Фестиваль-путешествие «Гастрономическая карта России» — WELCOME FOODBALL CUP» добрался и до Самары! / Ашамлыклар фестивале

img_1436

Желающие смогли попробовать татарские угощения от Риммы и Мавлюта Низамовых.

Презентация проекта «Гастрономическая карта России» прошла в ноябре прошлого года на Международном туристическом форуме в Сочи SIFT при поддержке Федерального агентства по туризму и Министерства сельского хозяйства.

Знакомить гостей с культурой России через ее кулинарные традиции в городах-организаторах начали 14 июня. Фестиваль, несомненно, помог сделать узнаваемыми блюда национальных кухонь, а также преодолеть ложные стереотипы о России как стране, «чьи гастрономические изыски ограничиваются блинами, икрой и борщом».

В городах, куда прибывала колонна из 11-ти фудтраков, организовывали шоу уличных торговцев-коробейников, конкурс пикников, мастер-классы региональной кухни и дегустации лучших региональных продуктов. Наконец, 10 июля, фестиваль-путешествие «Гастрономическая карта России» — WELCOME FOODBALL CUP» добрался и до Самары.

11 мобильных стритфуд-ресторанов в течение всего дня угощали желающих блюдами, отражающими особенности кухни городов-организаторов Чемпионата мира по футболу FIFA 2018TM. Поприветствовать участников и гостей фестиваля, расположившихся на волжской набережной, по ул. Некрасовской, приехала Глава Самары Елена Лапушкина.

«Под финал замечательного Чемпионата мира фестиваль наконец-то добрался до Самары. Я очень рада, что у организаторов возникла идеи познакомить города России друг с другом путем гастрономии. Отведав уникальную продукцию местной кухни, которая так ярко здесь представлена, и местные жители, и гости города смогут открыть для себя Самару с новой стороны», — сказала Елена Лапушкина (samadm.ru).

Для участия в фестивале, как рассказала руководитель проекта «Гастрономическая карта России» Екатерина Шаповалова, самарские рестораторы и производители продуктов питания специально разрабатывали рецепты, максимально отражающие особенности нашего региона. Гостям фестиваля в областной столице предлагали блюда из волжской рыбы и раков, пиво, хлеб, варенье из сызранских томатов и удивительный джем из пива!

На гастрофесте можно было познакомиться и с кухней других регионов России. Гостям предлагали ростовские курники «футбольные мячи», удмуртские перепечи, мордовские пшенные блины «пачат», осетинские пироги, бурятские буузы, балтийскую кильку на бородинском хлебе, черноморскую кухню (жареную барабулю, хамсу), татарские эчпочмаки, новороссийские устрицы и другие вкусности.

uqx68vrs9r0img_1436 kUsrxK5cfBU lmyDG10uw6Q OnEOpGDYiBg RaUzd-Lw-JkК слову, по окончании фестиваля, в Санкт-Петербурге планируют открыть специальную выставку. Она откроется 14 июля, и все желающие смогут еще раз увидеть многообразие кулинарных традиций и яркие моменты самой вкусной части FIFA 2018TM , но теперь уже в фото-формате.

samddn.ru

* * *

“Россиянең гастроном кар­тасы” дип аталган проект үткән елда Сочида узган Ха­лыкара туристлар форумында тәкъдим ителгән иде. Ул Россиягә килгән футбол җанатарларын һәм башка туристларны Россиянең кулинар гореф-гадәтләре белән таныштыру өчен кирәк булды.

Фестиваль, һичшиксез, Рос­­сиянең төрле милләт ха­лык­ларының аш-суларын танып белергә дә ярдәм итә һәм “Россия халкы коймак, уылдык һәм борщ кына ашап тора”, — дигән уйдырмаларны юкка чыгара.

Фестиваль кысаларында Футбол чемпионатын кабул иткән шәһәрләр арасында 11 фудтрак (ашамлыклар сату өчен җайланган машиналар) йөри башлый. Алар килгән шәһәрләрдә урам сату­чылары (аршин мал алам), ачык һавада пешерелгән ризыклар конкурслары, аш-су буенча остаханәләр оештырыла. Фестивальгә килгән кешеләргә бу тәмле ризыкларны кабып карарга да бирәләр.

Менә, ниһаять, 10 июльдә фестиваль Самарага да килеп җитте. Бу көнне Идел буенда ял итүчеләр, бәхет кошын тоткандай, 11 машина арасында җирле аш-су осталары пешергән ризыклар белән сыйланып йөрделәр.

“Россиянең гастроном картасы — WELCOME FOODBALL CUP» фестиваленә җыелган халыкны сәламләү өчен шәһәр башлыгы Елена Лапушкина да килгән иде. “Ниһаять, чемпионат тәмамланган көннәрдә булса да, фестиваль безнең шәһәргә дә килеп җитте. Җирле ашамлыкларны татып караган кунаклар Самарабызның яңа кырларын ачачаклар”, — диде ул.

Фестивальдә катнашу өчен Самарның рестораторлары һәм башка җитештерүчеләр безнең регионга гына хас булган рецептларны сайлап әзерләгәннәр. Биредә кыздырган балык һәм пешкән кысла, сыра, җимеш һәм Сызран помидорларыннан ясалган кайнатмалар, сыра повидлосы, удмурт халкының — “перепеч”, мордваларның тары ярмасыннан кыздырган коймаклары, осетиннарның ит яисә сыр бәлешләре, бурятларның буузлары кебек күпсанлы һәм сыйфатлы ризыкларны ашап карарга була.

Әлбәттә, татар халык ашлары осталары Римма һәм Мәүлет Низамовлар да бу чарадан читтә калмадылар. Хәер, аларның кош телләрен, баурсакларын һәм талкыш-кәләвәләрен бу фестивальдә генә түгел, фанатлар өчен оештырылган башка чараларда да күрергә мөмкин иде.

Ә фестиваль тәмамлангач, 14 июльдә, Санкт – Петербургта шундый ук махсус күргәзмә оештырылачак. Бөтен кеше дә FIFA 2018TM чемпионатының иң тәмле өлешен күреп сокланачак. Тик фотосурәт форматында гына.

Эльвира РӘФЫЙКОВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 714

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>