Өчесенә — бер туй күлмәге (Булган хәл)

plat1Туй күлмәге ак ефәктән,
Кызлар — гүя аккошлар.
Аклык бит ул, сафлык бит ул,
Яусын, әйдә, алкышлар!
Туй күлмәге кигән кыздан
Көнләшеп лә үләрлек.
Туй күлмәге бер көнлекме —
Туй күлмәге гомерлек!

Камышлы районының бер авылында яшәүче Сания, Фәридә һәм Айсылу тормышка чыкканда бер үк туй күлмәген кияләр. Җитмәсә, өчесенең дә ирләре Илдус исемле булалар.

Туйлар уйнала, тормышларын шатландырып  балалары туа. Хөкүмәткә хезмәт итеп, мал-туар асрап, үз көннәрен үзләре күрәләр. Матур итеп өйләр төзиләр. Балаларын үстереп, белемле, башлы-күзле итәләр. Оныклар да дөньяга килә, «Балам баласы балдан татлы», — дип шатланышалар.

Шулай матур гына яшәп ятканда, ни сәбәпледер инде, әллә язмыш, әллә күрмеш, аллы-артлы 40-45 яшьләрендәге өч Ильдус та якты дөнья белән хушлашалар. Якыннарын калдырып, гүр иясе булалар.

Шушы вакыйгалардан соң менә шуны язасым килә: кимәгез әле башка кешенең туй күлмәген! Олылар әйтә торганнар иде: башкаларның киемен киеп, аларның язмышын кабатламагыз яисә кайгысын һәм бәхетен алмагыз, — дип. Яңаны сатып алырга хәлегездән килмәсә, башка чара калмаса, яратып кия торган башка күлмәгегездә тукталыгыз.

«Туй күлмәге дә сатып ала алмадың, кия алмадың», — диючеләр булыр инде ансы. Әйдә, чәйнәсеннәр, тикшерсеннәр, гөнахлары үзләренә! Ник аларга нәрсәдер дәлилләргә соң?

Туй күлмәге кимичә дә язылышучылар байтак. Бер-берсенә кирәк һәм терәк булып яшиләр андый парлар да.

Гүзәлия ӘХМӘТОВА.

Камышлы районы.

Просмотров: 1345

Комментирование запрещено