3-5 август көннәрендә Тобольск шәһәрендә XI Халыкара «Искер-җыен» себер татарлары тарихи-мәдни мирас фестивалендә «Искернең тарихи язмышы» фәнни-гамәли конференциясе булачак. Бу хакта Омск татарлары милли-мәдәни автономиясе хәбәр итә.
Фестивальнең программасы түбәндәгедән гыйбарәт:
- 3 август көнне «Искернең тарихи язмыш» фәнни-гамәли конференциясе уздырылачак.
- 4 августта фестивальнең тантаналы ачылышы һәм конкурсантларның чыгышлары тәкъдим ителәчәк.
- 5 августта «Искер җыен» җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үтәр дип планлаштырыла.
Фестивальнең максаты — себер татарлары милли гореф-гадәтләрен яңарту һәм саклау; татарларның милли, мәдәни гореф-гадәтләрен милли әдәбият, музыка, бию сәнгате аша популярлаштыру; яңа сәләтле шәхесләрне барлау; милләтләр арасында элемтәләрне ныгыту.
Просмотров: 977