Аида Гарифуллина Russia Today телеканалында «Әллүки»не башкарган (ВИДЕО)

0107Танылган опера җырчысы Аида Гарифуллина Russia Today телеканалында «Әллүки»не башкарган. 

Билгеле булганча, аида Гарифуллина Футбол буенча Дөнья Чемпионаты ачылышында дөньякүләм танылган Робби Уильямс белән чыгыш ясады. Җырчы кызны шул көннәрдә Russia Today Documentary документаль телеканалына чакырганнар. Интервью барышында ул «Әллүки» бишек җырын башкарган. (Видеода җыр 13:50 минутта яңгырый.)

«Бу бишек җырын миңа, әле бик кечкенә вакытта, әнием җырлый иде. Хәтерлим, миңа 4 яшь иде һәм мин ул җырдан башка йокыга китә алмый идем. Ул җырның сүзләре дә юк, бары «Әллүки». Минемчә, аның көен дә әни үзе уйлап чыгарган», — дип сөйләгән ул. 

 

Просмотров: 1209

Комментирование запрещено