кирәк дип таптык. Быелгы бәйрәм милләтпәрвәр милләттәшләребез Әнвәр Горланов, Ильяс Шәкүров, Сания Каюмова, Рифкать Хуҗин, Вазыйх Мөхәммәтшин, Таһир Әюпов, Әмир Әюпов, Хәмит Әюпов, Гөлсем Хөсәенова, Руслан Шумайлов, оешмалардан — “Волгопродмонтаж”, Самараның 5 санлы ипи заводы, “Лагуна”, “РКЦ-Тольятти”, “Агропорт-Хәләл”, “Империал”, “Домашкино” сөт заводы ярдәме белән уздырылды.

Юбилейлы Сабан туе шулай, җыр-бию, уен-көлке белән кичкә кадәр дәвам итте. Самаралылар да, килгән кунак­лар да бик канәгать калып, “Бәйрәмнең якты хатирәләре ел буе күңелдә сакланыр”, — диештеләр.

Алия АРСЛАНОВА.

Әнәс МИНГАЛИЕВ, Римма НУРЕТДИНОВА һәм Юлия РУБЦОВА фотосурәтләре.

«Бердәмлек».


КОНТЕКСТ:

В Самаре состоялся юбилейный Сабантуй (ФОТОРЕПОРТАЖ №3)

* * *

В Самаре масштабно отметили Сабантуй (ФОТОРЕПОРТАЖ №2)

* * *

В Самаре отметили юбилейный Сабантуй, включенный в перечень мероприятий ФИФА (ВИДЕОРЕПОРТАЖИ самарских телеканалов)

* * *

Награды достойным

* * *

Имена победителей традиционных состязаний Сабантуя-2018 в Самаре

* * *

Самара отпраздновала юбилейный Сабантуй (ФОТОРЕПОРТАЖ №1)

Просмотров: 1174

Комментирование запрещено