Күгәрченем — Галием

OLYMPUS DIGITAL CAMERAАвылымның башлануы
Күгәрченнәрдән килгән.
Тырышлык белән сабырлык
Бер Аллаһыдан иңгән.

Сездән күчкән безгә тормыш,
Кешелек һәм туганлык.
Шул сыйфатларга кушыла
Егетлек һәм булганлык.


Кайнар сәлам, Күгәрченем -
Гали,  кан кардәшеңнән.
Ялкынлы хисләр ал бездән
Сайлап җыр арасыннан.

Җырга-моңга гашыйк булып
Яшибез туган җирдә.
Сездән күчкән гореф-гадәт
Саклана һаман бездә.

Яздан басуга чыгабыз,
Печән чабабыз тирләп.
Яшелчәләр үстерәбез,
Сабыйлар үсә гөрләп.

Шулай туганлык җепләре
Гел ныгып торса иде.
Яшь парлар авылларның
Дәвамы булса иде.

Похвистнево районындагы Гали авылында туып-үскән, бүгенге көндә Казан шәһәрендә яшәүче Нәсимә КӘЛИМУЛЛИНА.

 

Просмотров: 1341

Комментирование запрещено