Мәскәү татарлары ни бүлә?

15CF8310-0F8E-484D-A3E5-6BE66047A169_cx0_cy11_cw0_w1023_r1_sМәскәүнең Асадуллаев йортында өч татарны провокаторлыкта гаепләгән игълан эленгән. Анда фотолары белән исемнәре күрсәтелгән кешеләр бу хәлне мәхкәмәгә шикаять итәргә җыена. Мәскәү татар мәдәни мохтарияте рәисе бу кешеләр Асадуллаев йортының эшен көрчеккә терәмәкче дип белдерә.

Мәскәүнең Асадуллаев йорты дип йөртелгән татар мәдәни үзәгендә бик сәер игълан эленгән.

«Гаяр Искәндәров, Виталий Мусин һәм Шамил Шиабетдин провокацияләрдә катнашучылар буларак билгеле, алар белән аралашканда сак булуыгызны һәм провокацияләргә бирелмәвегезне сорыйбыз» дигән язу күпләрнең игътибарын җәлеп иткән. Татар мәдәни үзәгендә татарларны провокаторлар дип язу тарихта беренче тапкырдыр.

089FBED1-2CBD-4BED-97BF-E2C75FB8FF6A_w650_r0_s

Юрист Виталий Мусин үзен пычратучы бу язуны кем урнаштырганын белми, әмма моның өчен Мәскәү татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Фәрит Фарисов җавап бирергә тиеш дип саный. Мусин һәм Шиабетдинов элегрәк интернет битләрендә Фарисов эшчәнлеген тәнкыйтьләп язмалар бастырган иде. Мусин үзен провокаторлыкта гаепләү шуның белән бәйледер дип саный.

Ә барлык шәһәр татарлары өчен бернәрсә юк

«Нәрсәгә үпкәләргә? Ул үз-үзен «рәис» (татар милли-мәдәни мохтарияте – ред.) дип билгеләп куйды. Без аны бераз аңга китерү өчен көрәш башлагач, ягъни кануни конференция уздырып җитәкчене билгеләү эше кирәклеген белдерә башлагач ошатмады, без менә провокатор булып чыктык. Бу өч активист аны фаш итәргә тырышучылар. Без бернинди дә провокаторлар түгел. Без тик барысы да кануни булуны телибез. Бөтен татар оешмалары вәкилләрен җыеп гомум конференция уздыру һәм Асадуллаев йортын Мәскәүдә яшәгән барлык татарлар файдасына куллану өчен сөйләшү үткәрергә телибез. Алайса, бу бина канунсыз арендага бирелә. Анда ниндидер концертлар уза. Ә барлык шәһәр татарлары өчен бернәрсә юк. Бик үртәләбез инде. Нишлисең бит», ди Мусин.

Алар узган атнада Асадуллаев йортына барып, әлеге язуларны алуларын таләп итеп гариза тапшырмакчы булган, әмма аны кабул итмәгәннәр.

«Хәзер абруйны пычрату өчен гариза әзерләп аны мәхкәмәгә бирәчәкбез. Ни өчен безне провокатор дип атарга, без кемгә карата провокация кылдык? Анда торучы сакчылар кем элгәнне белмибез диде. Менә мәхкәмә тикшерсен дә инде кем элгәнен. Бина эчендәге барлык хәлләр өчен җитәкче җавап бирә. Ә ул – Фарисов. Бу язулар безне рәнҗетә», диде Мусин.

Гаяр Искәндәров исә диварда үз фотосын күргәч, полиция чакырган.

«Полиция карады, язып алды. Аны татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчеләре куйган. Алар миңа Казаннан килгән Милли шура рәисе Васыйл Шәйхразиев белән очрашуга ирек бирмәделәр, кулдан тотып тордылар. Мин аларның күзләрендә провокатор инде. Виталий Мусин Мәскәү өлкәсе татар милли-мәдәни мохтариятенең канунсыз эшләве турында күп язды. Шиабетдинов Фарисовтан зарланып Дөнья татар конгрессына хат язган булган.

Мин Мәскәүдәге татар халкын мохтарияткә кертик дип тәкъдим итәм. Шигарләр күтәреп басып тордым. Шуның өчен узган елны Сабантуйда мине полициягә алып киттеләр», ди ул.

Искәндәров үзләренең татар телен яклап түгәрәк өстәл сөйләшүе уздыруын, ә мохтариятнең бу өлкәдә нәрсәдер оештыру гына түгел, хәтта бу сөйләшүдә дә катнашмавын әйтә. Шул ук вакытта интернетта Фарисовның Православ татар җәмгыяте җитәкчесе Динара Бухарова оештырган «Идел буе православ халыкларының туган телләрне өйрәнү актуаль проблемнары» исемле чарасындагы чыгышы таралды.

Фарисов Азатлыкка әйтүенчә, Асадуллаев йортындагы бу игълан бер кешенең генә ихтыяры түгел, ә шураның карары.

«Алар, дөресен генә әйткәндә, деструктив эшчәнлек алып бара. Без алар начар кеше дип әйтмибез. Аралашканда игътибарлы булыгыз дип кисәтәбез. Мисал өчен, Татарстаннан Васыйл Шәйхразиев Мәскәүгә безнең белән очрашуга килгәч анда чакырылганнар гына катнаша ала иде, ә алар анда үтеп керергә тырышты. Аннары полициягә ниндидер белдерүләр яза башладылар. Бу белдерүләр тикшерелгәч ялган булуы ачыкланды. Алар Асадуллаев йортының эшен көрчеккә терәмәкче», диде ул.

Фарисов барлык сорауларга язмача рәсми җавап бирергә, шураның карарын да җибәрергә вәгъдә итте. Азатлык сорауларны узган атнада җибәрсә дә, әлегә кадәр җавап булмады. Дүшәмбе Азатлык кабул итү булмәсенә шалтырап бу хат язмышын сорады.

«Сезнең сораулар җитәкчегә җиткерелде. Башкасын әлегә белмим», дигән җавап кайтарылды.

Татар мохтариятеннән җавап килсә, Азатлык аны укучыларына җиткерер.

azatliq.org

Просмотров: 596

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>