Мәрхәмәтле шәфкать туташы

9f510002-1194-45ac-9a43-c1c53b86f54aМәрвәр Шиһабетдин кызы Латыйпова Похвистнево районы Гали авылында һәркемгә билгеле шәхес. Ул шушы авылда ишле гаиләдә туып үскән. Похвистнево медицина училищесын тәмамлаганнан соң аны, юллама буенча, чуваш Байтуганына эшкә җибәрәләр. Кыз анда ике ел тәҗрибә туплаганнан соң, Рысайкино авылының 25 кешелек хастаханәсендә эшли башлый. Аңа санитарка да, акушер да, фельдшер да, җаваплы шәфкать туташы да булып эшләргә туры килә.

- Караучысыз калган әби-бабайлар безнең хастаханәдә озаклап дәвалана иделәр. Вафат булганнарын еш кына үз көчебез белән күмәргә туры килде. Авырлыкларга карамастан, хезмәттәшләрем бик яхшы, коллективыбыз тату иде. Шуңадыр да күңелебезне биреп, ару-талу белмичә эшләдек”, — дип искә ала Мәрвәр апа.

Үзгәртеп кору еллары башлангач, хастаханәдә ятып дә­валану урыннары киметелә. Башта — 20, аннары 11 генә урын калдырылгач, тора-бара хастаханә медико-социаль бүлеккә әверелә, ә Мәрвәр Латыйпова аның җитәкчесе итеп билгеләнә. Бүлек бинасы яңа булмаса да, анда һәрвакыт чисталык, пөхтәлек хөкем сөрә иде. Биредә дәваланган кешеләр ул елларны әле дә искә алалар. Бүлекнең ябылуын Гали һәм Рысайкино авыллары халкы бик авыр кичерде. Шул вакыттан бирле Мәрвәр апа лаеклы ялда. Әмма авыл халкы, гадәт буенча, әле дә аңа килеп ярдәм сорый. Ә ул беркайчан да авыру кешене борып җибәрми. Тәүлекнең кайсы вакыты булса да, киңәшен дә бирә, чакырсалар, өйләренә барып та ярдәм күрсәтә.

Мәрвәр апаның медицина белеме тирән булуына үзем дә күп мәртәбәләр инандым. Ул бит үз эшен һәрвакыт чын күңелдән һәм яратып башкара. Бик сабыр, тыйнак, киң күңелле, йомшак телле, мәрхәмәтле һәм шәфкатьле кеше ул

Мәрвәр апа, иртә тол калуына карамастан, тормышыннан бервакытта да зарланмады. Аның ике баласы да эшчән, матур гаиләләр корып яшиләр, инде үз балаларын үстерәләр. Оныклары да әбиләрен хөрмәт итәләр, ул аларга төпле ки­ңәшче дә, сердәшче дә.

Мәрвәр апа үз йортында чәчәкләр үстерергә бик ярата. Дөрес, соңгы вакытта ул бу эшне килене Гөлназга тапшырган, ә үзе яшьтән үзләштергән тегү, чигү эшләренә күбрәк игътибар бирә башлаган. Аның өй диварында эленеп торучы үз куллары белән чиккән манаралы мәчет рәсемен күреп хәйран каласың.

Мәрвәр апа гомере буе китап укырга да яратты. Ә хәзер инде ул, Гали мәдрәсәсенә йөреп, дин белемен үзләштерергә керешкән. Аллаһы Тәгалә Мәрвәр апага хәерле исәнлек һәм озын гомер бирсен, изгелеге балаларында, оныкларында дәвам итсен иде.

Кәүсәр ШӘЙХЕТДИНОВА.

Гали авылы,

Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1085

Комментирование запрещено