Казанда җанатарлар фестивалендә Әлфия Авзалованың җырларын башкардылар

KSF_3246Футбол чемпионаты кысаларында Казанда җанатарлар фестивалендә күренекле җырчылар һәм төркемнәрнең иҗади чыгышлары дәвам итә. Кичә кичке сәгать җидедә чемпионат чаралары программасы буенча татар халкының легендар җырчысы Әлфия Авзалованың иҗатына багышланган концерт узды.

Татар эстрадасы җырчылары тамашачыга Әлфия Авзалова репертуарыннан «Күбәләк», «Ашхабад», «Эх, тала, тала» җырларын яңа форматта бүләк итте.

Чыгыш ясаучы җырчылар арасында Илнар Миранов, Зәринә Вилданова, Венера Ганиева һәм Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова булды.

Барлык җырларга аранжировканы Казан музыканты һәм продюсеры Валерий Коротков ясаган.

Музыка уен коралларыннан гитарада — Дмитрий Крапивин, саксофонда — Абдрәшит Алмадинов, гармунда — Булат Хисмәтов уйнады, барабан партиясен Роман Алексеев башкарды.

“Татар-информ”.

 

 

 

Просмотров: 1079

Комментирование запрещено